Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктырган 84 кеше рәсми теркәлгән. Бу хакта республиканың оператив штабы хәбәр итә. Аларның 18е хастаханәләрдә, 66сы өйләрендә дәвалана. Иң күп очрак Казанда расланган - 60 кеше.
17 майга Татарстанда барлыгы 2 232 кеше йоктырган, 1 173 кеше терелгән, җиде кеше үлгән.
Башкортстанда соңгы тәүлектә 98 кешедә коронавирус рәсми расланган. Республикада вирусны барлыгы 2 061 кеше йоктырган, 599 кеше терелгән, 17 кеше үлгән.
Русиядә икенче көн рәттән коронавирус йоктыручыларның саны 10 меңнән артмый. Соңгы тәүлектә 9 709 кешедә COVID-19 рәсми теркәлгән. Мәскәүдә - 3 855 кешедә. Узган тәүлектә 94 кеше үлгән.
Илдә вирус йоктыручылар саны 281 меңнән артып китте. Бу сан белән Русия дөньяда икенче урында. Барлыгы 2 631 кеше үлгән. Рәсми саннарга караганда, эпидемия башланганнан бирле илдә 67 меңнән артык кеше терелгән.
Рәсми саннар. 17 май 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Татарстан | 2 232 (+84) | 1 173 (+65) | 7 (+0) |
Башкортстан | 2 061 (+98) | 599 (+19) | 17 (+0) |
Русия | 281 752 (+9 709) | 67 373 (+4 207) | 2 631 (+94) |