Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Башкортстанда 88, Татарстанда 61 яңа очрагы рәсми теркәлгән


Русиядә узган тәүлектә тагын 9974 кешедә коронавирус расланган

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 61 кешегә куелган. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Татарстанда коронавирус барлыгы 1980 кешедә расланган, 843 кеше савыккан, узган тәүлектә тагын 103 кешенең савыгуы әйтелә.

Узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада җиде кеше COVID-19 китереп чыгарган үпкә шешүеннән үлде.

Яңа очракларның барысында да вирус республиканың үзендә йоккан. 20 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйләрендә дәвалана.
61 очракның күпчелек өлеше Казанда (24) һәм Чаллыда (25).

Башкортстанда 1784 кешедә коронавирус расланган, бу сан узган тәүлектә 88 кешегә арткан. 518 кеше савыгып чыккан диелә. Эпидемия башыннан республикада COVID-19 вирусы 16 кешенең гомерен өзде.

Русиядә узган тәүлектә тагын 9974 кешедә коронавирус расланган, 93 кеше үлгән.

Яңа вирус йоктыру очраклары барлыгы 252 245 кешедә теркәлгән, 2305 кеше үлгән. 53 530 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 14 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 980 (+61) 890 (+150) 6 (+0)
Башкортстан 1 784 (+88) 518 (+52) 16 (+0)
Русия252 245 (+9 974) 53 530 (+5 527) 2 305 (+93)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG