Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядән кайткан Татарстан вахтачылар карантинны “Ливадия”дә узачак


Казан һава аланы, архив фотосы
Казан һава аланы, архив фотосы

“Стройтранснефтегаз” ширкәтендә вахта ысулы белән эшләүче 69 татарстанлы коронавирус таралган Чаянда ятмасыннан өйләренә кайтты. 

Татарстанга Якутиядән 69 вахтачы кайтарылган. Алар медицина күзәтүе узып, “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Якутиядән рейс белән бүген 69 кеше килде. Килүләренә санитар табиблар аларны карады, тән температурасын үлчәде. Бөтенесе дә “Ливадия” шифаханәсенә изоляциягә урнаштырылды. Аларга өстәмә медицина тикшерүе уздырылачак һәм анализлар алыначак. Алар медицина күзәтүе астында торачак” диде Галимова.

Татарстан вахтачыларын республикага алып кайтып урнаштыру үтенече белән республика президенты Рөстәм Миңнехановка “Стройтранснефтегаз” җитәкчесе Иван Сибирев мөрәҗәгать иткән.

4 майда Башкортстанга Якутиянең Чаянда ятмасында эшләүче 200 вахтачы кайтты. Республикага барлыгы 1800 эшчене кайтарырга ниятләнә.

Якутиянең Чаянда нефть ятмасында коронавирус табылганнан соң, йөзләгән эшче изоляция шартлары үтәлмәүгә ризасызлык белдереп фетнә күтәрде. Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты белдергәнчә, Чаянда ятмасында эшләүче 10 меңнән артык кешенең өчтән бере коронавирус йоктырган.

XS
SM
MD
LG