Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуратурасы коронавируска бәйле конспирология турында видеороликларны томалаячак


Күзәтү оешмалары, аерым алганда, вирусның ясалма юл белән китереп чыгарылганы турында роликларына игътибар иткән.

Русия баш прокуратурасы Роскомнадзордан коронавирус турында ялган мәгълүмат китерелгән берничә видеороликны томалауны таләп итә. Бу турыда прокуратура сайтында хәбәр ителә.

Күзәтү оешмалары, аерым алганда, вирусның ясалма юл белән китереп чыгарылганы турында роликларына игътибар иткән. “Бу мәгълүмат Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан да, Русия хөкүмәте яки илнең бүтән рәсми органнары тарафыннан да расланмаган”, диелә хәбәрдә.

Шулай ук коронавирустан дару табылуы турында интернетта таратылучы мәгълүмат та хаклыкка туры килмәве әйтелә.

Роликларның кайберләрендә “вирус кешеләргә вакцина ясау сылтавы белән тире астына чип кертү, вакцина белән кешеләрне юкка чыгару өчен уйлап табылган” дигән фикер уздырыла. Мондый роликлар да Роскомнадзор тарафыннан томаланырга тиеш диелә.

Узган атнада “Россия 24” каналында Никита Михалковның “Бесогон ТВ” тапшыруының кабатлап чыгарылышы эфирдан алынды. Михалков бу тапшыруда Microsoft хуҗасы миллиардер Билл Гейтс бөтен дөнья халкына чиплар беркетергә тели дип сөйли.

Тире астына микрочип (кечкенә микросхема) кертү хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында малларны исәпкә алуда, шулай ук йорт хайваннары һәм экзотик хайваннарны теркәүдә кулланыла. Микросхемага хайван турында мәгълүмат кертелә һәм аның төрен, хуҗасын, югалган очракта кайдалыгын тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә.

XS
SM
MD
LG