Accessibility links

Миңнегали Шәйморатовка бирелгән "Алтын йолдыз" медале Мәскәүдән Уфага кайтарылды


"Алтын йолдыз" медале Мәскәүдән Уфага кайтты
"Алтын йолдыз" медале Мәскәүдән Уфага кайтты

Бүген 9 май Җиңү бәйрәме көнендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка күптән түгел бирелгән "Алтын йолдыз" медален Мәскәүдән Уфага мәңгелек саклауга кайтарып тапшыру вакыйгасы булды.

Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң бирелгән "Алтын йолдыз" медален Уфа һава аланында тантаналы рәвештә каршы алдылар. Берничә бишекле мотоцикл һәм БТРлар катнашлыгындагыхәрби колонна һава аланыннан Уфага килеп, башкаланың үзәк урамнары буйлап үтте. Бу бәйрәм чарасы уңаеннан үзенә күрә бер хәрби йөреш тә булды.

Кортеж Совет мәйданына килеп, анда медальне Башкортстанның Милли музеена мәңгелек саклауга тапшыру чарасы узды. Чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул бәйрәм чаралары "коронавирус куркынычы үткәч зурлап узачак" дип ышандырды.

Шәйморатовка Русия каһарманы исеме бирү өчен Уфадагы татар иҗтимагый оешмалары да көрәште. Башкортстан татарларының "Берлек" оешмасы февраль аендагы утырышында бу уңайдан аерым карар кабул иткән иде.

Быел Туган тел көне уңаеннан Уфада диктант язганда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге акивистлары текстның Шәйморатов генерал хакында булачагын ишеткәч, аның милләте татар булуы күрсәтелмәүгә ризасызлык та белдереп алды. Диктантны яздыручы аларга "Каһарманнарның милләте булмый, аларны бар милләт дә үзенеке итеп саный ала", дип җавап бирде.

Майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Икенче дөнья сугышы елларында Брянски, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград бәрелешендә актив катнашкан.

Дивизиянең 3860 сугышчысы орден-медальләр белән бүләкләнгән, 78 сугышчы Советлар берлеге каһарманы исеме алган, бишесе Дан орденының тулы кавалеры булган.

2019 елда республикада генерал Шәйморатов исемендәге орден булдырылды. Ул көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG