Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның "Русия өчен биш адым" петициясе дәүләт сайтында 100 мең тавыш җыйган


Алексей Навальный
Алексей Навальный

“Русия иҗтимагый инициативасы” сайты шартларына ярашлы, 100 мең тавыш җыйган тәкъдимнәр федераль дәрәҗәдә экспертлар тарафыннан каралырга тиеш.

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның “Русия өчен биш адым” дип аталган тәкъдиме “Русия иҗтимагый инициативасы” (РОИ) порталында бер тәүлек эчендә 100 мең тавыш җыйган.

Портал кагыйдәләренә ярашлы, бу сандагы имза алган тәкъдимнәр федераль дәрәҗәдә тикшерелеп, аңа эксперт бәяләмәсе бирелергә тиеш.

Навальный “Русия өчен биш адым” кампаниясен 20 апрельдә башлап җибәрде. Петицияләр берьюлы берничә интернет-мәйданда дөнья күрде. Кампаниянең үз сайтында 470 мең тавыш җыелды, change.org (350 мең), ВКонтакте (650 мең) сайтларында да тавышлар тупланды.

“Русия өчен биш адым” инициативасы биш бүлектән тора. Навальный коронавирус таралудан зыян күргән ватандашларга һәм бизнеска дәүләттән 10,2 трлн сумлык ярдәм булырга тиеш дип белдерә. Аерым алганда, ул апрельдә һәр зур кешегә 20 мең сум, балага – 10 мең сум түләргә, май һәм июнь аенда һәркемгә 10ар мең түләргә тәкъдим итә. Моннан тыш, пандемия вакытында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү алуны туктатырга, урта һәм кече бизнеска ике триллион сум күләмендә кире кайтарылмый торган түләүләр бирергә, кече бизнеска бер ел дәвамында бөтен салымнарны алудан туктарга дигән тәкъдимнәр кертә.

14 майда “Русия өчен биш адым” тәкъдиме РОИ сайтында модерация узган. Җомгага каршы төндә Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) хезмәткәрләре РОИ сайты модераторларын петициягә имзалар санын киметүдә гаепләде.

Кремль Навальныйның “Русия өчен биш адым” тәкъдимен “популист һәм сай” дип бәяләгән иде.

Ләкин шул ук вакытта Русия президенты Владимир Путинның пандемиягә бәйле рәвештә халыкка ярдәм чаралары исемлегендә һәр балага 10 мең сум акча түләү дигән карар да бар. Шундый ук тәкъдим Навалъный инициативасында да әйтелгән.

XS
SM
MD
LG