Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 300 ИВЛ җиһазын файдалану туктатылган


Урал прибор төзү заводының “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазлары Башкортстанда вакытлыча кулланылмый. Бу җиһазлар Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә янгын чыгуга китергән дип санала. 

“24 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 300 данә “Авента-М” аппараты сатып алу хакында аукцион уздырылган иде. Ләкин Мәскәүдә һәм Петербурда янгыннар сәбәпле, кичә Росздравнадзор карары белән бу җиһазларны файдалану туктатылды”, дип сөйләде Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин министрлыкның 14 майда узган брифингы вакытында.

Министр сүзләренчә, хәзер бу җиһазларны куллануның ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуы тикшерелә. Шул ук вакытта Забелин республика җитәкчелегенең “Авента-М” ширкәте белән килешүне өзүгә нигез күрмәгәнен белдерде.

“Беренчедән, бездә башка төбәкләрнең килешүләрне өзүе турында мәгълүмат юк, икенчедән, бу җиһазлар гарантия белән сатыла, шулай булгач, килешүне киредән карап чыгу өчен нигез юк”, диде Забелин.

14 майга республика хастаханәләрендә коронавирустан барлыгы 580 авыру дәвалана, шулардан 31 кеше авыр хәлдә. Узган тәүлектә тагын 88 кеше COVID-19 йоктырган. 664 кеше өйдә килеш дәвалана. Эпидемия башыннан Башкортстанда 128 меңнән артык кеше коронавируска тикшерелгән. 524 кеше савыккан.

Чыгышында Забелин коронавирустан терелгән кешеләргә аерым мөрәҗәгать итте һәм аларны вирустан дәвалау өчен плазма тапшырырга өндәде. Плазма тапшыручыларга Башкортстан башлыгы түләүләр дә билгеләгән. Күләменә карап, 2500 сумнан алып 5000 сумга кадәр түләү каралган.

Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә ИВЛ аппаратларыннан янгын чыгып, кешеләр үлгәч, Татарстанда да “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазлары белән эшләүдән туктадылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара.

Рәсми саннар. 14 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 980 (+61) 890 (+150) 6 (+0)
Башкортстан 1 784 (+88) 518 (+52) 16 (+0)
Русия252 245 (+9 974) 53 530 (+5 527) 2 305 (+93)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG