Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган галим, гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат


Җәмил Зәйнуллин
Җәмил Зәйнуллин

Галимнең үлеме хакында Казан университеты хәбәр итте. Аңа 73 яшь иде.

Казанда күренекле галим, гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Зәйнуллин вафат булган. Бу хәбәрне Азатлыкка Казан федераль университетының матбугат хезмәте раслады. Тулырак мәгълүмат университет сайтына соңрак урнаштырылачак диделәр.

Галимгә 73 яшь иде. Тумышы белән Җәмил Зәйнуллин Чирмешән районы Иске Кади авылыннан. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлаган. 1988 елда кандидатлык диссертациясе яклый, 1999 елда фән докторы була.

Күп еллар дәвамында Җәмил Зәйнуллин Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында көнчыгыш телләр кафедрасын җитәкли. Ул шулай ук КФУда Көнчыгышны өйрәнү институтына нигез салучыларның берсе, аның беренче мөдире дә була.

XS
SM
MD
LG