Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Советлар берлеген торгызырга теләүчеләр тоткарланды


Чарага җыелучыларны полиция тоткарлады
Чарага җыелучыларны полиция тоткарлады

9 май иртәсендә Казанның "Парк Хаус" сәүдә үзәге янында үзләрен "Советлар берлеге ватандашлары" дип таныштырган бер төркем кешене полиция хезмәткәрләре тоткарлап полиция бүлегенә алып китте.

Төркем вәкиле Татьяна Ласхутникова полиция хезмәткәрләре килер алдыннан Азатлыкка бүген үзләренең Җиңү паркына барып бәйрәм уңаеннан чәчәк салу һәм башкала буйлап автойөреш уздыру өчен җыелуларын әйтте.

Кулларына Советлар берлеге байракларын тоткан, битлек кимәгән, күкрәкләренә кызыл тасма кадаган төркем Җиңү паркына кузгалыр алдыннан аларны полиция хезмәткәрләре уратып алды.

Төркем вәкилләреннән җыелуга рөхсәт документын сораган полиция вәкилләре, тиешле документны күрә алмагач, төркемдәгеләргә, болай җыелуның канунсыз булуын әйтеп полиция бүлегенә баруларын таләп итте.

Бу таләпкә буйсынмаганнар автобуска көч кулланып утыртылды.

Казанда Совет берлеген торгызу тарафдарлары тоткарланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:39 0:00

Кешеләрне автобуска утырткан вакытта "9 май-оккупантлар", "Оккупантларга оят", "Полиция хезмәткәрләре, сез моның өчен җавап бирәчәксез", "Оккупантларга бирелмим", "Советлар берлеге территориясендә оккупантлар СССР ватандашларының хокукларын боза, зинһар бу йөзләрне истә калдырыгыз" дигән сүзләр яңгырады.

Татьяна Ласхутникова Азатлыкка үзенең ике елдан бирле хакимиятнең кануни органнарын торгызу белән шөгыльләнүен әйтте.

"Хакимиятнең кануни органнары алар - советлар берлеге хакимияте органнары. Ни өченме? Чөнки Русия федерациясе коммерция структурасы. Берничә урында теркәлгән. Аның мөддәте 15 гыйнварда тәмамланды. Һәм шушы көннән башлап безнең илдә бернинди дә хакимият юк. Федераль структураларны тотучы хакимият исә Американың оккупация хакимияте булып тора", дип белдерде полиция хезмәткәрләренә ишарәләп.

Ласхутникова сүзләренчә, таркатылган советлар берлеге хакимиятен яңадан торгызу кирәк.

"Без моның белән шөгыльләнәбез. ТАССР җирлегендә башкарма комитет, югары шура булдырылды. Хәзер исә министрлар шурасын булдыру эше алып барыла", диде ул.

Ласхутникова Татарстанны ТАССР дип атауның сәбәпләрен дә аңлатып китте.

"Русия төрле чит ил ширкәтләре һәм шулай ук Татарстан белән дә үз җирлегендә төрле килешүләр төзеде. 2017 елның августында Татарстан белән Русия арасындагы килешү мөддате бетте. Нәкъ шул вакыттан башлап Татарстан автомат рәвештә ТАССРның хокукый мәйданына кире әйләнеп кайтты. Шуңа күрә алар хәзер бар җирдә ТАССРга - 100 ел дигән лозунглар күтәрәләр. Һәм ТАССРсыз узган 28 елны алар исәпкә алмый", дип җиткерде.

Төркем вәкилләрен полиция автобусы белән Казанның "Гагарин" полиция үзәгенә алып барачаклары әйтелде.

XS
SM
MD
LG