Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда укытучылардан Җиңү бәйрәме турында фотохисап таләп итәләр


Акмәчет

Кырымда җитәкчелек таләбе белән укытучылар укучылардан Җиңү бәйрәме белән бәйле фотолар җибәрүне сорый.

9 май Җиңү бәйреме көнендә Кырым мәктәпләре укытучылары укучыларның әти-әниләрен җиңүгә багышланган чараларда катнашуларын үтенә. Мәктәп җитәкчеләре укытучлардан бу хакта фотохисап таләп итә.

"Хөрмәтле әти-әниләр! "Үз йортыңны, ишегеңне, тәрәзәңне бизә!", дигән җиңү бәйрәменә багышланган акция башлана. Сезне бу чарада катнашып аны фотога төшерүегезне сорыйбыз. Минем Viber га һичьюгы берничә фото юллагыз. Бу миңа фотохисап өчен кирәк. Зинһар, минем үтенечемне кире какмагыз!", диелә башлангыч сыйныфта баласы укыган бер ата-анага юлланган хатта (Әлеге хат редакциядә бар).

Азатлыкка бер укытучы сөйләвенчә (аның исеме редакциягә билгеле) укучыларны гаилә әгъзалары белән бергә җиңү бәйрәме белән бәйле әләмнәр, рәсемнәр янында, һичьюгы Георгий тасмасыны түшкә тагып фотога төшереп җибәрергә сорыйлар.

Коронавирус сәбәпле Кырымда укучылар дистанцион укый, шулай да башлангыч сыйныф укучыларына җиңүгә багышланган рәсемнәр ясап, аларны фотога төшереп җибәрү эшләре кушылган. Укытучылар әти-әниләргә балаларына бу эштә ярдәм итүне сорый.

2014 елда Русия Кырымны басып алганнан соң рәсми хакимиятләр тарафыннан Җиңү бәйременә аеруча зүр игътибар бирелә башлады. 9 майда Акмәчеттә хәрби парадлар барлыкка килде. Җиңү парады чарасы йөрешләренә мәктәп укучылары, студентлар җәләп ителә башлады, хәрби киемдәге кешеләр, хәтта сабыйлар саны кискен артты.

XS
SM
MD
LG