Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апаста бер көндә 20 коронавирус очрагы: район башлыгы мөрәҗәгать белән чыкты


Апас район үзәгендә бер тәүлектә коронавирус белән авыручыларның 20 очрагы теркәлде. Хастаханәдә планлы кабул итү туктатылган. Медицина хезмәткәрләре арасында җиңелчә авыручылар бар.

13 майда, бер тәүлектә Апас районында коронавирус йоктыруның 20 яңа очрагы теркәлде. Соңгы атнада башта бер, аннары биш, аннары өч очрак дип барган Апас районында авыручыларның кинәт бер көндә шулай артуы аңлашылмаучанлык тудырды. Татарстан президентның сүзчесе Лилия Галимова Апас районында авырулар саны күбәюе коронавирус кискен таралып китүне күрсәтми, дип аңлатты.

Азатлык белән сөйләшкән Апас район үзәге кешеләре чир ЮХИДИ башлыгы Румбик Гәрәевтән таралган булырга мөмкин, ул хастаханәгә килгәнче дә авырып йөргән дигән шик белдерә. Хатыны балалар бакчасында эшләгәнен искә алалар. Аны Казанда дәваланганын әйттеләр. Азатлык Гәрәевның эш номерына да, кесә телефонына да, ЮХИДИның башка эш телефон номерларына көн озынын шалтыратты, әмма алучы булмады. Апаслар әйтүенчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында да чирләүчеләр бар. Әлеге вакытта Апас районы буйлап Казан, Буадан ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп эшли, кешеләрне тикшерә дип әйттеләр.

Авыручылар арасында район ЮХИДИ хезмәткәрләре бармы дигән сорауга Апас районы хастаханәсе баш табибы Алмаз Алиуллин уңай яки тискәре җавап бирмәде. Ул "пациентлар турында мәгълүматны бирә алмыйбыз" дип әйтте.

Озак еллар дәвамында Апас хастаханәсендә табиб булып эшләгән Лениза Самитова 1 апрельдән эштән киткән. Өлкән кешемен, чирне эләктереп авырырга куркып киттем, диде ул безгә. Азатлыкка ул бер көн эчендә 20 кешедә коронавирус диагнозы куелу район өчен бик зур сан дип әйтте.

Апастагы вазгыятьне ачыклар өчен Азатлык район хакимиятенә шалтыратты. Апас муниципаль район шурасының аппарат башлыгы Роза Нурмиева барлык аңлатма чәршәмбе чыгачак район башлыгы мөрәҗәгатендә булачагын әйтте.

"Рәсми аккаунтларда чыкмыйча бернинди мәгълүмат бирә алмыйм. Ике сәгать эчендә әзер булачак", диде ул.

Нурмиева әйтүенчә, барлык медицина кирәк-яраклары районда җитәрлек, каты авыручылар Казанга җибәрелә.

"Барысы да битлек, бармакчалардан йөриләр, оешмаларда дезинфекцияләр уздырыла. Олылар урамда сирәк күренә", дип кенә чикләнде ул.

Нурмиева әйткәнчә, район башлыгы Равил Хисаметдинов мөрәҗәгате 13 май кичкә таба Апас район хакимиятенең Instagram аккаунтында чыкты.

Хисаметдинов районда барлыгы 31 кешедә коронавирус очрагы теркәлүен әйтә. "Аларның сигезе Казан шәһәрендә, калган 23 өйдә дәвалана", диде ул. Район башлыгы сүзләренчә, хәлләр җиңел түгел.

Май бәйрәмнәрен бергәләп һәм республикадан читтә уздыру шушы хәлгә китерде

"Авыручыларның күпчелеге — берничә гаилә кешеләре. Гаиләдә бер кеше йоктырса, башкалар да чирли. Шулай ук бергә күңел ачучылар бар. Май бәйрәмнәрен бергәләп һәм республикадан читтә уздыру шушы хәлгә китерде. Әле районда тагын башка төбәк һәм шәһәрләрдән кайткан 300ләп кеше бар һәм алар ике атналык изоляция узарга тиеш. Әмма алар арасында бу тәртипне бозучылар да очрый", ди Апас районы башлыгы.

Апаста беренче авыручы турында мәгълүмат рәсми статистикада 4 май көнне чыкты. Азатлык чыганаклары сөйләвенчә, әлеге кеше май башында табибларга күренергә дип хастаханәгә килгән. Аңарда соңрак коронавирус ачыклана һәм ул дәваланырга Казанга озатыла.

