Европада һәм Евразиядә 2020 елда демократия институтлары сизелерлек хәлсезләнгән, демократия режимлы илләр саны кимегән. Бу турыда Америкадагы Freedom House дәүләти булмаган оешмасы хисабында әйтелә.
Документта 29 дәүләтнең бүгенге торышы тикшерелә. Шуларның унысы демократик ил дип танылган, унысы – гибрид һәм 29 дәүләт авторитар режимда яши диелә. Соңгы ун ел эчендә гибрид дәүләтләр саны өч тапкыр арткан, ә демократик дәүләтләр саны өчтән бер тапкырга кимегән.
Үзәк һәм Көнчыгыш Европада һич югында “демократик кагыйдәләр буенча уйнаган булып кыланучы” дәүләтләрнең дә саны кимеде дип яза документны төзүчеләр. Аерым алганда, Маҗарстан, Сербия һәм Черногория 2020 елда демократик режимлы илләр төркеменнән гибрид режимлы илләр төркеменә күчкән. Польшаның да демократия күрсәткечләре начарайган. Хәзер ул ярымконсолидацияләнгән илләр төркеменә керә.
Русиядә демократия күрсәткечләренең сизелерлек кимүе күзәтелгән. Бу беренче чиратта 2019 ел җәендә протестларны бастыру һәм хөкүмәткә каршы чараларда катнашучыларга карата көч куллануның югары дәрәҗәдә булуы белән бәйле диелә хисапта.
Украинада яңа хакимият COVID-19 шартларында структур реформалар уздыруда кыенлыклар белән очраша. Ләкин илдә узган президент сайлаулары һәм җитәкчелекнең Владимир Зеленскийга тыныч юл белән тапшырылуы Украинага демократия күрсәткечләрен арттырырга ярдәм иткән диелә.
Әрмәнстанда соңгы ике елда демократия яхшыруның иң югары күрсәткечләре күзәтелә. Алар демократияле сайлаулар һәм коррупциягә каршы көрәш белән бәйләнгән. Ләкин илдә мәхкәмә хакимияте элеккечә Freedom House оешмасында борчу тудыра.
Хокук яклаучылар белдергәнчә, коронавирус пандемиясе илләр өчен борылыш ноктасы булып тора, ул демократия кыйммәтләре кимүгә юл тотуны тизәйтергә дә, һәм киресенчә, демократияне ныгытуга да китерергә мөмкин.
Апрель ахырында Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия коронавируска каршы көрәштә репрессия алымнары куллана дип белдергән иде. Оешма вәкиле Хеза Макгилл Русия һәм Көнчыгыш Европа, Үзәк Азиядә башка илләр җитәкчелеге пандемияне “кеше хокукларын кысырыклауда чикләнмәгән вәкаләтләр” кебек кабул итә дип фаразлады.