Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы: коронавирус сәбәпле 60 млн кеше фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин


БМО исәпләвенчә, 2020 елның икенче чирегендә дөньяда 195 млн кеше эшен югалтачак.

Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган икътисади кризис аркасында бөтен дөнья күләмендә 60 мле кеше “соң чиктәге фәкыйрьлек” хәленә төшәргә мөмкин. Бу турыда Дөнья банкы җитәкчесе Дэвид Малпас белдергән, аның белдерүе оешманың сайтында дөнья күргән.

“Безнең бәяләү нигезендә, 60 миллионга кадәр кеше соң чиктәге фәкыйрьлек шартларында яшәргә мәҗбүр булачак, бу безнең соңгы өч елда фәкыйрьлеккә каршы көрәштә ирешкән алга китешне юкка чыгара”, дигән Мэлпас.

Дөнья банкы билгеләмәсенә ярашлы, көнлек кереме 1,9 доллар һәм аннан кимрәк булган кешеләр “соң чиктәге фәкыйрьлек” хәлендә яши дип санала.

Моннан тыш, оешма 2020 елда дөнья икътисады минус 5 процентка кадәр рецессия кичерер дип фаразлый.

Мэлпас сүзләренә караганда, Дөнья банкы пандемия белән көрәшкә 100 дәүләткә ярдәм күрсәткән, бу илләрдә планета халкының 70 проценты яши. Киләсе 15 айда банк дөнья илләренә пандемия зыянын капларга ярдәм итү максатыннан тагын 160 миллиард бүлеп бирергә ниятли.

Bloomberg фаразлавынча, коронавирус аркасында дөнья иктисады киләсе ике елда 5,5 триллион доллар югалтачак. БМО экспертлары 2020 елның икенче кварталында дөньяда барлыгы 195 миллион кеше эшсез калачак дип саный.

30 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшсезләр саны артуын әйтте. “Ел башыннан эшсезләр 2,5 тапкырга артты. Бүген аларның саны 28 меңгә җитте. Җитештерүчеләрнең өчтән бере ел азагына кадәр үз хезмәткәрләрен кыскартырга мөмкин”, диде ул.

Аннан алда Русия хезмәт министрлыгы илдә эшсезләр саны 6 миллионга кадәр җитәргә мөмкин дип фаразлады.

XS
SM
MD
LG