Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел яшәсен өчен мәктәп, теләк кирәк


21 февраль халыкара Туган тел көне уңаеннан Азатлык Русиянең төбәкләрендә һәм чит ил шәһәрләрендә татар теле курсларын оештыручылар белән сөйләште. Күбесе телне яшәтер өчен мохит һәм милли мәгариф системы кирәк дигән фикердә.

Соңгы өч елда татар телен уку, өйрәнү зур үзгәрешләр кичерде. 2017 елда Татарстандагы прокурор тикшерүләре аркасында атнасына 6 дәрес укылган тел белән әдәбият 3 сәгатькә калды, 5 ел дәвамында университет-институтларда белем алган татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре кыскартылды. 2018 елда Русия думасы канун чыгарып, туган телләрне гариза яздырып укуга калдыруга мөһер сукты. Халыкта бер талпыну булып алды, әмма хәзер исә прокуратураның тагын бер тикшерү дулкыны көтелә.

Татарстанда булган хәлләр барлык татар дөньясына да тәэсир итә. Күпчелек төбәкләрдә кул сызганып татар теле дәресләрен оештыра башладылар. Булган курсларга күпләп кеше агыла башлады. Бу КФУдагы татар теле курслары, Мәскәүдәге "Умарта" белән Уфадагы татар теле клубы мисалларында ачык күренде. Финляндиянең Һелсинки, Австралиянең Аделаида шәһәрләрендә балалар якшәмбе мәктәпләрендә даими укый. Азатлык халыкара Туган тел көне уңаеннан элек тә эшләп килгән, яңарак та тел курсларын оештыручылар белән элемтәгәгә кереп тел, аларның мәктәпләре турында сөйләште.

Айгөл Зара Кәбирова, Төркия, Истанбул. Белеме белән төзүче-инженер. Теләүчеләр өчен атна саен онлайн форматта татар теле дәресләрен уздыра. 20гә якын укучысы бар, күпчелеге татарлар, араларында төрекләр дә бар.

Айгөл Зара Кәбирова
Айгөл Зара Кәбирова

— Мин Чаллыда тудым, Мулланур Вахитов исемендәге 2 санлы татар гимназиясендә укыдым. Казанда төзелеш институтын тәмамладым да, аспирантурада укуны дәвам иттем. Аннары Төркиянең студентлар өчен програмын күрдем дә, бар нәрсәне ташлап чыгып киттем. Мин башта Трабзонда яшәдем, танышлар юк, телне белмим. Читкә килеп эләккәч, үз кешеләреңне эзли башлыйсың бит, мин дә үземә мохит тудырдым. Ике ел элек Истанбулга күчендем, әлеге вакытта докторантурада фәнни хезмәт язам. Буш вакытым бар, барыбер интернетта утырып уздырам, татарга аз гына файда булсын дип нидер эшләргә кирәк дигән фикер туды. 2019 елның мартында мин теләүчеләргә татар телен өйрәтә алам дидем. Без WathsApp-та тупландык. Әмма укыту Zoom платформасында бара. Мин аны "Сөйләш!" дип атадым. Тelegram-да канал ачтым.

Беренче дәрестә 5 кеше утырды. Аңа әзерлекне дә әле көлеп искә алырлык. Дәрес алып барырлык урын таба алмадым. Үзем яшәгән йорттагы чүп бүлмәсендә генә тыныч иде, ә анда пычрак, чүп-чар. Мин аны чистарттым, әмма исе бетмәде. Бер сәгать түзү авыр булса да, ерып чыгардым. Видеода, фотода бик матур урын итеп күренә иде үзе. Хәзер мәзәк истәлек кенә булып калды. Сан инде артты, даими укучылар саны 20гә якын.

Беренче чиратта сөйләм теленә басым ясыйбыз

Укучыларым – туган телен белмәүче татарлар. Берничә төрек тә бар, алар – татар тарихы, әдәбияты белән кызыксынучылар. Берсе Гаяз Исхакый турында фәнни хезмәт яза, мин телне шомартыр өчен, тәҗрибә туплау өчен өйрәнәм дип әйтте. Атнага бер, гадәттә, ул якшәмбе кич, бер сәгать шөгыльләнәбез. Беренче чиратта сөйләм теленә басым ясыйбыз, әмма телне өйрәнгәндә грамматикасыз булмый. Анысын да өйрәнәбез. Татар теле дәреслекләре бар, шөкер. Татар телен төрек теле аша аңлатам. Даими рәвештә укучылар бар, килеп-китүчеләр дә бар, әмма бу гадәти күренеш.

Укуга да игътибар бирәбез. Әлеге вакытта Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрен укыйбыз. Яратып укыйлар, барысына да ошый. Җәйгә мәрхүм язучының туган көненә әзерләнәбез, флешмобта катнашасыбыз килә.

Искешәһәр татар үзәгендә татар теле дәресләрен Лилия ханым Бениклиташ уздыра, шулай ук Атнальяда да атнага бер тапкыр дәрес уза.

Әлбәттә, Татарстан, Башкортстаннан читтә татар телле булып калу авыр. Шулай да, Төркиядә бу мөмкин. Әмма, барыбер, мохит һәм көчле кызыксындыру кирәк. Мәктәпләрдә дә татар телен өйрәнү мөһим, өйдәге өйрәнү ипи-тозлык кына була. Мин – оптимист, татар теле яшәчәгенә ышанам.

Альбина Ишмурзина, Русия, Петербур шәһәре. Тумышы белән Әлмәт шәһәреннән, шундагы татар гимназиясен тәмамлаган. Һөнәре белән музыкант. 17 ел мөгаллимлек тәҗрибәсе бар. Балалар өчен "Балачак" татар үзәген оештырган. Балаларга да, өлкәннәргә дә татар телен укыта.

Альбина Ишмурзина
Альбина Ишмурзина

— Мин башта Каюм Насыйри исемендәне татар теле үзәгендә эшләдем, килешү беткәч, киттем. Үзәккә кеше аз йөри башлады дигән сүзләр таралды, мине янә үзлегемнән курслар уздырырга үтенделәр. Үзем дә бу эшне якын күргәч, сагынганга күрә, бу эшкә янә тотындым. Әмма мин түләүле татар теле курсларын оештырырга булдым.

Түләүле булганда кешегә белем алу кадерлерәк була, мотивациясе көчле була. Безнең беренче дәрес узган атнада үтте. Дүрт кеше килде. Күп түгел, әмма анысы да кадерле, соңрак башкалары да тартылыр әле! Кемдер үзенең әти-әнисенең телен белергә тели, кемдер әбисенең татар булуы белән горурланып, яки тамырларын онытмас өчен килә.

Элеккеге татар бистәсендә коворкинг бинасын арендага алдым, бик уңайлы, матур урын. Татар телен чит тел буларак укыту методикасын кулланам, аннары 17 ел буена тупланган мөгаллим тәҗрибәсе бар, үземнең укыту ысуллары да бар, аларны да кулланам.

Моннан башка мин оештырган “Балачак” хосусый балалар үзәге эшли Анда мәктәп балалары өчен дәресләргә биш кеше, мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә дүрт бала йөри. Аларга телне Казаннан алып кайтылган китаплар, әсбаплар белән Доман, Монтессори методикаларына нигезләнеп өйрәтәбез. Бу үзәкнең аерым бинасы юк, нарасыйларны үземнең фатирга җыям. Атнасына бер тапкыр гына булса да башка балалар белән туган телдә аралаша алуларына, мохит тууына әти-әниләре дә бик шат. Мәктәп яшендәге балалар белән шөгыльләнү өчен коворкинг бинасында да, үземнең фатирымда да очрашабыз. Минем үземнең икенче сыйныфтагы улым һәм биш яшьлек кызым бар, алар икесе дә ике төркемгә аерылып, яшьтәшләре белән шөгыльләнә.

Һәр телнең киләчәге бар, шул исәптән татар теленең дә. Без үзебез татар телен куллану урынын тапсак, аны кадерләсәк, киләчәк буында аңа карата кадер-хөрмәт тәрбияләсәк, әлбәттә, телнең киләчәге бар. Мәсәлән, гап-гади итеп эшкә урнашканда ике телне дә белү шарт итеп куелса, кешеләрдә телне өйрәнү ихтияҗы булыр иде. Кимендә мондый шарт дәүләт оешмаларында булырга тиеш. Мәсәлән, Татарстанның төрле шәһәрләрдә, илләрдә вәкиллекләре бар, әмма анда эшләүчеләр, шул исәптән кешеләр белән телефоннан даими аралашкан сәркатипләр татар телен беләме? Татарча кирәклеген без үзебез билгеләргә, һәрвакыт белгертеп торырга тиеш.

Кайда гына яшәсәк тә, татар телле мохит тудырыйк

Гаиләдә саклап була ул, әмма аңа гына калдырсак, без татар телен кухня теле дәрәҗәсенә төшерәчәкбез. Балаларым миңа өйдән башка тагын кайда татар телен куллана алабыз, ди. Үз балаларыма булса да, шәһәрдә татар телле мохит тудырырга тырышам, татар дуслары, танышлары булсын, үзләрен татар дип танып үсеннәр, туган телдә аралашсыннар дигән теләк белән йөрим. Бу һәрбер ата-ана өчен мотвация булсын иде. Кайда гына яшәсәк тә, татар телле мохит тудырырга тырышыйк.

Без өйдә татарча сөйләшми идек диярлек. Әлмәтнең татар гимназиясенең бишенче сыйныфына укырга кердем. Башта бик авыр иде. Әни белән иртәнге сәгать дүртләргә кадәр тәрҗемә итеп утыра идек. Әле татарчадан урысчага тәрҗемә итәбез, әле урысчадан татарчага... Мәш килдек! Ләкин тирә-ягымда мохит татар булганга, бөтен фәннәр туган телдә булганга, мин бик тиз өйрәндем.

Рөстәм Сүлтиев, Британия, Лондон шәһәре. Тумышы белән Чуашстанның Шыгырдан авылыннан. Лондонның Мидлсекс ​университеты укытучысы, чит илләрдән килүчеләргә инглиз телен өйрәтә. Татар шагыйре. Шәһәрнең үзәк мәчетендә татар теле курсларын оештыра. Аның әйтүенчә, дәресләргә даими унлап кеше йөри.

Рөстәм Сүлтиев
Рөстәм Сүлтиев

— Татар телен берничә ел укытам. Дәресләрне үзем алып барам. Безнең очрашулар Лондонның Үзәк мәчетендә һәм Юныс Әмрә төрек мәркәзендә аралаш уза.

Уку-укыту өчен Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты тарафыннан нәшер ителгән "Татар теле – күңелем теле" дәреслек бар. Максаты гади укучыларның татарча уку, язу, тыңлау һәм сөйләү сәләтләрен булдыру һәм үстерүен колачлап, дәресләрне файдалы һәм кызыклы үткәрү.

Татар телен чит кешеләргә таныту һәм өйрәтү юлларын да эзләргә кирәк

Татарларның ана телен өйрәнүләре, әлбәттә, күңелле күренеш. Тик, моның белән бергә, аны мөмкин булганча югарырак дәрәҗәгә күтәрү, ягьни, татар булмаганнарга да таныту һәм өйрәтү юлларын да эзләргә кирәк.

Әлегә укучыларыбызның күпчелеге туган телен белмәүче, яки аз дәрәҗәдә белүче кешеләр. Әмма алар – туган телне өйрәнүнең кирәклеген аңлап, беләм, укыйм дип җиң сызганган татар кешеләре. Бер төрек кешесе бар. Икътисадчы. Ягьни телләр өйрәнү белән турыдан бәйле булмаган кеше. Татар телен уртак төрки тамырларга булган ихтирамыннан өйрәнәсем килә дип аңлатты. Йөрсен. Мондый җылы карашы йөрәккә май булып ята.

Китаплар, дәреслекләр, гомумән, татарча контент кирил имлясына нигезләнгән. Тик бер имлядан башка имляга күчүнең куркынычлары турында сүз куертып тору да урынсыз. Япон Чихиро Тагучи кирилл хәрефләре авыр дип тормаган, татарча өйрәнгән бит әле.

Туган телеңдә аралашасың, аны яшәтәсең килә икән – үзең кебек кешеләрне тап, уртак максатлар тирәсендә берләш һәм шул максатларны тормышка ашыру өчен тырышлык сарыф ит.

Үзем Татарстаннан читтә туып-үсеп, бүген Британиядә "татар телле" татар булып яшим икән, татар телен саклап калырга мөмкин, димәк. Һәр кеше үз дөньясын үз карашларына һәм таләпләренә туры килерлек итеп корырга омтыла. Туган телеңдә аралашасың, аны яшәтәсең килә икән – үзең кебек кешеләрне тап, уртак максатлар тирәсендә берләш һәм шул максатларны тормышка ашыру өчен тырышлык сарыф ит. Аз дигәндә ике кеше сөйләшкәндә дә ул тел, яхшымы-яманмы, әле яши дигән сүз.

Беркемне дә "фәлән телдә сөйләш" дип мәҗбүр итеп булмый. Димәк, халык тел язмышын үзе хәл итә, үз гомерен үзе билгели. Бу – дөньяның, яшәешнең кануны. Татарстанда яшәгәндә генә туган телне онытып башка милләтләргә кушылып, эреп юкка чыкмаячакбыз дип юану артык беркатлылык булыр. Туган якка даими кайтып торам. Казаннан тыш Татарстанның кечкенә шәһәр һәм авылларына да юлым төшә. Ни гаҗәп, чеп-чи татар авылыннан күчеп килгән хәзрәтләр дә балалары белән урысча гына аралаша. Мәскәү кызы Диана Лондонда, соң булса да, уң булсын, дип ана телен өйрәнер өчен жан атып бары тик татарча гына сөйләвемне үтенгәндә, Кукмарадан Казанга килгән Лилия туташ минем белән “әби-бабайлар телендә” сөйләшергә теләми... Кеше үзе булып калганда күбрәк ихтирам яулый. Түбәнлек комплексыннан гына арыну мөһим.

