Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел көнендә Уфада төрле милләтләр үз телендә диктант язды


Уфада татарча диктант язучылар

Халыкара Туган тел көнендә Башкортстанда татар, башкорт, урыс, мари, чуаш һәм удмурт телләрендә диктант яздылар.

21 февральдә узган чараны Башкортстан мәгариф министрлыгы, Башкортстан халыклары ассамблеясы һәм Дөнья башкорт корылтае оештырды. Диктант Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылды. Һәр алты телдә дә диктант тексты бер булды, Шәйморатов җитәкчелек иткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сәяси бүлек җитәкчесе урынбасары Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” дип аталган әсәреннән өзек яздылар. Башкорт дәүләт университетында урыс, мари һәм удмурт телләрендә, Башкорт дәүләт педагогия университетында татар, башкорт һәм чуаш телләрендә язу оештырылды.

Татарча диктант тексты
Татарча диктант тексты

Татарчасын Уфаның 84 санлы татар гимназиясе укытучысы Айгөл Ахунова укыды. Татарча диктант шушы бер генә аудиториядә узуга карамастан, буш урыннар да бар иде. Күпчелекне Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары тәшкил итте. Шулай ук милли оешма вәкилләре дә катнашты. Алар арасында Башкортстан парламенты депутаты, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин, Башкортстан парламенты депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма Үтәшева, “Берлек” оешмасы рәисе Нәфисә Акчурина, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алфред Дәүләтшин, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков та катнашты.

Җәмәгатьчелек оешмаларыннан иң күбе Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгеннән иде, алар үзләре бер өстәл тутырып утырды. Активистлар текстның Шәйморатов генерал хакында булачагын ишеткәч, аның милләтенең татар булуы күрсәтелмәүгә ризасызлык та белдереп алды. Диктантны яздыручы аларга: “Каһарманнарның милләте булмый, аларны бар милләтләр дә үзенеке итеп саный ала”, дип җавап бирде.

Башкортстан татарлары мәҗлесенең элекке җитәкчесе, математика фәннәре докторы Марат Рамазанов чарага килсә дә, диктант язмыйча, күзәтеп кенә утырды. Ул Башкортстанда былтыргы татарча диктанттагы кебек хәл булмасмы дип кызыксынып, “этлек эзләп” килгән булып чыкты.

Башкорт телендә диктант язган аудитория шыгрым тулы булды. Анда милли киемнәрдән килүчеләр дә, күренекле кешеләр дә күп иде. Алар арасында язучы Ногман Мусин, шагыйрә Гөлфия Юнысова, Русия думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина һәм башка язучылар, сәнгать әһелләре, күренекле җәмәгатьчелек әһелләре бар иде.

Башкортча диктантны Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев яздырды. Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе Нурлан Ганиев та башкортча диктант язды.

Чуашча диктант язучылар бер дистә чамасы гына кеше булды.

Мондый чаралар Башкортстанның башка район һәм шәһәрләрендә дә узды.

Чарадан соң Азатлык татарча диктантта катнашкан берничә кеше белән сөйләште.

Салих Әмирханов мондый диктантларны көтеп алуы һәм киләчкәтә аны бер бәйрәм итеп күрергә теләвен белдерде.

Салих Әмирханов
Салих Әмирханов

“Мин чарага үземнең ничек язуымны тикшерү өчен килдем. Диктант яздыру бик әһәмиятле дип уйлыйм, мин аны ел саен сагынып көтеп алам. Милләттәшләр белән очрашып, аралашып алу мөмкинчелеге дә туа. Гомуммән, мин диктант язуны ешрак уздырырга һәм аны бәйрәм рухында оештырырга кирәк дип исәплим. Милли кул эшләре күргәзмәләре оештырырга, милли музыка, җыр-биюләр белән чараны баетырга була. Туган тел викториналары да уздырып булыр иде. Чараны баетып, бәйрәм рәвешендә уздырсак, анда катнашучылар да күбәер, балаларны да кызыксындырып булыр иде дип уйлыйм. Узган диктанттагы кебек өстән көчләп төшерелгән темалар белән яздыру киләчәктә кабатланмасын иде”, диде Салих Әмирханов.

Фәния Чембарисова диктант кына түгел, инша язу чарасы да оештыру кирәк дип саный.

Фәния Чембарисова
Фәния Чембарисова

“Туган телләр көне” бәйрәм көне кебек. Монда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Мин югары уку йортында физика-математика бүлеген тәмамлаган кеше. Шулай булуга карамастан, туган телне белергә, өйрәнергә тырышам, әдәбият укыйм, балаларыма, оныкларыма да туган телне өйрәтәм. Туган телгә җәлеп итү өчен башка төрле чаралар да оештырасы иде. Мәсәлән, иншалар бәйгесе. “Мин ни өчен туган телне яратам?”, “Туган телем – кискәлиләр телем-телем” һәм башка шундый темаларга иншалар язып, җиңүчеләрнең әсәрләрен татар басмаларында, интернетта басканда, бу туган телне җәелдерүдә, кызыксындыруда өстәмә бер матур чара булыр иде”, диде Фәния Чембарисова.

80-не тутыручы Фәнүзә Галимова киләчәк диктантларда да катнашырга тели.

Фәнүзә Галимова
Фәнүзә Галимова

“Мин чарада иң өлкән яшьтәге кеше, 80нем тулып килә. Узган елны да катнашып “5”гә язган идем. Мин туган телемне ни дәрәҗәдә белүемне сынар өчен киләм. Теле барның – иле бар, иле барның – теле бар, диләр. Телне саклау кирәк. Туган телемне яратып, ихтирам итеп килдем. Аягымда йөрергә хәлем булса, мин тагын күп еллар бу чарада катнашыр идем”, диде Фәнүзә Галимова.

Халыкара туган тел көне уңаеннан Башкортстан татарлары конгрессы социаль челтәрләрдә барган “Туган тел ул –...” дигән флешмобта катнашты. Конгрессның башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Хәсән Туфанның “Туган тел” шигырен укып һәм видеоязманы конгресс сәхифәсенә куйды. Ләкин аңа иярүчеләр бик аз булды.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән...” дип аталган сәнгатьле уку бәйгесе узды.

Шаран районында “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара узды. Аны Башкортстан татарлары конгрессының Шаран бүлеге оештырды.

фикерләр (10)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG