Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте һава ширкәтләренә 23,4 миллиард сумлык ярдәм бүлде


Коронавирус эпидемиясеннән зыян күргән һава ширкәтләре хезмәт хаклары түләү, лизинг бурычларын кайтару өчен дәүләт ярдәме ала.

Русия һава ширкәтләренә Русия хөкүмәте 23,4 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирә. Бу ярдәм коронавирус китергән зыянны каплауга юнәлтелә.

Министрлар кабинеты карарына ярашлы , ярдәм акчасын һава ширкәтләре хезмәткәрләренә эш хакы түләүгә (60 проценттан да ким булмаган өлешен), лизинг бурычларын кайтару (30 проценттан арттырмыйча) һәм очкычларны җирдә тоту урыннары өчен түләүгә (10 проценттан да арттырмыйча), кайбер башка төр эшчәнлекләренә тота алалар.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 27 мартта Русиядән халыкара даими һәм чартер очышлар ябылды. Ил эчендәге очышлар саны да берничә мәртәбә азайды. Росавиация мәгълүматынча, апрельдә очышлар узган елның апреле белән чагыштырганда 92 процентка кимегән.

Дәүләт ярдәмен очышларны туктатмаган, шул ук вакытта пилотлар, борт озатучылары санын 10 проценттан да артык киметмәгән һава ширкәтләре алырга хокуклы дип язган иде Ведомости.

Мондый шарт куелса, “Победа” лоукостеры һәм тагын берничә һава ширкәте субсидияләр ала алмас дип фаразланды, чөнки алар очышларын туктатты. Ләкин ТАСС язганча, "Победа" ширкәте ярдәм алуга дәгъва итә алачак. Акчаларны бүлү нинди тәртиптә булачагы әлегә рәсми рәвештә игълан ителмәде.

XS
SM
MD
LG