Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы чүп яндыру корылмасына Германия экспертлары уңай бәя биргән


Мәскәүдә чүп яндыру корылмасы
Мәскәүдә чүп яндыру корылмасы

Экология министры завод төзелешенә каршы чыгучыларның дәлилләре нигезсез булуда гаепләде

Татарстанның Яшел Үзән районында төзеләчәк чүп яндыру заводына халыкара экспертлар уңай бәя биргән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Экспертларны Германиядән сайлаганнар. Моны министр бу илдә 83 чүп яндыру заводы эшләве белән аңлатты. Шадриковның Германиягә эш сәфәре вакытында Бавария хөкүмәте АТАВ берлеге эшче төркеменә мөрәҗәгать итүне сораган, алар үз чиратында ике бәйсез ширкәтне тәкъдим иткән. Татарстан вәкилләре Muller-BBM һәм LGA ширкәтләренә туктала. Экология министры экспертиза нәтиҗәләреннән өзекләр укып күрсәтте.

“LGA экспертизасында: “Технология сакланган, дөрес итеп төзелгән һәм файдаланган очракта Европа берлеге директивасы таләпләре саклана. Заводның төзелеше һәм файдалануга тапшырылуы рөхсәт ителә”. Muller-BBM: “Беренче нәтиҗәләр шуны күрсәтә: беренчедән, завод Русиянең әйләнә-тирәсе стандартларын бозмый. Икенчедән, әйләнә-тирәгә зыянлы матдәләр чыгаруга сәбәп була алмый. Өченчедән, җәмгыятькә һәм якын-тирәдә яшәүчеләргә зыян китерә алмый һәм уйңасызлыклар тудырмый”. Мин экспертизада язылган сүзләрне укыдым”, диде Шадриков.

LGA ширкәте елына 60, Muller-BBM – 1000 экспертиза ясый. Экспертлар чүп яндыру корылмасының өстәмә зыянлы матдәләрне бик аз күләмдә чыгаруын һәм мич торбасының җирдән 98 метр биеклектә урнашуын да язган.

“Президент кушуы белән якынча экспертиза эшләнде. Әлеге экспертлар бәйсез дип санала. Алар Яшел Үзән районында завод төзергә уңай бәя бирә”, ди Александр Шадриков.

Чүп яндыру заводына каршы булучыларны экология министры “булмаганны уйлап чыгаручылар” дип атады. Ул активистлар белән очрашырга әзер булуын белдерде. Русия заводларының Европага караганда күбрәк зыянлы матдәләр чыгарачагын кире какты.

“ГРИНПИС чүп яндыру заводы аркасында Татарстанда эшкәртелми торган пластиклар җитештерү артачак дип белдерә”, дигән сорауга Шадриков болай диде:

“Алар нәрсә нигезендә шулай дип әйткән? ГРИНПИСның үзәк офисы кайда урнашканын беләбез. Ни өчен алайса Европа илләрендә шундый заводлар төзелә? Шулай ук очрашып сөйләшергә әзермен”, диде Шадриков.

Русия фәннәр академиясенең заводка каршы чыгуын Шадриков бу бер кешенең фикере дип белдерде. Ә заводны төзүче инвестор РТ-инвест корылма документациясен күрсәтергә әзер булуын әйтте.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә төзеләчәк чүп яндыру заводы чуен рәшәткә нигезендә эшләячәк. Калдыкларны яндыру температурасы 1200 градус булачак. Заводның күләме 550 мең тоннга җитә, 55 мегаватт электр энергиясен алып булачак. Чүп яндыру корылмасына башка төбәкләрдән калдыклар китерелмәячәк дип белдерде Шадриков.

2022 елга кадәр Мәскәү янында дүрт, Казан янында бер чүп яндыру корылмасы төзелергә тиеш. Бу проектлар “Ростех”ның иярчен ширкәте – “РТ-Инвест” тарафыннан тормышка ашырыла. Татарстанда бу уңайдан берничә ел дәвамында протестлар бара.

XS
SM
MD
LG