Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов: "Миндә коронавирус булмады, диагноз махсус тагылды"


Хафиз Миргалимов

Татарстан депутаты Хафиз Миргалимов коронавируска өч тест та тискәре нәтиҗә бирде дип сөйләде. Ул үзенә коронавирус диагнозы махсус тагылды дип саный.

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзенә коронавирус тагырга тырышулары хакында белдерде. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында онлайн матбугат очрашуында әйтте. Ул үзендә коронавирус табылуы турында беренче тапкыр тәфсилләп сөйләде.

“21 апрельдә утырыш барышында миннән Роспотребзнадзор анализ алды. Депутатларны берешәр чакыртыр урынга барыбызны да бергә җыйдылар. Берсендә дә битлек юк иде. Миңа һаман да диагноз куймадылар. Җиңел коронавирус синдә диделәр. 22 апрельдә кичке тугызынчы яртыда миңа шалтратып, авыруымны әйттеләр. Кем кич белән шалтрата? Икенче көнгә сессия иде. Төне буе йокламадым. Сәламәтлек саклау министрына шалтраттым. Үз машинамда йогышлы чирләр хастаханәсенә киттем. Барлык анализларны алдылар. COVID-19 сорау астында дигән нәтиҗә ясадылар”, диде Миргалимов.

Матбугат очрашуы барышында Миргалимов хастаханәдән алган белешмә кәгазьләрен күрсәтте. Ул өч-дүрт тестның да тискәре нәтиҗә күрсәтүен әйтте. Шул ук вакытта Роспотребнадзор аңа “коронавирусның уртача авыр формасы” дигән диагноз куйган. Миргалимов үзенең авырмавын, симптомнар күзәтелмәвен, ә канында антитәнчекләр булмавын әйтте. Ул үзендә коронавирус булмады дип саный.

“Өч тест та тискәре булды. Мин апрель буе эшкә йөрдем. Авырган булсам, бөтен Дәүләт шурасы, хөкүмәт чирләргә тиеш иде. 3-4 районга чыктым. Бер район башлыгы да авырмый, Миргалимов кына чирли”, дип өстәде Миргалимов.

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе үзен яхшы хис итүен, соңгы 10 елда авырмавын әйтте. Коронавирусның табылуы 22 апрельдә Ленин һәйкәленә чәчәк салу белән бәйлеме дигән сорауга Миргалимов: “Тарих полиция җитәкчелегенә дә, хакимияткә дә үз бәясен бирер. Ничек пенсиядәге кешеләргә штраф салырга була? Аларга дәүләт берни бирмәде, ә ала белде”, дип сүзен кыска тотты.

“Кайда мантыйк? Бөтен Татарстан, Русиядә беренче секретарьнең сәламәтлеге турында сөйләшүләренә гаҗәпләндем. Минем шәхси мәгълүматларны, диагнозны халыкка чыгарып фикер алышырга кирәкми иде. Бу авыру минем янда каршы булучыларны, дусларны, эштән азат итүче “табибларны” күрсәтте. Мин ул иптәш белән эш итәрмен әле”, диде Миргалимов.

Татарстанның коронавирус сәбәпле кабул иткән ярдәм чараларын Хафиз Миргалимов җитәрлек дәрәҗәдә булмавын әйтте. “Татарстан ел саен федераль үзәккә 800-900 млрд сум акча күчерә. Республиканың мөмкинлекләре чикле. Без тәкъдим юлладык. Федераль үзәк һәр төбәк белән аерым эшләргә тиеш”, диде ул.

Быел сентябрьдә узарга тиешле Татарстан президенты сайлавын Миргалимов 12 декабрьгә яки киләсе елның мартына күчерергә тәкъдим итте.

23 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында Хафиз Миргалимовның коронавирус йоктыруы турында әйтте. "Безнең Хафиз кардәш тә йоктыручылар арасына керде", диде Миңнеханов утырышта коронавирус турында фикер алышканда.

Президент КПРФ депутатларына "үз лидерыгызны саклый алмадыгыз" дип тә әйтте.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG