Accessibility links

Мәхкәмә СОлНЦе мәктәбе мөдиренә татар теле өчен штрафны дөрес түгел дип тапкан


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Самардагы кассация мәхкәмәсе Павел Шмаковка татар телен мотлак укытуны калдырган өчен сугылган штраф җәзасын гамәлдән чыгарган.

Казандагы СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковка татар телен урыс теле белән бер күләмдә укытканы өчен сугылган штраф канунсыз дип табылган. Бу турыда карарны Самардагы кассация мәхкәмәсе кабул иткән. Мәхкәмә карары хакында Шмаков социаль челтәрләрдә язып чыкты.

"2018 елның мартында мине СОлНЦе мәктәбендә татар телен укыткан өчен штрафка тарттылар. 2020 елның 10 апрелендә мәхкәмә карары гамәлдән чыгарылды, минем шикаять кәнәгатьләндерелде", дип язган Шмаков.

2018 елның 12 мартында Татарстан прокуратурасы Шмаковны уку програмыннан татар теле дәресләрен алып ату боерыгына буйсынмаган өчен мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә Шмаков гамәлләрендә канун бозу бар дип тапты һәм 10 меңлек штраф сукты. Шулай ук мәктәптә вакытлыча спорт залы һәм ашханә булмавы өчен дә Шмаковка 15 мең сумлык штраф билгеләнде. Мәктәп мөдире бу карарларны шикаять итте.

Үзенең шикаятендә Шмаков татар телен мәҗбүри укытуның канун бозу булмавын дәлилләп, Татарстан Конституциясе һәм халыкларга үз телләрен укырга хокук бирүче башка кануннарга сылтана.

"Дәүләт Русия Федерациясе халыкларының телләренең аларны өйрәнү һәм саклауда тигез хокукка ия булуын таный. Русия Федерациясенең бөтен халыклары телләре дә дәүләт тарафыннан ярдәм белән тәэмин ителә", дип Шмаков "Русия Федерациясе телләре турында" федераль кануныннан өзек китергән.

Павел Шмаков – татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

2019 елда Азатлык укучылары Шмаковны "Ел шәхесе" дип сайлады.

XS
SM
MD
LG