Әлеге кешенең гаиләсе һәм аның белән аралашкан кешеләрдән, медицина хезмәткәрләреннән анализлар алына. Апас район хастаханәсе планлы рәвештә авыруларны кабул итүне туктаткан. Терапия бүлеге ябык.

Азатлык Апас районның баш табибы Алмаз Алиуллиннан вазгыятькә ачыклык кертүне сорады.

"Авыручылар Казандагы Республика клиника, 7нче санлы хастаханәдә һәм Республика инфекция хастаханәсендә дәвалана. Кайберләренең хәле яхшы, шуңа алар Апаста, өйләрендә дәвалана. Без аларны күзәтеп торабыз. Алар белән яшәүчеләрне дә контрольдә тотабыз. Мазок алына, анализлар ясала.

Безнең бөтен махсус саклану чаралары каралган бригадалар бар

Авырулар белән элемтәдә булганнарны да тикшерәбез. Кирәк булса, алар безгә шалтырата. Безнең бөтен махсус саклану чаралары каралган бригадалар бар. Алар мазок ала, температураны тикшерә. Ниндидер үзгәрешләр булса, шунда ук ярдәм күрсәтелә, кирәк икән, Казанга җибәрәбез", диде ул.

Алмаз әфәнде сүзләренчә, Казанда хастаханәдә ятучы апаслар арасында каты авыручылар юк, әмма бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белешергә киңәш итте.

"Без аларны Казанга озатабыз. Мөмкин булганча аларның хәлен сорашып торабыз. Үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылганнар арасында апаслар юк", диде ул.

Баш табиб бер көндә 20 кешедә коронавирус ачыклануны авыручы белән элемтәдә булган кешеләргә ясалган анализлар нәтиҗәсе дип саный.

"Апаста мазок алу җиһазлары бар. Беренче авыручы билгеләнгәч, аның белән элемтәдә булган кешеләрне барлау башланды. Менә хәзер шул кешеләрнең анализларын ачыклау шундый саннар күрсәтте. Алар каяндыр килгән кешеләр түгел, ә бер үк гаиләләрдә ачыкланган авыручылар. Бер гаиләдә 4-5 кеше яши, димәк аларның һәркайсы авырый дигән сүз. Алар барысы да контрольдә", диде ул.

Алиуллиннан медицина хезмәткәрләре хәлен дә сораштык. Азатлык чыганаклары медицина хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары арасында авыручылар барын әйтә. Баш табиб әйтүенчә, авыру йоктыручылар бар һәм алар рәсми саннарда да китерелә.

"Әлеге кешеләр карантинда. Чир кабыну турында сүз бармый. Алар белән элемтәдә булган башка хезмәткәрләрдән тестлар алынды. Авырганнары инде терелеп килә. Кайберләренең авырулары симптомнарсыз уза", диде ул.

Баш табиб сүзләренчә, медицина хезмәткәрләрендә барлык саклану чаралары җитәрлек.

Барлык хезмәткәрләрне дә сакларга тырышабыз, бу безгә мөһим

"Без максималь саклау каралган FFP2 респираторлары алдык. Аны ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләре дә куллана. Барлык хезмәткәрләрне дә сакларга тырышабыз, бу безгә мөһим. Чумага каршы киемнәр дә бар. Табиблар бригадасы шул киемнән, респираторлар киеп, саклану күзлекләрендә йөри. Дезинфекция ясау мөмкинлеге бар. "Nefis Косметикс" 300 меңлек гельллар, хлор булган җиһазлар алып бирде. Хастаханәдә үпкәне җилләтү җиһазы (ИВЛ) бар: аның икесе яңа, икесе иске, әмма куллана торган. Әлегә берсе дә аңа тоташтырылмаган", диде Алмаз Алиуллин.

Аның сүзләренчә, медицина хезмәткәрләре арасында бернинди коткыга бирелү күзәтелми.

"Шулай кинәт бер көндә 20 кеше булыр дип көтмәгән идек, әлбәттә. Әмма бу саннар кими барыр дип уйлыйм. Халык та куркынычны аңлый башлады. Элегрәк чир бездән ерак дип көлеп карый иде", диде Апас районы баш табибы Алмаз Алиуллин.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG