Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия коронавируска каршы көрәшкә медицина студентларын җибәрә


Мәскәү хастаханәсе табиблары коронавируслы авыруларны карарга әзерләнә
Мәскәү хастаханәсе табиблары коронавируслы авыруларны карарга әзерләнә

6 майга Русиядә коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 165 меңнән артты (бу сан белән Русия дөньяда 7нче урынга чыкты). Шуларның 100 меңнән артыгы Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә. Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 1500дән артты, шуларның 1000нән артыгы — Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә. Хакимиятләр бу афәткә каршы көрәшкә төрле көчләр җәлеп итәргә тырыша. Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары медицина студентларын коронавирус белән эш итүче хастаханәләргә практикага җибәрү турында уртак фәрман чыгарды. Азатлык шул хакта Мәскәүдәге Сеченов университеты студенты белән сөйләште.

Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче медицина университеты студентлары әлеге фәрман нигезендә коронавирус белән эшләүче хастаханәләргә практикага беренчеләрдән булып мәҗбүр ителде. Мәҗбүр — чөнки сайлау мөмкинлеге юк, шундый шартларда практика узу өчен студентның ризалык биреп кул куюы шарт булса да, уку йорты җитәкчелеге мондый практикага риза булмаучыларга төрле санкцияләр белән яный.

Сеченов университеты студентларының уку йорты җитәкчелеге белән каршылыгы турында Азатлыкка бу университетның чыгарылыш курсы студенты аңлатма бирде (студентның исеме һәм контактлары редакциядә бар).

Коронавирус практикасына чыкмаган студентларга диплом бирмибез диделәр

— 27 апрель көнне ике министрлыкның уртак фәрманы чыкты, анда 4-6 курс студентлары covid белән көрәшкә бәйле практикага чыгарга тиеш, диелә һәм шәхсән безнең вузда (югары уку йортында) бу мәҗбүри, ягъни без барыбыз да практикага чыгарга тиеш, берничек тә баш тарта алмыйбыз. Чыкмаган кешегә "академик бурыч" тагалар — мисал өчен, безгә, чыгарылыш курс студентларына диплом бирмибез диделәр. Башка курсларны ничек куркытканнардыр, безне "академик бурыч" аркасында дәүләт имтиханнарына уздырмыйбыз, диплом бирмибез, дип куркыталар. Проблем шунда: авырлылар да, балалылар да, хроник авырулы студентлар да, өлкән яшьтәге туганнары белән яшәүчеләр дә — барысы да узарга тиеш бу практиканы. Безгә бер генә сайлау мөмкинлеге бирәләр: пычрак ("кызыл") яки чиста ("яшел") зонада практика узуны сайлый алабыз. Пычрак зонага барсак, без хезмәт килешүе төзибез, аның нигезендә янәсе бушлай ашау, яшәү мөмкинлеге бирелә, аена 100 мең сумнан артык хезмәт хакы вәгъдә итәләр — бу хакта ректор белдерүенә сылтаналар. Чиста зонага барган очракта, бернинди хезмәт килешүе төземибез, бу эш өчен түләнми, практика хисабына гына кертелә. Әлегә вәгъдә ителгәнчә, чиста зона — call-үзәкләр, документлар һәм статистика белән эшләү, ягъни хасталар белән бернинди контактлар да юк. Ләкин бу әлегә сүздә генә.

"Кызыл зона"да эшләсәң 100 мең сумнан артык хезмәт хакы вәгъдә итәләр

Фәрман безне 1 майдан 30 майга кадәр практикага чыгарга мәҗбүр итә. Моңа май бәйрәмнәре керми, безнең өчен бәйрәм яллары юк, ягъни хезмәт кодексына карамастан, без бәйрәм көннәрендә дә эшләргә тиеш. Уку планына караганда, безгә 72 сәгать (ике атна) практик белем каралган. Уку планын бер көн эчендә үзгәрттеләр, ягъни хәзер без 72 сәгать урынына 1 майдан 30ына кадәр практика узарга тиеш. Бу 72 сәгать кенә түгел, шактый күбрәк. Яңа уку планын безгә күрсәтмиләр, аның үзгәрүе турында бездә бернинди яңа документлар юк. Бездә шул фәрман гына бар, һәм аның кушымтасы, кушымтада "кызыл зона"дан азат итүче 12 хроник авыру төркемнәре исемлеге генә бар.

— Ә сез "кызыл зона"дагылар өчен хезмәт килешүе өлгесен күрдегезме?

— Юк, безгә хезмәт килешүен күрсәтмәделәр. Безнең гамәлләр шундыйрак тәртиптә булырга тиеш дип аңлаттылар: хәзергә оештыру эшләре бара, һәр төркемгә куратор билгеләнә. Төркем үз кураторы белән сәламәтлек саклау департаментына бара, анда безне практика узасы урыннарга билгелиләр, безне бу урыннарга бүлгәләү тулысынча департамент ихтыярында, аларга ничек уңайлы, шулай урнаштыралар. Бездән бары тик яшәү урыныгыз Мәскәүдәме яисә Мәскәү өлкәсендәме дип кенә сорадылар, кайсы шәһәр икәнен белештеләр. Әгәр "кызыл зона"га ризалашсак, хезмәт хакы күрсәтелгән килешүне клиниканың үзендә генә төзиячәкбез, шунда гына күрәчәкбез. Хезмәт хаклары язылган килешү өлгесен сорагач, безне практика узасы эш урынына "озаталар".

— Деканат яки ректорат сезнең белән элемтәгә чыгамы?

"Яшел зона"дагылар өчен гомумән беркем дә җавап бирми

— Көн саен конференцияләр уза, соңгы вакытта көненә ике тапкыр — көндез гомуми конференция, кич старосталарны җыялар. Анда безнең сорауларның кайбер өлешенә җавап бирәләр, гадәттә — гомуми сорауларга. Юридик сорауларга бернинди җаваплар юк — мәсәлән, уку планын үзгәртү турында документ та, яңа уку планы да юк, ул имзаланмаган, ә практикага үзгәрешләр кертергә инде өлгергәннәр. "Безнең сәламәтлек өчен кем җаваплы булачак?" дигән сорауга "Кызыл зона"дагылар өчен — эш бирүче хастаханә" диделәр, ягъни вуз үз өстеннән андый җаваплылыкны төшерә. "Яшел зона"дагылар өчен гомумән беркем дә җавап бирми. Бусы бөтенләй "шәп".

— Практика чорында коронавирус йоктырган очракта ниндидер иминият түләүләре каралганмы?

"Кызыл зона"да эшләүчеләргә түләүне эш бирүче клиника белән килештерергә тәкъдим иттеләр

— Бу яктан да җавап булмады. Шулай ук "кызыл зона"дагыларга түләүне эш бирүче клиника белән килештерергә тәкъдим иттеләр, "яшел зона" турында сүз әйтүче дә юк. Әйтүемчә, юридик сораулар җавапсыз кала. Безгә практика узу өчен нишләргә икәнен аңлаталар һәм "сез тиеш" диләр. Ахырда гадәттә "Бу — сезнең бурыч. Сез кая барганыгызны белеп бардыгыз, табиб ул — сезнең һәм туганнарыгыз өчен хәвефле профессия, шулай булгач, рәхим итеп, ватан каршындагы бурычыгызны үтәгез", дип басым ясап тәмамлыйлар.

— Коронавирус белән эш итү өчен өстәмә укытулар булдымы?

Сайтта видеолекцияләр элделәр, ахырда без 100 сораулы тест узарга тиеш

— Безнең сайттагы шәхси кабинетларга видеолекцияләр элделәр, ахырда без 100 сораулы тест узарга тиеш. Дөресен әйткәндә, мин әле ул лекцияләрне карамадым, чөнки алар бик күп, лекция темаларын караганда, анда иминлек кагыйдәләре, коронавирус турында гомуми мәгълүмат бар. Дистанцион укуның гади лекцияләр курсы кебек. Фәрманга күрә, без 1 майдан практикада, әлегә бернинди хәрәкәт юк — без өйләребездә утырабыз, кайчан, кая барасын әйтүче юк.

—Карантин вакытында үз шәһәрләренә кайтып киткән студентлар практика чорында нишләргә тиеш?

— Алар практиканы үзләре яшәгән төбәктә уза ала. Андагы сәламәтлек саклау департаментына барырга тиеш була. Бу хакта сораулар бик күп яңгырый, чөнки карантин вакытында чынлап та күпләр өйләренә таралып бетте. Проблем шунда: мәсәлән, Костромадагы бер егет өлкә департаменты 27 апрель фәрманы турында бөтенләй хәбәрдар түгел, дип белдерде: бер телефоннан икенчесенә җибәрәләр, ул көне буе шалтыратып утырган. Күрәсең, бу фәрман турында бөтен төбәкләр дә хәбәрдар түгел, алар студент-практикант өчен урын булдыру кирәген белмиләр.

— Фәрманда коронавируслы практика узмаган студентларга быел диплом бирелми дигән сүз юк. Бу уку йортының үз кагыйдәсеме?

Коронавируслы практика узмаган студентларның "академик бурычы" калачак дип аңлаттылар

— Әйе, санкцияләр турында сораулар бездә дә булды. Проректор Татьяна Литвинова катнашында конференция узды. Ул коронавируслы практика узмаган студентларның "академик бурычы" калачак дип аңлатты. Безнең аңлавыбызча, "академик бурычы" булган кеше дәүләт имтиханнарына кертелми, ә имтиханнарны тапшырмыйча, диплом бирелми дигән сүз. Юридик яктан, без бу практиканы ярты елдан яки бер елдан уза алабыздыр, мондый вариант та мөмкин дип аңлыйбыз, практиканы узгач, дәүләт имтиханы тапшырып, дипломны алырга була. ОРВИ яки коронавирус аркасында карантинда яки больничныйда булган студентларга практиканың калган көннәрен узу кирәкми. Башка сәбәп белән авыручылар авырган көннәрен 30 майдан соң эшләп тапшырырга тиеш.

— Ә студент практикага кадәр үк хастаханәгә эшкә урнашкан булса?

— Бу сорау әлегә ахыргача ачык түгел. Ирекмәннәр барысы да практикадан азат ителә, шулай ук коронавирус белән эш итүче хастаханәләрдә эшләүчеләр дә. Аптекада эшләүчеләрнеке практикага саналмый. Коронавируссыз хастаханәләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләре турында әлегә аңлашылмый. Безнең студентлар бу мәҗбүрияткә каршы актив көрәшә — мәгълүмат матбугатка да, туры эфирга да чыгарылды, прокуратурага да шикаять җибәрелде.

— Прокуратурага мөрәҗәгать итүнең сәбәбе нинди?

Без уку планындагы практикадан баш тартмыйбыз. Ә коронавируслы практикага безне мәҗбүр итәләр

— Прокуратура исеменә ректорга, департаментка каршы шикаять язылды, чөнки безне covid белән практика узарга мәҗбүр итәләр. Без уку планындагы практиканы узудан баш тартмыйбыз. Ә коронавируслы практикага безне мәҗбүр итәләр, баш тарту мөмкинлеге юк. Бигрәк тә түләп укучылар — алар бер уку планы өчен түләгән, ә вуз уку планын бер көндә covid өчен үзгәртте булып чыга.

— Килешүгә кул куеп, практикага эшкә чыгучылар турында мәгълүмат бармы?

— Майга кадәр үк университетның клиник хастаханәсенә урнашкан танышларымның язуына караганда, аларга 75 мең сум хезмәт хакы вәгьдә иткән булганнар, хезмәт килешүләрен исә 30 апрель көнне генә кулларына тоттырганнар. Анда 33 мең 326 сумлык оклад кына күрсәтелгән, бу әле салымнар белән. Бернинди өстәмә түләүләр, премия каралмаган, зарарлы хезмәт шартлары күрсәтелмәгән.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG