Германиядә зур кибетләр яңадан ачыла, бергә яшәми торган кешеләргә үзара очрашулар рөхсәт ителә, кайбер төбәкләрдә рестораннар янәдән эшли башлый.
Швейцариядә һигиена таләпләрен үтәү шарты белән урта мәктәпләр, кибетләр, кафе, музейлар ачыла.
Карантин чаралары бер айдан артык дәвам иткән Франциядә халык өйләреннән рөхсәт кәгазе алмыйча да чыга башлаячак. Кибетләр ачыла, ләкин рестораннар һәм барлар әлегә эшләми.
Чехиядә сәүдә үзәкләре, чәчтарашханәләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге башка оешмалар, җәйга кафелар эшкә керешә. Театр һәм кинотеатрлар ачыла, тик аларга залларына йөздән артык кеше утыртырга рөхсәт ителми. Өйдән чыккан очракта битлек кию таләбе гамәлдә кала.
Һиндстанда коронавирус йоктыруның яңа очраклары һаман артып баруга карамастан, карантин чаралары шулай ук йомшартыла.
Яңа Зеландиядә дә чикләүләр азая – хәзер бу илдә вирус белән зарарлануның көнгә берничә очрагы гына теркәлә.
Украинада чикләүләрне алуның беренче баскычы тормышка ашырыла. 11 майдан кибетләрдә азык-төлек булмаган тауарлар сату рөхсәт ителә. Матурлык салоннары, чәчтарашханәләр, тырнак ясату урыннары, кафе һәм рестораннарның җәйге террасалары ачыла. Җәмәгать транспорты, шул исәптән метро эшендә чикләүләр саклана.
- Европада коронавирус йоктыруның тәүлеклек очраклары шактый акрын тизлектә булса да, кимүгә таба бара. Үлемнәр саны да кими. 4 майда Италиядә илкүләм карантин йомшартылды.
- Британия, Испаниянең берничә төбәгендә, Русиянең күпчелек төбәкләрендә чикләүләр саклана.
- Еврокомиссия Шенген биләмәсенә башка илләрдән керүне тыюны ким дигәндә 15 июнгә кадәр калдырырга тәкъдим итте. Шенген биләмәсенең үзендә дә күп илләрдә эчке чикләрне чыгуга чикләүләр гамәлдә кала.
- 11 майга дөньяда яңа вирус йоктыруның 4 миллион 200 мең очрагы теркәлгән. Шуның өчтән бере диярлек АКШта, тагын өчтән бере Европада (Русияне дә кертеп). 280 меңнән артык кеше үлгән.