Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Мәскәү һәм Димәшкне хәрби җинаятьләрдә гаепләде


Сүриядә Русия байрагы, архив фотосы

Сүрия һәм Русия хәрби көчләре 10 ай эчендә 18 хастаханә һәм мәктәпне утка тоткан диелә.

Сүрия хөкүмәте гаскәрләре һәм Русия һава-космос көчләре 2019 елның 5 маеннан 2020 елның 25 февраленә кадәр Сүрия төньягында 18 хастаханәне һәм мәктәпне утка тоткан. Бу турыда Amnesty International хокук яклау оешмасының 11 майда чыккан хисабында әйтелә.

Һөҗүмнәрнең өчесе җирдән, икесе боралаклар ярдәмендә ясалган диелә. Калган очракларда объектлар очкычлардан утка тотылган: ике очракта Сүрия һава көчләре, җидесендә Русия гаскәрләре, дүртесендә Сүрия һәм Русия бергәләп һөҗүм иткән диелә хисапта.

2019 елның декабре – 2020 ел феврале аралыгында Идлибтә хәлләр кискенләшү вакытында һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 10 медицина оешмасы, 28 мәктәп җимерелгән, тугыз хезмәткәр һәлак булуган, тыныч тормыштагы халык арасында да күпсанлы корбаннар булган дип әйтелә.

Amnesty International белдергәнчә, Сүрия һәм Русия хөкүмәте гаскәри көчләре хәрби булмаган кешеләрне һәм объектларга белә торып һөҗүм иткән. “Алар шулай ук ватандаш затларны һәм террорчы сугышчыларны аерырга сәләтсез, һәм тыелган корал куллана”, диелә хисапта. Бу гамәлләрне хокук яклаучылар “хәрби җинаять” дип бәяли.

Хисапны төзегәндә 74 кешенең, шул исәптән табиблар, укытучылар, һуманитар оешма хезмәткәрләре шаһитнамәсе файдаланылган. Шулай ук спутниктан алынган сурәтләр, Русия һәм Сүрия һава көчләре очышлары турында ишетеп калган хәбәрләр кулланылган.

Русия Сүриядә хәрби булмаган кешеләргә һәм объектларга махсус һөҗүм ясавын инкарь итә, һәм Русия хәрби-космик көчләренең максаты бары террорчылар гына дип белдерә.

2019 елның 25 декабрендә Русия һава көчләре Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Идлиб төбәгендә аерым нокталарны утка тоткан иде. AFP хәбәр иткәнчә, сигез кеше һәлак булган, шуларның бишесе – балалар.

Сүрия хөкүмәте һәм Русиянең Идлиб төбәгендә сугыш чараларын арттыруы дистәләрчә мең кешене үз йортларын ташлап чыгарга мәҗбүр итте.

Сүриянең кеше хокукларын күзәтеп бару үзәге хәбәр иткәнчә, 16-25 декабрь аралыгында 80гә якын кеше һавадан һөҗүм һәм артиллерия атышлары нәтиҗәсендә һәлак булган.

XS
SM
MD
LG