Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиянең коронавирус пандемиясе сәбәпләрен ачыклау тәкъдимен 120 ил яклап чыккан


Австралия хөкүмәте башлыгы кемнедер гаепләү максаты юк дип белдерә. Кытай һәм АКШ бу тәкъдимгә кушылмаган.

Австралиянең COVID-19 пандемиясе сәбәпләрен ачыклау өчен бәйсез тикшерү уздыру кирәклеге турында тәкъдимен дөньяның 120 иле хуплаган дип яза The Guardian.

Африкадан илле дүрт ил, Европа берлеге илләре, Русия, Бөекбритания, Канада, Бразилия, Көньяк Корея, Мексика, Төркия, Яңа Зеландия мондый тикшерү кирәк дип саный. Кытай һәм АКШ әлеге тәкъдимгә кушылмаган.

Австралия җитәкчелеге тикшерү бәйсез һәм беркемнең мәнфәгатенә дә хезмәт итми торган булырга тиеш дип белдерә.

Илнең премьер-министры Скотт Моррисон сүзләренчә, коронавирус килеп чыгуда кемне дә булса гаепләү максаты куелмый, ул пандемиянең ни сәбәпле булганын ачыклап, мондый хәлгә алга таба юл куймау максатыннан башкарылырга тиеш.
Австралия тәкъдиме 18 майда узачак Дөнья сәламәтлек саклау берлеге утырышында каралыр дип көтелә.

Май башында Associated Press АКШ күзләү хезмәте хисабына таянып, Кытай коронавирус турында мәгълүматны дөнья җәмәгатьчелегеннән яшергән дип язып чыкты.

13 майда АКШ сенатына коронавирус сәбәпле Кытайга карата чикләүләр турында канун өлгесе кертелде.

Яңа коронавирус декабрь ахырында Кытайның Хүбәй төбәге Үһән шәһәрендә кинәт таралып китте. Март-апрель айларында вирус дөньяның күпчелек илләренә үтеп керде. Хәзер дөньяда COVID-19 белән 4,6 миллион кеше зарарланган. Авыручылар саны ягыннан беренче урыннарда – АКШ (1,47 млн), Русия (290 мең), Британия (241,5 мең) һәм Бразилия (233,5 мең кеше).

Рәсми саннар. 18 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 312 (+80) 1 195 (+22) 7 (+0)
Башкортстан 2 155 (+94) 651 (+52) 17 (+0)
Русия290 678 (+8 926) 70 209 (+2 722) 2 722 (+91)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG