Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көндә уздырырга ниятләнә


Борис Немцов маршында, Мәскәү, 2019 елның 29 феврале
Борис Немцов маршында, Мәскәү, 2019 елның 29 феврале

Җиңү парады карантиннан арыган халыкка “бәйрәм рухы” кертергә мөмкин. Тавыш бирү ял көне ителгәнгә, парадны карау да җиңелрәк булачак диелә.

Русия президенты идарәсендә Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирүне һәм Җиңү парадын бер көндә уздыру ихтималы карала. Ул 24 июнь булырга мөмкин дип яза РБК Кремльгә якын чыганакларына таянып.

24 июнь көнне 1945 елда Җиңү парады узган. Бәйрәмнең кайсы көнне уздырыласы илдә эпидемиология хәленең торышына бәйле булачак.

Җиңү парадын июньдә үткәрү озак карантин чараларыннан арыган халык өчен рухландыру ысулы булырга мөмкин. Парадны Конституциягә тавыш бирү белән бер көндә ясау шунысы белән дә уңайлы: бу очракта 24 июнь, чәршәмбе көн ял көне дип игълан ителәчәк. 24 июньдә парад кына узса, бу гадәти көн булачак, халыкта бәйрәм тойгысы тумас, бөтенесенең дә парадны карарга мөмкинлеге дә булмас дигән Кремльгә якын чыганак.

24 июнь турында карар ахыргача кабул ителмәгән, Конституциягә тавыш бирүне июль башындагы көннәрдә, ә Җиңү парадын 3 сентябрьдә уздыру ихтималы да карала диелә.

Парад 24 июньдә узса, эпидемиология хәле аркасында чит илләрдән югары вазифалы кунакларның бер өлеше килмәскә дә мөмкин, ләкин 3 сентябрьгә билгеләнсә дә Япониядән кунаклар һәм Токио белән араларын бозарга теләмәгән башка чит ил җитәкчеләре шулай ук Мәскәүгә килүдән баш тартырга мөмкин.

Аннан алда Русия думасы Икенче дөнья сугышы тәмамлану көнен 2 сентябрьдән 3 сентябрьгә күчерү турында канун кабул иткән иде. Бу көн Япониянең җиңелү көне булып тора. Бөтен дөньяда Икенче дөнья сугышы тәмамлануны 2 сентябрьдә билгеләп үтәләр.

Элегрәк Япония премьер-министры Синдзо Абэ Җиңү парады 3 сентябрьдә узса Мәскәүгә килмәячәген белдергән иде.

13 апрельдә Русия думасы сайлауларда һәм референдумнарда почта аша яки дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге турында канун кабул итте. Бу 8 сентябрь – бердәм сайлау көненә илдә эпидемиология хәле авыр булган очракта сайлауларны уздыру өчен кирәк дип аңлатылды. Шул ук вакытта бу канун Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү очрагына кагылмый диелде.

XS
SM
MD
LG