Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Апас районында тагын 10 кешедә коронавирус расланган


Узган тәүлектә COVID-19 Башкортстанда тагын 90, Татарстанда 84 кешедә расланган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 84 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада эпидемия башыннан 2064 кешедә COVID-19 ачыкланган, шуларның яртысы диярлек (1006) авырудан савыккан. Хәзер 1052 кешедә авыру саклана, алар хастаханәләрдә һәм өйләрендә дәвалана. Татарстанда коронавирустан җиде кеше үлгәне хәбәр ителгән иде, яңа үлемнәр турында әйтелми.

Соңгы тәүлектә диагнозы расланган авырулардан 28 кеше хастаханәгә салынган, калган 56 кеше өйләрендә дәвалана, авыру аларда җиңелчә уза яки аның билгеләре күзәтелми дип хәбәр итә Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

84 яңа очракның 10сы Апаста ачыкланган. 13 майда Апас районында 20 кешедә COVID-19 раслануы билгеле булган иде. Татарстан оператив штабы болар “бер-берсенә бәйләнмәгән очраклар” дип белдерде. Апаста коронавируслы авырулар саны 40ка җитте.

Калган очраклар күбесенчә Казанда (51) һәм Чаллыда (8).

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 90 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән. Барлыгы 1874 очрак, шуларның 1334 очрагында авыру актив фазада, 524 кеше терелеп чыккан. 16 кеше коронавирустан үлгән, соңгы тәүлектә үлемнәр булуы хәбәр ителми.

Соңгы тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар саны 10 598 кешегә арткан, 113 кеше үлгән. 15 майга Русиядә 262 843 кешедә COVID-19 расланган, 2418 кеше үлгән. 58 226 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 15 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 064 (+84) 1006 (+116) 6 (+0)
Башкортстан 1 874 (+90) 524 (+6) 16 (+0)
Русия262 843 (+10 598) 58 226 (+4 696) 2 418 (+113)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG