“Яблоко” фиркасенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин гаскәргә чакыруларга һәм гаскәрдә кеше хокуклары бозылуга каршы ялгыз пикетка чыкты. Урам чарасын ул 15 май – Хәрби хезмәттән аңлы рәвештә баш тартучылар көне белән бәйләгән.
Пикетлар Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатлары бинасы янында узды.
Руслан Зиннәтуллин Idel.Реалиигә сөйләгәнчә, бүген Русия гаскәрендә хәрби хезмәткә килүчеләр аларның кешелеген кимсетүче мөнәсәбәткә дучар ителә. Пикетчы шулай ук “Яблоко” фиркасенең хосусый хәрби оешмаларга каршы булуын, гаскәргә ихтыярый килү һәм гаскәрдә газаплаулар булган очракта, аларны мотлак тикшерү тиешлеген Конституциягә язып куюны яклап чыгуын әйткән.
Руслан Зиннәтуллин Русия гаскәрендә җәберләүләргә мисал итеп Рамил Шәмсетдиновның сигез хезмәттәшен атып үтерү очрагын китергән. Шулай ук ул Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) хезмәткәре Руслан Шаветдиновның ерак төбәккә, авыр табигать шартларында хезмәт итүгә мәҗбүриләп алып кителгәнен искәрткән.
“Руслан Шаветдинов очрагында күрәбез – Русия хакимияте хәрби хезмәткә мәҗбүри чакыруны җәзалау чарасы итеп куллана, алар солдатларга нинди шартларда хезмәт итәргә туры киләчәген бик яхшы аңлый. Димәк, дәүләт, яшереп тә тормыйча, гаскәрдә хезмәт итү репрессияләрнең бер төре икәнен күрсәтеп бирә” ди Зиннәтуллин.
Ул пикетта “Гаскәргә чакыру коллыгы бетерелсен! Гаскәр ихтыяри һәм һөнәри булырга тиеш”, “Юнармия һәм хәрби җыеннар – балаларның хокукларын бозу” дигән язулар тотып торды.