Алимә Сәләхетдинова, Канада, Монреаль шәһәре. Тумышы белән Казаннан, "Сабыйлар" балалар үзәге проекты авторларының берсе. Белеме белән педагог, Монреаль татар иҗтимагый оешмасы активисты. Инде бер ел Канада, АКШ, Европа илләре, Төркия, Казакъстан, Татарстан балалары өчен түләүле online татар дәресләрен оештырып килә. 65 укучысы бар.

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

— Без татар теле өйрәтү проектын былтыр балаларыбыз ихтыяҗыннан сәбәпле башладык. Биш яшькә кадәрге балаларда татар телен сакларга була, хәтта баланы урыс телле бакчаларга бирсәң дә, куркыныч түгел. Соңрак менә проблем туа башлый. Казанда ул бер проблем, чит илдә икенче – татар җәмгыятьләрендә, татар чараларында никадәр мохит тудырырга тырышсаң да, алар яшендә татарча сөйләшә торган балалар юк. “Әни, нәрсәгә кирәк соң ул, кем белән сөйләшик без?, ”дип сорагач, улыма аңлаешлы җавап та бирә алмадым. Чынлап та, нәрсәгә кирәк? Кем белән аралашсын? Кайсы илдә татарча сөйләшкән балалар барын чамалый идем, балаларым алар белән танышсын, аралашып үссен дигән теләк биләп алды. Күрше булып яши алмыйбыз, бергә туплану бары тик интернетта гына була ала. Менә шуннан online татар мәктәбе турында фикер туды.

Балаларның тел мотивациясен саклау - зур проблем

Тел өйрәнүчеләрне тупларга мөмкин, ләкин аларның мотивациясен саклау тагын да зуррак проблем. Шулай да, бу мөмкин. Без Zoom платформасында эш итәбез. Балаларны яшьләренә карап төрле төркемнәргә бүлдек, алар атнаның һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә билгеләнгән вакытта интернетка тоташа. Дәрес кызык булсын өчен, ике айга бер төрле өлкәләрдә тәҗрибәле һәм сәләтле, танылган шәхесләр белән очрашу ясыйбыз. Мәсәлән, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Google хезмәткәре, IT белгече Илдус Әхмәдуллин, тарихчы, каллиграф Айзат Минһаҗев, химия фәннәре докторы Әмир Хәбибуллин, язучы Рабит Батулла белән очрашулар ясадык. Бу бик дулкынландыргыч. Җырчылар, журналистлар белән аралашалар. Шундый бер очрашудан соң бер кызчык: “Әни, минем татар буласым килә” диде.

Хәзергә Финляндия, Канада, АКШ, Франция, Швеция, Чехия, Төркия, Казакъстаннан укучыларыбыз бар, Казан белән Мәскәүдән дә кушылалар. Киләчәктә безнең дәресләргә Кытай һәм Австралия өстәлергә тели. Дәресләр татар теле, тарих, мәдәният, дин турында сөйләшеп, аралашып уза. Татар теле дәресләрен Гөлфия Шәвәлиева, Гөлсия Гарипова, Гөлнара Муллагалимова укыта, дин дәресләрен Илсөя Габитова алып бара. Гөлназ Дениз төрек татар гаиләләрен укыта. Мәскәүдән Лилиана Сафина белән зурлар өчен дәрес оештырырга планлаштыралар, бу атнада беренче дәрес булачак. Укытуда Азатлыкның “Әйдә Online” проекты бик булыша, әкиятләрен укыйбыз, биремнәре дә бик кулай.

Казанга кайткан саен Татарстанда яшәүчеләр хәзерге вазгыятьнең никадәр фаҗигале икәнен аңлап бетермиләр дигән фикергә киләм. Чөнки татар телен Идел-Урал төбәкләрендә, аның мәгариф системы ярдәмендә генә саклап калып була. Чит илдә никадәр тырышсак та, безнең тел ипи-тозлык кына калачак. Ә безгә әдәби татар телен саклау мөһим. Ә моның нигезе – татар бакчалары, мәктәпләре һәм гимназияләре, башка мәктәпләрдә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләре.

XS
SM
MD
LG