Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйнәхетдин Хәйретдинов: "Сугыш елларында хәер сорап йөрдем"


Зәйнәхетдин Хәйретдинов

Икенче дөнья сугышы афәтен башыннан кичергән кешеләр саны кими. Сугышка аталарын, абыйларын озаткан балалар да картаеп арабыздан китеп бара. "Сугыш балалары" проектында Азатлык 1941-45 елларда Идел-Урал төбәгендә тылдагы тормыш, сугыш башлану һәм тәмамлану турында хәтирәләр тәкъдим итә.

Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яши. Бүген аңа 83 яшь, хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Болары хәзер, тыныч тормышта...

Ә сугыш башланганда Зәйнәхетдингә нибары 5 яшь була. Әтисе сугышка китеп үлеп кала, аңа әтисез, ятим килеш сугыш елларында авылдан- авылга ялангач хәер өстәп йөрергә туры килә. Миһербанлы да, явыз кешеләр дә очрады, ди ул. Сугыш вакытында өйдә җомга намазлары укыган өчен әнисен дә, үзен дә төрлечә җәберләгәннәре турында күз яшьләре белән искә ала ул.

Зәйнәхетдин Хәйретдинов: "Сугыш елларында хәер сорап йөрдем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:30 0:00

Гади авыл кешеләре сугыш вакытында ничек яшәгән, ниләр кичергән, нәрсә турында хыялланган, ни турында фикерләшкән? Балтач җирлегендә туып үскән Зәйнәхетдин Хәйретдинов сугышка туры килгән балачак хәтирәләре белән уртаклаша.

Сугыш корбаннары

  • Бөрбаш авылыннан фронтка 230 кеше китә, шулардан 140 кеше сугыш кырында ятып кала.
  • Балтач районыннан фронтка 11 200 кеше озатыла, шулардан бары тик 5 961 кеше исән кала.
  • Татарстан фронтка 700 меңләп кешене җибәрә, шуларның 350 меңләбе сугышта һәлак була.
  • Совет берлеге Икенче дөнья сугышында 26 миллион 600 меңләп кешесен югалткан санала. Шуларның 8 миллион 668 меңе — хәрбиләр, калганы — тыныч халык.

"1940 елда әти агачтан йорт салды. Төзелеш материаллары кирәк бит, балта осталары белән дә хисаплашыр өчен сыер, сарыклар, бабай Троицкида приказчик булып эшләгән вакытта алып кайткан төлке туннар, юрганнар, яхшы савыт-сабаны сатты. Колхоз бит берни бирми, шуңа барысын да үзе юнәтте. Әле ул елны авылның яртысы янып бетте. Коточкыч хәл булды. Әти йортны салды, әмма бәхетле тормыш шуның белән бетте. Сугыш башланды.

Әти сугышка 1941 елның көзендә китте. Мин дә авыл чатына кадәр аның итәгендә арбада утырып бардым. Тальян гармунлы күршебез бар иде. Ул тальянчы абый да, аның әтисе дә сугыштан кайтмады. "Сугыштан кайтканчы дәү үс, энем!" дигән сүзләре колакта яңгырап тора. Ә мин ул вакытта ат кыңгырауларына карап барам. Яңгыр, салкын, кешеләрнең өсләреннән шыбыр су ага. Авыл күпере аша халык кап-кара булып акты да акты, кешеләр шулай сугышка китте. Алар Шәмәрдән станциясенә озатылды.

Авыл солдатка китүчеләрне елап озатып кала, без дә, бала-чага, шунда. Авылны чыкканда әти мине алдыннан төшерде дә: "Улым, бер кочаклап үбим әле сине!" диде, ә мин кочтырмадым, елап кайтып киттем. Бөтен кеше китте, сугыш дигәнне аңлап та җитмәгәнбез..."

Зәйнәхетдин әнисе, апасы, энесе, бабасы белән яшәп кала. Абзарда малның әсәре дә юк. Ризык күпмегә җитәр — билгесез. Шулай да Зәйнәхетдин абыйның хәтерендә сугышның беренче елы истә калмаган. Әмма 1943 елны ул нык хәтерли. Беренчедән, ниндидер көтелмәгән хәл буларак әтисе өйгә кайтып керә, әмма аны күрү бәхете ачлыкка интегеп хәер өстәп йөрү михнәтен берничек тә күмеп китә алмаган.

