Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы эшендә җитешсезлекләрне бетерүгә 30 көн бирде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дөнья сәламәтлек саклау оешмасын үз эшендә реформалар уздыруга чакыра.

АКШ президенты Дональд Трамп Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ДСО) җитәкчесе Тедрос Адханом Гебрейесуска оешманы финанслау дәвам итү шартларын хәбәр иткән. Трамп сүзләренчә, ДСО үзенең эш рәвешен үзгәртергә тиеш. Әгәр 30 көн эчендә бу шартны үтәүгә йөз тоту күренмәсә, АКШ оешманы финанслаудан бөтенләй баш тартачак.

Трамп шулай ук АКШ ДСОдан чыгарга мөмкин дигән. “Безнең бушка уздырырлык вакытыбыз юк” дигән ул хатында.

АКШ президенты оешманы коронавирус турында Кытайдан килгән хәбәрләргә җитәрлек игътибар бирмәүдә гаепли. Аның сүзләренчә, кайбер чыганаклардан Кытай хакимияте биргән саннар белән туры килмәгән мәгълүмат алынса да, ДСО аларны мөстәкыйль рәвештә тикшерә алмаган.

“30 гыйнварда иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәл игълан итүеннән соң да ДСО Кытайны тиешле вакытта халыкара экспертларны кертергә күндерә алмады” ди Трамп.

Элегрәк АКШ президенты ДСОны Кытайның “җепкә тагылган курчагы” дип атаган иде. Ул ДСОга акчалата ярдәмне киметү яисә бөтенләй туктату мөмкинлеге каралачагын белдерде. Трамп сүзләренчә, Вашингтон ел саен Дөнья сәламәтлек оешмасына 450 миллион доллар тирәсе акча кертеп бара. Бу бөтен илләр арасында иң зур ярдәм.

Дүшәмбедән Женевада Дөнья сәламәтлек саклау берлегенең 73нче утырышы ачылды. Ул COVID-19 пандемиясенә каршы көрәш юлларын эзләүгә багышлана. Ләкин шул ук вакытта Кытай һәм АКШ арасында мәгълүмати каршылык кыза, башка илләр дә бөтен дөньяны каплап алган зәхмәтнең сәбәпләрен ачыкларга теләвен белдерә. Илләр вирусның ничек килеп чыкканнын һәм нидән таралганын ачыклау өчен бәйсез тикшерү уздыруны хуплый. Австралия хөкүмәтенең бу турыдагы тәкъдименә тагын 120 ил кушылды. АКШ һәм Кытай төрле сәбәпләр белән моңа каршы чыкты.

Дөнья сәламәтлек саклау берлеге утырышында Кытайның дәүләт советы җитәкчесе Си Цзиньпин чыгыш ясап, Кытай вирус турында дөньяга дөрес мәгълүмат биреп барды дип белдерде. Ул пандемия дөньяда тулысынча контрольгә алынганчы бернинди дә тикшерүләр уздырмаска чакырды. Си Цзиньпин пандемиядән иң нык зыян күргән илләргә Кытай ике ел дәвамында 2 миллиард доллар ярдәм җибәрәчәген дә әйтте.

Май башында Associated Press АКШ күзләү хезмәте хисабына таянып, Кытай коронавирус турында мәгълүматны дөнья җәмәгатьчелегеннән яшергән дип язып чыкты.

13 майда АКШ сенатына коронавирус сәбәпле Кытайга карата чикләүләр турында канун өлгесе кертелде.

XS
SM
MD
LG