Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красногорскидагы өлкәннәр пансионатында чыккан янгында кимендә 10 кеше һәлак булган


Пансионатта йөри алмаган 18 кеше булган. Кайбер кешеләрнең язмышы билгесез.

10 май кичендә Мәскәү өлкәсенең Красногорски шәһәрендә урнашкан өлкән кешеләр өчен хосусый пансионатта янгын чыккан. Бинада 29 кеше булган, аларның 11е үзләре чыга алган. Пансионатта йөри алмаган 18 кеше булган диелә.

10 кешенең һәлак булуы билгеле.

Янгын турында хәбәр якшәмбе кич килгән. Янгын сүндерүчеләр килүгә бинаның икенче каты яннган булган. 0:32 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр ачык һавада януны туктата алган.

Красногорски районы идарәсендә пансионатның эшчәнлек алып баруга рөхсәте булмаганын белдерделәр.

Һәлакәт урынына криминалистлар һәм тикшерүчеләр юлланды. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы янгын сәбәпле тикшерү эшен башлады.

XS
SM
MD
LG