Әти кайтып кергәндә тәннәре ялтырый иде, шешенеп беткән иде

Әтисе Ленинград фронтында сугыша, яраланып һоспитальдә ята, аннары Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендәге яшерен заводларның берсенә җибәрәлә. Зәйнәхетдин абый: "Әти кайтып кергәндә тәннәре ялтырый иде, шешенеп беткән иде", дип искә ала.

Сугыш башлангач 800дән артык зур завод, сәнәгать корылмалары Урал якларына күчерелгән. Шунда аның әтисе Шәйхетдин дә, күрәсең, ярым ач, ярым ялангач, салкында һәм эсседә корал яки башка сугыш кирәк-яраклары җитештерүче заводларның берсендә эшләгән. Шешенүе ачлыктан булса, тәне ялтырап торуы нурланыштан булырга мөмкин.

Зәйнәхетдин абый тормыш иптәше Рәүфия апа белән
Зәйнәхетдин абый тормыш иптәше Рәүфия апа белән

"Әти Ленинград фронтында сугышкан, яраланган. Златоуст һоспиталенә эләккән. 1943 ел була бу. Бераз савыккач, таулар арасында яшерен заводлар булган, шунда эшләгән. Әни авырый иде ул вакытта. Әти өйгә кайтып кергәндә мин елга буенда идем. Йөгереп кайттым, ул мине күтәреп алды. Кап-кара озын сакал, шешенгән, тәне ялтырап тора. Әтине күргән кешеләр: "Шәйхи симереп кайткан" дигән сүз таратты. Туганыбыз ашка чакырган иде, мин дә иярдем, әмма әти берни дә ашый алмады. Авырган ул, күрәсең.

Әтигә китәр вакыт җиткәч, мине кочаклады да: "Улым, бабаң яшәр, мин генә кайта алмам" диде дә елап җибәрде

Әти кайткач безгә ягарга утын булсын дип тырышты, ниндидер агачлар өстерәп кайтты, ул чыбыклар иде инде. Әни моны күреп: "Ничек кыш чыгып була инде болар белән?" дип әйтеп куйды. Әти: "Бернигә карама, өйне сүт, мичкә як, кайткач төзеп бирәм яңадан" дип әйткәне истә. Әтигә китәр вакыты җиткәч, мине кочаклады да: "Улым, бабаң яшәр әле, мин генә кайта алмам" дип әйтте дә елап җибәрде. Соңгы сүзе шул булды.

Әтидән соңыннан хат килде. "Зинһар, кипкән бәрәңге булса да салып җибәрегез" дигән иде. Әти ач булган. Ипи, бәрәңге киптердек, аны посылка итеп төрдек. Әни чыгып йөргән кеше дә түгел, укый да, яза да белми. Норма авылына илтергә кирәк иде аны. Берсе дә ярдәм дә итмәгәндер, әмма ахыр чиктә җибәрә алмадык без аны. Шул иң зур үкенеч булып калды. Әни нык елады шунда."

Бөрбаш авылы
Бөрбаш авылы

Фронттагы солдатлар бер михнәт кичерсә, тылда калучыларның тормышлары тынычлыкка якын да килми. Ятимлек, шыр ачлык, ялангачлык, йөрәкләрне биләп алган курку, ару... Кеше гомеренең кадере бетә. Зәйнәхетдин Хәйретдинов авылдан-авылга хәер соранып йөргәнен әрнеп искә ала. Куып, кыйнап чыгаручылар да, җәберләүчеләр дә, шул ук вакытта соңгы ризыгы белән бүлешүче мәрхәмәтле кешеләр дә бар иде дип исемләп искә ала.

Әти киткәч минем хәерчелек башланды. Өч көнгә бер ашау. Авылдан авылга хәер өстәп, теләнеп йөрдем

"Әти китте һәм минем хәерчелек башланды. Өч көнгә бер ашау. Авылдан-авылга хәер өстәп йөрдем, күрше авылларда да теләнеп йөрдем. Аталары сугышка киткән мин генә түгел, без берничә бала шулай хәер өстәп йөрдек. Ике-өч бәрәңге бирсәләр, бик әйбәт инде! Бер мин генә түгел бит, без тезелеп йөрибез, һәр өйгә керәбез... Колхоз берни бирми. Сыерлы, кәҗәле гаиләләр бар иде, алар ач булмады, ә безнең өйдә берни юк. Ачлык.

