Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнегали Шәйморатовка Русия каһарманы исеме бирелде


112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Русия президенты фәрманы белән үлгәннән соң Русия каһарманы йолдызы белән бүләкләнде.

Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрләрендә хәбәр итте.

"Бүген – Русия президенты тарихи гаделлекне тергезгән көн. Мин, чыннан да, бу хакта хыялландым. Сугыш тәмамлангач та бу үтенеч белән төрле җирләргә мөрәҗәгать иткәннәр. 1958 елда Семен Буденный үзе дә язган. Ел саен тиешле структураларга хат артыннан хат киткән, әмма барлык мөрәҗәгатьләр дә үтәлми калган...

“Салават токымы чигенә белми", – дигән генерал Шәйморатов, үз көрәшчеләрен һөҗүмгә күтәреп. Һәм без дә бирешмибез. XXI гасыр эпидемияләре алдында да, мәкерле дошман алдында да", дип язган Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Шәйморатовка Русия каһарманы исеме бирү өчен Уфадагы татар иҗтимагый оешмалары да көрәште. Башкортстан татарларының "Берлек" оешмасы февраль аендагы утырышында бу уңайдан аерым карар кабул иткән иде.

Быел Туган тел көне уңаеннан Уфада диктант язганда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге акивистлары текстның Шәйморатов генерал хакында булачагын ишеткәч, аның милләте татар булуы күрсәтелмәүгә ризасызлык та белдереп алды. Диктантны яздыручы аларга "Каһарманнарның милләте булмый, аларны бар милләт дә үзенеке итеп саный ала", дип җавап бирде.

Майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Икенче дөнья сугышы елларында Брянски, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград бәрелешендә актив катнашкан.

Дивизиянең 3860 сугышчысы орден-медальләр белән бүләкләнгән, 78 сугышчы Советлар берлеге каһарманы исеме алган, бишесе Дан орденының тулы кавалеры булган.

2019 елда республикада генерал Шәйморатов исемендәге орден булдырылды. Ул көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак.

Шулай ук быелдан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең истәлегенә Башкортстанда бәйрәм көне булдырылды. Ул Башкорт дивизиясе 1941 елда оешкан көндә – 13 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк.

XS
SM
MD
LG