Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмара фермеры: "Дәүләттән ярдәм көтеп ятып булмый"


Камил Хөсәенов

Бу көннәрдә Татарстан кырларында суган утырту башланды. Азатлык хәбәрчесе суган үстерүче бер эшмәкәр янына барып, аның кәсебе белән якыннан танышты. Елына 80 тонналап суган үстерүче Камил Хөсәенов дәүләттән ярдәм көтеп ятырга яратмый, кеше үзе өчен эшләргә тиеш дип саный.

Камил Хөсәенов Кукмара районы Аш Буҗи авылында инде 15 ел суганның бик вак орлыгын ("чернушка") чәчеп, орлык суганы ("севок") үстерү белән шөгыльләнә.

Авылдан ерак түгел бер урында 5 һектар чамасы җире бар. Орлыкны Чуашстаннан алып кайта. Суганның шәмәхә төстәгесен дә, гадәти, сарысын да чәчә. Шәмәхә суганга караганда сары суганга ихтыяҗ зуррак, дип сөйләде эшмәкәр Азатлыкка.

"Русиядә суган үстерү техникасы эшләнми"

Эшкуарның бу эш өчен 1997 елгы бер кечкенә Т-25 тракторы, "Газель" һәм җиңел машинасы бар. Чәчү агрегатларын үзе көйләгән. Орлык чистарту җайланмаларын, кирәкле җиһазларны да үз куллары белән эшләргә туры килгән. Кайберләренең технологияләрен яхшырткан, кайберләрен үзе уйлап тапкан. Хәзер сабак өзә торган техниканы эшләп ята.

Кукмара фермеры кул хезмәтен киметү турында уйлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:48 0:00
Русиядә суган үстерү авыл хуҗалыгына ныклап кермәгән

"Русиядә суган үстерү өчен кирәк булган техника да, тракторга тага торган агрегатлар да заводта эшләнми. Сәбәбе — Русиядә суган үстерү авыл хуҗалыгына ныклап кермәгән. Нидерландта әнә суган комбайннары бар диләр. Шул комбайнны алырга кызыгам. Ләкин иң башта бу комбайнны күрергә кирәк әле. Бәлки аны үзебез дә ясый алырбыз. Мин гел ни дә булса эшләп торырга күнеккән, йөрәгем шундый күрәсең", ди ул өе янындагы үзе ясаган җайланмаларны күрсәтеп.

Хөсәенов суган үстерү эшенә 2005 елда тотынган. "Бу бизнеска кереп китүемнең төп сәбәбе — тик тора алмавым булгандыр. Колхозда эшләгәндә дә кич буе итек баса идем мин. Бу эшкә акча эшләү өчен генә тотынганмындыр. Хатыным укытучы булды, мин үзем дә тик тормадым", дип сөйли ул.

"5 һектар җирдән 50-80 тонна суган җыеп алам"

Авылда газ белгече булып эшләгәндә Хөсәенов башта 500-600 төп кәбестә утыртып караган. Аннан мебель эшенә кереп киткән. 12 ел шушы эштә эшләгән. Мебель өчен Кытайдан кайтарыла торган чималның сыйфаты начарайгач, бу эшен туктаткан. Ярты һектарлап җир алып орлык суганы үстерү эшенә күчкән.

Беренче елны бик әйбәт уңыш җыеп алган. 7 тонна суган үстергән. Аннан җир мәйданын арттыра башлаган. Аңа карап башка кешеләр дә суган үстерү эшенә кереп киткән. Хәзер якын-тирә авылларда аның кебек 6-7 суган үстерүче бар икән.

Камил Хөсәенов тракторында
Камил Хөсәенов тракторында

5 һектар җирдән төрле елларда 50 тонна да, 80 тонна да суган алганы булган. Елның ничек килүенә карап, 100 тонна уңыш та булырга мөмкин, орлык сыйфаты, чәчү тәртибенә карап уңыш күләме үзгәрергә мөмкин, ди ул.

Аның сүзләренчә, суган үстерүгә әзерлек кыштан башлана. Яңа елдан суган орлыгына заказ бирә, ашламаларны алып куя. Бер үк вакытта узган ел үстерелгән суганны сату да яңа елдан соң башлана.