Белмим, 1943 ел булдымы ул, 1944 елмы, әмма без ризык эзләп 20 чакрым ераклыктагы Явыл авылына барып җиткәнбез. Аннан кайта алмадык, басу аша чыктык та бер агач төбенә ял итәргә утырган килеш йоклап киткәнбез. Кояш кызарып чыгып килүгәме, әллә эт тавышларынамы уяндык. Карасак — бүре көтүе. Алар безгә һөҗүм итмәде. Безнең бәхеткә, колхоз сарыкларын буып ашап тук булганнар. Шундый хәлне дә күрдек, без бит 6-7 яшьлек балалар.

Зәйнәхетдин Хәйретдинов
Зәйнәхетдин Хәйретдинов

Сәрдегән авылында Кобра дигән хатын истә калган, алар яхшы яши иде, иреннән посылка килә иде, ире мәет күмүче булган дип сөйлиләр иде. Ашарга сорап кергән идем, баскычтан этеп төшерде. Тәнем сыдырылып кара янган иде. Сызланып яттым. Бүтән алай суккан кешене хәтерләмим.

Алар бәрәңге бирде. Икесен ашадым да ат абзарында йоклап киткәнмен. Иртән шул ук ике керәшен апасы мине уятты да, зур чиләктән букчама бәрәңге салды

Ул авылда шулай да кемдер 5-6 кашык катык бирде. Шуны эчтем дә, әмма эчем авырта башлады. Кайта-кайта керәшен авылына килеп кердем. Карасам, ике әби көянтә белән ат абзарына пешкән бәрәңге ташый. Алар бәрәңге бирде. Икесен ашадым да ат абзарында йоклап киткәнмен. Иртән шул ук ике керәшен апасы мине уятты да, зур чиләктән букчама бәрәңге салды. Кеше күренмәгән юлдан кайт дип озатып җибәрделәр. Мин өйгә кайтып кергәндә авыр букчадан иңбашларым суелып беткән иде. Ач әни, апам, энем мине күреп елады, куандылар инде ул бәрәңгегә.

Ә бермәл без Шәмәрдән станциясенә әсирләрне карарга бардык. Паравоз туктаган иде. Шунда бер алман әсире миңа үзенең паегын бирде.

"Алман әсире үз ризыгын бирде, күрше хатыны куып чыгарды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:09 0:00
йөкләү

1944 авыр ел бигрәк тә авыр булды. Әтинең дә хатлары килүдән туктады. Салавыч авылында бер солдат кайткан, Шәйхетдин абый үлде дигән хәбәре безгә дә килеп иреште. Әмма безгә бернинди дә хат килмәде. Кайда җирләнгәнен дә белмим. Соңыннан әтинең пенсиясе килә башлады."

Зәйнәхетдин абый тормыш иптәше Рәүфия апа белән
Зәйнәхетдин абый тормыш иптәше Рәүфия апа белән

Сугыш вакытында очны-очка ялгап яшәүче халыкның сынаулары моның белән генә чикләнми. Хакимият салымнар өеп биреп, кешеләрне буа башлый. Сарыгы абзарда юк, ә тиресен салым итеп түләргә тиеш. Каян табасың — синең эшең. Баласызлык салымын да уйлап таба дәүләт. Шул ук вакытта бәләкәй балалы хатыннар авыр эшкә җигелә, урман кисеп, паравозларга ташыйлар, өяләр.

Дәүләт салым белән тилмертте: 44 кг ит, 100 йомырка, сарык тиресен, 5 центнер бәрәңге. Сыерың булса, 500 литр сөтне сарымай итеп тапшырырга

"Дәүләт салым белән тилмертте, 44 кг ит, 100 йомырка, сарык тиресен, 5 центнер бәрәңге тапшырырга кирәк. Сыерың булса, 500 литр сөтне сарымай итеп тапшырырга куштылар. Ит салымын кварталларга бүлеп түләргә кирәк иде. Өй саен талап чыгып китәләр иде. Сарыкны алып чыгып китәләр, кеше сарык тиресен сатучыга барырга мәҗбүр, сатып алып дәүләткә тирене тапшыра. Вәт тамаша. Бездә бер мал юк, ә салымны барыбер түлисе! Әни ничек түләгәндер белмим. 1929 елгы апага да аннары баласызлык салымын чәпәделәр.

Сугышта ирләре үлгән хатыннарны түрәләр ничек теләде, шулай мыскыл итте. Бәләкәй баласы бармы, юкмы, карап тормадылар, 150 чакрым еракка урман кисәргә җибәрәләр иде. Паравозга күмер юк, шуңа агачны ягулык итеп кулланалар. 24 хатын башта урман кисә, аннары паравоз әкренәя, станциядә хатыннар паравоз арбаларына пүләннәрне ыргыта иде. Безнең тирәдәге урманнар шул сугыш паравозларына ягарга китте. Авыр яшәде кеше, җәй җиләк җыя иде, чабата үрә иде."

Зәйнәхетдин Хәйретдинов
Зәйнәхетдин Хәйретдинов

Сугыш вакытында дингә караш нинди иде дип кызыксындык Зәйнәхетдин абыйдан. Ул вакытта Аллаһ Тәгаләгә сыенып яшәүдән кала тагын ни бар? Әмма кешеләр намазын яшереп укыган. Хакимият кенә ул кешеләрдән үч алган. Пионерга алмыйча мыскыл итүләрен ачынып сөйли ул.

Безне намаз укып яталар, идеология таратып яталар дип сүкте кешеләр алдында. Шуның өчен мине пионерга алмадылар

"Безнең йортта әбиләр намаз укырга җыела иде. Ураза тотканнардыр, әмма анысын күрсәтмәделәр. Өй мәчет булып торды. Җомга намазына бермәл 48 кеше килгән иде. Әнине, мине шуның өчен бик нык тилмерттеләр. Парторг, укытучы булып эшләгән, керәшен татарына кияүгә чыккан бер апа бар иде. Безне намаз укып яталар, идеология таратып яталар дип сүкте кешеләр каршында. Шуның өчен мине пионерга алмадылар. Урамга да чыгармадылар. Урамга чыксам, кыйныйлар иде.

Гел яланаяк идек без. Аяклар чебиләнеп бетә иде. Чалбарны кем мунчала, кем тимерчыбык белән эләктереп куя, кешедән калган ертык күлмәк. 1944 елда шул рәвешле 1нче сыйныфка бардык. Бер каләм, ике битле бер дәфтәр бирделәр. Уку соң башланды, бөтен балалар басуда эштә иде. Төрле яшьтәге балалар барысы да бергә укыды. 1951 елны мәктәпне 78 кеше тәмамлады. Күбесе исән дә түгел... Күчертергә бирсәм, кемдер ипи сыныгы бирә иде.

Авылга эвакуациядән кешеләр дә кайттылар сугыш елларында. Бер афәт инде ул, кешеләрдән сорамыйча тоталар да өйләренә кертәләр иде. Кертмәс өчен күршеләр мичен сүтәләр иде. Кайтучылар барысы да урыслар иде. Бер бабай безгә кыргыч ясап биргән иде, бәрәңге токмач кебек чыга иде. Берсе бер башлык та биргәне хәтердә. Күрәсең, әни аларга бәрәңге биргәндер."

Бөрбаш авылы капкасы
Бөрбаш авылы капкасы

1945 елда җиңү хәбәренә куанганыбызны хәтерләмим, ди Зәйнәхетдин абый. "Берни булмады безнең өчен. Кайгы көне иде ул. Гарипләр алдан кайта башлады, ләкин бик күп кеше кайтмады сугыштан. Нинди куаныч булсын инде, күрше яшьтәшнең әтисе дә, дүрт абыйсы һәлак булып калды", ди ул.

Халык әле сугыш беткәч тә ач, ялангач яши. Күпләр кара икмәкне 1950нче еллар башында гына туйганчы ашадык дип искә ала. Зәйнәхетдин абый үскәч Казакъстан якларына целинага киткәч кенә ипигә тамагым туя башлады дип искә ала.

Сугыш михнәтен кичеп, ачлы-туклы яшәп, җәберләү-мыскыллауны кичереп, кешелек сыйфатларын ничек югалтмаска? Нәрсәгә таянырга кирәк? Зәйнәхетдин Хәйретдинов: "Нинди генә авыр хәлләр булмасын, мәрхәмәтле булып калырга кирәк. Аракыга сатылмау мөһим", ди ул.

Азатлык "Сугыш балалары" проектын алга таба да дәвам итәчәк. Бу истәлекләр сакланырга, кешеләр алар турында белергә тиеш. Кадерле укучылар, әгәр сез зиһене булган, сугыш елларын хәтерләгән кешеләрне белсәгез, безгә хәбәр итүгезне сорыйбыз. Кызыклы хәтирәләрне бергәләп барлыйк!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG