Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 300 меңнән артты


Узган тәүлектә Башкортстанда 88, Татарстанда 75 кешедә COVID-19 расланган. Башкортстанда бер кешенең үлеме хәбәр ителә.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 75 кешедә коронавирус рәсмән расланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Татарстанда хәзер 1015 кеше коронавирустан дәвалана. Узган тәүлектә 151 кешенең савыгуы расланган. Республикада барлыгы 2475 кешегә коронавирус йоккан, шулардан 1452 кеше савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Алдагы көннәрдә республикада коронавирустан сигез кеше үлгән иде.

Узган тәүлектә ачыкланган очраклардан 27 кеше хастаханәгә салынган, 48 кеше җиңелчә авырый һәм өйләрендә дәвалана.

Яңа очракларның 63е Казанда. Апас районында тагын биш кешедә COVID-19 расланган. 15 майга бу районда 40 кешенең коронавирус йоктырганы билгеле булган иде.

Башкортстанда узган тәүлектә 88 кешедә COVID-19 расланган. Республикада яңа вирус барлыгы 2335 кешедә рәсман теркәлгән, шулардан 714 кеше савыккан. Соңгы тәүлектә тагын бер кешенең үлеме турында әйтелә. Эпидемия башыннан бирле республикада 18 кеше коронавирустан үлгән.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны 8764 кешегә арткан, 135 кеше үлгән. Барлыгы 308 705 кеше коронавирус йоктырган, 2972 кеше үлгән, 85 392 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 20 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 475 (+75) 1 452 (+151) 8 (+0)
Башкортстан 2 335 (+88) 714 (+45) 18 (+1)
Русия308 705 (+8 764) 85 392 (+9 262) 2 972 (+135)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG