Accessibility links

Якут шаманы Габышевны билгесез кешеләр обсерваторга ябарга маташкан


Александр Габышев
Александр Габышев

Мәскәүгә “Путинны куарга” сәфәргә чыгып танылган Александр Габышевны коронавируслы авырулар ябып тотыла торган урынга алып китәргә теләгәннәр.

Якутиядә исемен атамаган кешеләр шаман Габышевның өенә килеп, аны обсерваторга алып китәргә тырышкан. Бу турыда “МБХ медиага” хокук яклаучы Алексей Прянишников сөйләгән.

“6 майда иртән якут шаманы Александр Габышевка билгесез кешеләр килеп, исемнәрен һәм кем булуларын аңлаешсыз итеп кенә әйткәннән соң, башта коронавируска тест тапшырырга тәкъдим иткән, аннары Габышевны обсерваторга урнаштыру турында санитар табиб карарын алып килгәннәр”, дип сөйләгән Прянишников.

Аның сүзләренчә, Габышев килгән кешеләр белән барудан баш тарткан. Бу вакытта шаман торган йортыннан чыкмаган, шулай ук бөтен изоляция чоры дәвамында да өеннән китмәгән дип ассызыклаган Прянишников.

Үзен шаман-яугир дип атаучы Александр Габышев 2019 елның мартында Мәскәүгә “Путинны куу” максаты белән сәфәргә чыккан иде. 18 сентябрьдә аны Бурятия һәм Иркутски өлкәсе чигендә ФСБ тоткарлады. Аңа карата “экстремистлык эшчәнлегенә чакыру” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды, читкә китмәү шарты белән ул иректә калдырылды.

11 декабрьдә Габышевны һәм аның фикердәшләре Алексей Брылев беләни Кирилл Мөхтәруллинны полиция хезмәткәрләренә буйсынмау маддәсе нигезендә бер мең сумга штрафка тарттылар. Беркетмәдә Габышевның полиция аның кулына повестка тоттырырга тырышкан вакытта кулдан ясалган кылыч тартып чыгарып, полиция хезмәткәренең бишмәтен ертканлыгы әйтелгән. Тикшерүче сүзләренә караганда, хәзер Габышевка карата “полициягә карата көч куллану” маддәсе нигезендә тикшерү бара. Декабрь ахырында шаманга карата читкә китмәү шарты гамәлдән чыгарылды.

Якут шаманы Александр Габышев 2020 елның 11 гыйнварда янә Мәскәүгә Путинны куарга барачагы хакында белдерде. Юлга март аенда кузгалачак дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG