Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 200 меңнән арткан


Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 11 012 очрагы теркәлгән диелә.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 85 очрагы рәсми теркәлгән. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Иң күп йоктыру очраклары Казанда (34) һәм Чаллыда (25) күзәтелә.

Республикада COVID-19 хәзер 1671 кешедә расланган, 447 кеше савыккан (аларның 107се – узган тәүлектә). Бүген яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми, алдагы көннәрдә биш кешенең үлеме рәсми расланган иде.

Башкортстанда исә соңгы тәүлектә вирус йоктыручылар саны 75кә артып, 1491гә җиткән. 435 кеше савыккан, 15 кеше үлгән.

Русия күләмендә исә соңгы тәүлектә коронавирус тагын 11 012 кешедә ачыкланган, 88 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 209 688 кеше яңа төр вирус йоктырган, 1915 авыру үлгән. Русия дөньяда авыручылар саны 200 меңнән арткан бишенче ил булып тора.

Рәсми саннар. 10 май 10:40

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 671 (+85) 360 (+20) 5 (+0)
Башкортстан 1 491 (+75) 435 (+26) 15 (+1)
Русия209 688 (+11 012) 34 306 (+2 390) 1 915 (+88)

стопкоронавирус.рф

10 май көнне дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 4 миллионнан арткан. Джонс Һопкинс университеты мәгълүматына күрә, 10 май иртәсендә авыручылар саны 4 миллион 26 мең кеше тәшкил итә. Иң күп авыручылар булган илләр бишлеге – АКШ (1 миллион 309 мең), Испания (223 мең), Италия (218 мең), Британия (216 мең) һәм Русия (209 мең).

XS
SM
MD
LG