"Элегрәк сатып алырга килүчеләр суганга дип яз җиткәч кенә килә иде. Хәзер орлык суганын гыйнварның 15ендә үк сорый башлыйлар. Ике ел рәттән севок суганны мартка кадәр алып бетерә башладылар", ди Хөсәенов.

"Вирус аркасында күпләр суганын саталмый калды"

Быелгы коронавирус зәхмәте суган үстерүчеләрне дә читләтеп үтмәгән, бу чир эшмәкәрнең үзенә тәэсир итмәсә дә, таныш суган үстерүчеләр зур зыян күргән. Мин узган елгы уңышны сатып бетереп өлгердем, өлгермәүчеләр дә булды, ди эшмәкәр.

Коронавирусның зыяны суганын вакытында сатып өлгермәгән кешеләргә булды

"Минем ахыргы 6 тонна суганны иртәгә карантин башланасы көнне алып киттеләр. Таныш суган үстерүчеләр тауарларын сатып өлгермәде. Аннан бәясе төште. Бәяләр 120 сум иде. Аннан килосы 60 сум, хәтта 40 сумга калды. Бөтен кеше дә бер төрле бәядән сата алмады. Коронавирусның зыяны вакытында сатып өлгермәгән кешеләргә булды. Сатып алып киткән кешеләр ул суганны сата алдымы, ансын белмим", диде ул.

Бу көннәрдә басу-кырларда суган чәчүнең кызган мәле. Эшмәкәр тиз-тиз генә каралты курасындагы суган җайланмаларын күрсәтеп алды да тизрәк басуга ашыкты. Чәчү көтә, калганын басуда сөйләшеп бетерербез, диде ул.

Камил Хөсәенов чәчү тракторында
Камил Хөсәенов чәчү тракторында

Эшмәкәр суган орлыгын капчыклап кырга машинасы белән үзе ташый икән. Суган чәчү тракторына да үзе утыра, чәчү кебек иң җаваплы эшне башка кешегә ышанып тапшыра алмыйм, ди ул.

Камил Хөсәенов суган үстерү чыгымлы эш, ләкин бер үк вакытта керемле дә. Чыгымыннан курыксаң, суганны үстереп булмый. Эштән курыкмаган кеше суган үстерү мәшәкатеннән курыкмый, ди ул.

Бүген бер капчык суган орлыгы 34 мең сум тора. Чәчүгә 7-8 капчык орлык кирәк. Орлык алуга гына 300 мең сумлап китә. Тагын да кыйммәтрәк орлык алсаң, бәясе ике мәртәбә арта. Нидерланд орлыклары бик кыйммәт, 4500 сум тора. Без ала торган суган орлыгының килосы 1500-2500 сум. Әмма мин моны зарланыр өчен әйтмим, ди эшмәкәр.

Орлык суган чәчелгәннән соң 80-85 көн узгач, утыртырлык суган булып өлгерә. Үскәндә өч тапкыр чүбе утала. Суган басуына даими рәвештә су сиптерелә. Өлгергән суган өч ай дигәндә йолкып алынгач, басуда 20 көнләп киптерелә. Аннан сабаклары кипкән суган җыеп алынып, өе янындагы махсус саклагычка салына. Яңа уңыш бер атна шунда астан бик каты өрдерелеп суытыла. Кыш буе да көндезләрен астан һава өрдереп җилләтеп торыла. Югыйсә суган кыш чыкканчы череп бетәргә мөмкин икән.

Хөсәенов суган алучыларны интернетка игълан биреп таба. Төп алучылар Свердлау, Чиләбе өлкәсе, Башкортстаннан, Мәскәү, Владимирдан да булгалый, ди ул.

"95 тонна суганны чыгарып түккән вакытлар булды"

Эшмәкәрнең эшләре һәрвакыт җайлы гына да бармаган. Елы яңгырлы килгәндә, суганны җыеп алганда авырлыклар килеп чыккан, кайчак җыелган суган ни сәбәптәндер сатылмаган, тонналап чүпкә чыгарып түккән вакытлары да булган.

95 тонна суган җыеп алдым. Әмма ул елны суган сатылмады. Түгәргә туры килде

"2018 елда рекорд күләмдә суган үстердем. Барлыгы 95 тонна суган җыеп алдым. Әмма ни кызганыч, ул елны суган сатылмады. Барсын да түгәргә туры килде. Борчылудан сәламәтлегем какшап алды. Күп уйладым. Шулай да ташламадым, икенче елны тагын бу эшкә җиң сызганып тотындым", ди эшмәкәр.

Уңышны андый-мондый хәлләрдән иминиятләштерәсезме дигән сорауга суган үстерүче "юк" дип җавап бирде һәм "безнең якта алай уңышны иминиятләштерүче турында да ишеткәнем юк, уңышны барыбер аласың инде күпме булса да", дип өстәде.

"Коронавирус чорында дәүләттән ярдәм булмады"

Гадәти елларда суган үстерүчеләргә дәүләттән азмы-күпме ярдәм булса да, коронавирус чорында суган эшмәкәрләренә дәүләттән ярдәм кулы сузылмаган.

"Безгә җирнең һектарына карап субсидияләр бирелә, күпме ашлама аласың , шуңа карап күпмедер процент ташлама ясала. Быел менә вак суган чәчкәнгә һектарына 30 мең сумнан ярдәм бирәбез дигән сүз булды, бирерләрме, белмим. Түләсәләр әйбәт була инде. Түләмәсәләр, тагын аларның күзенә карап тормыйм. Коронавирус чорында безнең кебек эшмәкәрләргә әле бернинди дә ярдәм булмады", ди ул.

Суган чәчү
Суган чәчү

Хөсәенов дәүләттән ярдәм көтеп ятарга яратмый, кеше эшли икән үзе өчен эшләргә тиеш, дип саный.

"Хөкүмәттән акча сорап торып булмый инде. Үзең өчен үзең җавап бирергә тиешсең. Баштарак кредиттан файдалансам да, соңгы елларда кредит алмыйм. Ничек тә эшләремне башкарып чыгарга тырышам. Мин үзем суган үстергәндә бернәрсәдән дә курыкмыйм, шуңа күрә минем өчен проблем юк", ди ул.

"Суган үстерүдә алга таба кул хезмәте проблемы булырга мөмкин"

Эшмәкәр шулай да алга таба суган үстерүдә проблемнар килеп чыгарга мөмкин, ул да булса кул хезмәте проблемы була ала, дип әйтте.

"4-5 елдан басудан суган җыю өчен кеше табу проблем булырга мөмкин анысы. Олырак яшьтәгеләр картайгач, яшьләр эшкә чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә безгә ничек тә технологияләрне үзгәртеп әкрен генә комбайннарга күчә башларга кирәк. Хәзер чәчүлек орлык, агу табу, орлык чәчү, үскән суганны җыю проблем түгел. Алга таба суган җыючы кеше табу проблем булырга мөмкин. Кул хезмәте. Бу да бер караганда коронавирус белән чагыштырганда зур проблем булмас.

Коронавирус аркасында өйдә утырган кешенең хәзер ашарына бетте

Карагыз, коронавирус аркасында хәзер күпме кеше нинди авыр хәлдә. Менә бу проблем. Суган чәчү ул проблем түгел. Коронавирус аркасында өйдә утырган кешенең хәзер ашарына бетте, балаларын киендерергә акчасы юк. Эше юк. Менә шуны уйларга кирәк", ди ул.

Эшмәкәр, гел акча, эш дип кенә дә яшәмәскә, бөтенесен тигез алып барырга кирәк, дип саный.

"Минемчә, үз рәхәтеңне үзең эзләп табарга кирәк һәм рәхәт итеп яши белергә, матур итеп картая белергә кирәк. Дусларыңны, туганнарыңны яратырга кирәк. Матур итеп яшәү бездә юктан гына тора ул. Бәхет шунда инде ул, минемчә. Миңа артык берни дә кирәк түгел. Алай куелган максатым да юк. Минем максат —матур итеп яшәү һәм матур итеп эшләү. Бетте. Девизым — үлгәнче эшләргә язсын. Син эшли алсаң, хәрәкәт итсәң, димәк син — сәламәт буласың."

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG