Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче тапкыр ураза тоту: булдыра алмам кебек иде


24 май мөселманнар ураза гаетен бәйрәм итә. Пандемия сәбәпле быел ураза башкарак шартларда узды. Мәчетләрдә тәрәвих намазлары, җыелып авыз ачулар булмады. Азатлык беренче тапкыр ураза тоткан өч ханым белән сөйләште.

Казанда яшәүче 27 яшьлек Гүзәлия Минхәйдарова ике малай үстерә, хәзерге вакытта декрет ялында. Гүзәлия сөйләгәнчә, аның ураза тоту теләге узган елда да булган, әмма ул вакытта беренче малаен беренче сыйныфка әзерләү эшләре белән мәшгуль булып тота алмаган.

— Быел ничектер ниятем көчлерәк булдымы, узган ел тоту теләге булып тота алмаганга күрә күңелдә калмасын дипме, быел тотарга булдым. Иң беренче көнне, дөресен генә әйткәндә, көн уртасында бик нык су эчәсе килде. Ләкин түздем, һәм өйдәге эшләр белән шөгыльләнеп кимеде ул теләк.

"Уразада рухи яктан җиңеллек сиздем"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Ураза тотучы суның тәмен белә диләр. Гүзәлия дә ураза тота башлаганнан соң шул фикергә килгән. Беренче көннәрдә ризыкка карап кызыгып йөрергә дә туры килде ди ул:

— Ирем дә минем белән бергә берничә көн ураза тотты. Әмма эшкә һәр көн йөргәч, берничә көн генә тота алды. Аңлап була, һәр көнне эштә арып, ураза тотуы авыррактыр. Ирем эштән кайтып аны ашатканда, берәр ризыкка күзем төшеп, ифтар вакытына кадәр шул ризык турында уйлап йөргән чаклар да булды.

Диетология белгечләре, табиблар арасында ураза тоту организмга файдага, эчке әгъзаларны ял иттерә дип әйтүчеләр бар. Гүзәлия исә организмда әллә нинди үзгәрешләр, җиңеллек сизмәгән, күбрәк рухи яктан үзгәрешләр сизгән:

Рухи яктан җиңеллек сиздем, әбием өйрәткән догаларны искә төшердем

— Уразага кадәр ничек 56 килограмм идем, шулай 56 булып калдым. Организмда әллә ни үзгәрешләр, җиңеллек сизмәдем. Әгәр ниндидер анализлар тапшырып карасаң, бәлки үзгәрешләр күреп булыр иде, әмма мин уразаның бу ягы белән алай тирәнтен кызыксынмадым. Күбрәк рухи яктан җиңеллек сиздем. Мәсәлән, кайчандыр әбием өйрәткән догаларны искә төшердем, һәр гамәлемне "бисмилладан" башладым. Минемчә, бу нәрсәләрне дә үзгәреш дип атап була, чөнки гадәти көннәрдә эштән кайтып, ашап, өй эшләрен башкарып, йокларга ятасың да "Аллаһка шөкер, үз караватыма яттым, көнем уңышлы булды", дип шөкер итмичә йокыга китәсең. Ә бу айда һәрнәрсә өчен шөкер итеп яшәргә тырыштым. Рухи яктан үсеш алырга, дини өлкәдә сораулар туган саен, җавап табарга тырышып, яңа мәгълүмат туплап бардым һәм бу җиңел итеп бирелде. Хәзер инде Рамазан ае үткәч тә, бу туплаган мәгълүматны югалтмаска тырышырга кирәк.

Гүзәлия балачактан ук ислам дине нигезләрен өйрәнергә тырышып яшәгән. Җәй көне авылга әбисе янына кайтып, дин кагыйдәләрен үтәп баручы, сыйныфташ кызларыннан ислам нигезләрен өйрәнгән. Хәзер үз балаларына да азмы-күпме өйрәтәсе килә, ди. Ләкин әлегә бу эш бик җиңел бирелми, ди Гүзәлия:

Гүзәлия Минхәйдарова
Гүзәлия Минхәйдарова

— Минем әбием бик тә дини кеше иде. Соңгы сулышына кадәр дисбесен кулдан төшермәде. Балачактан безгә исламның мөһимлеген, ураза тоту, дога кылуның әһәмиятен күңелебезгә сеңдереп барды. Ураза тоту — безнең бурычыбыз. Намаз укымаган өчен аерым җавап тотачакбыз, калдырган уразаларыбыз өчен аерым җавап бирергә туры киләчәк. Әбием безгә шуларны өйрәтеп, күңелдә калырлык итеп аңлата белгән. Мин менә үз балаларыма моны аңлата алмыйм, әбием кебек үтемле итеп аңлату авыр. Шулай ураза тотып, Рамазан аенда догалар кылып вакытны уздырганны күреп, бәлки минем балаларыма да әкренләп моның әһәмияте аңлашыла башлар.

Рамазан ае тәмамлану белән мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. Мөселманнар өчен бу көн иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе санала, бигрәк тә ураза тотучылар өчен. Беренче мәртәбә ураза тоткан Гүзәлия дә быел шушы бәйрәмне аеруча зарыгып көткәнен әйтә:

— Әбием "Ураза бәйрәмендә яңа пар оекбаш булса да киегез", дип берәр яңа әйбер кияргә куша иде. Рамазан аенда кеше рухи яктан чистарына бит, шуңа күрә чистарынгач, яңа кием киеп, яңа тормышка аяк баскан кебек була. Шул истә калган. Ураза гаетен олы бәйрәм итеп каршылый идек электән үк. Шәхсән үзем өчен быелгы ураза гаете икеләтә кадерле, чөнки көттерде һәм үзенә тартып торды кебек. Күбәләк утка таба ашкына бит, мин дә бүген шул күбәләк хәләтендә.

* * *

Казандагы оешмаларның берсендә җитәкче булып эшләүче 61 яшьлек Рәфыйга Әхмәтҗанова озак еллар дәвамында ураза тоту турында хыялланган, әмма аны пенсиягә чыккач кына тормышка ашыра алган.

— Рәфыйга ханым, ураза сезнең өчен нәрсә ул?

— Балачакта әби-бабайдан, әнидән, якыннардан күргән барлык йолалар күңелгә сеңеп калган. Ураза да беренче чиратта эчке халәттер. Аллаһка рәхмәтле булу, бернәрсә дә тиктән генә килеп чыкмаганны аңлыйсың бит. Шуңа Аллаһка бурчыларны кайтару кирәк.

Ураза — үзеңне сынап карау, түземлекне сынап карау

Ураза — үзеңне сынап карау, түземлекне сынап карау. Минем өчен болар барысы да яңа. Хәтта шулай җиңел булыр дип уйламаган идем. Бик гаҗәп. Мин инде үземне шулкадәр ашамчак кеше дип әйтә алмыйм, әмма барыбер гадәттә ашау вакыты җиткәч, мисал өчен төшке аш вакытында, ашыйсы килә иде. Рамазан аенда бөтенләй башкача. Гаҗәп бит.

— Сез беренче тапкыр ураза тоттыгызмы яки элек берничә көн тотканыгыз булдымы?

— Әйе беренче тапкыр тоттым. Пенсиягә чыктым һәм шуңа тотып карарга кирәктер дип уйладым. Теләк һәрвакыт булды, әмма кайбер сәбәпләр аркасында килеп чыкмый иде. Мигрень белән җавафаланам, шуңа эшләгәндә дару эчәргә туры килә иде. Шундый режим булды.

Мине һәрвакыт Рамазан аенда төрле ашларга чакыралар иде. Ураза тотмаган килеш бару бик уңайсыз булды. Шул чараларга чакырган көннәрне булса да тотарга тырышып карасам да килеп чыкмады, һәрвакыт күпмедер вакыттан соң авызны ачарга туры килә иде. Ә быел мин бит ял итәм, аннары һава торышы да бик яхшы тора, ягъни кызу түгел. Әлбәттә иң мөһиме инде теләк.

Быел өч көн тотачакмын дип уйладым. Әмма азагына җиткәне сизелми дә калды. Бик шатмын. Эчемдәге шатлыгымны аңлатып бетерерлек түгел.

— Эшләгән кешегә ураза тоту авыррак дип саныйсызмы?

— Эш урыннары төрле була бит. Физик эш эшләүчеләргә ураза тоту тәэсир итәдер, эмоцияләр белән бәйле эш булса да ураза тотуы авыр. Әгәр кеше һәрвакыт ниндидер җитди карарлар кабул итә, кешеләр белән сөйләшүләр алып бара, аннан һәркем нидер таләп итә икән бу инде эмоциональ хәлгә һәм сәламәтлеккә тәэсир итә. Син үзеңә-үзең хуҗа түгел андый вакытта.

— Уразаны ризыктан тыелып тору дип кенә санаучылар да бар. Бераз ябыгырмын дип әйтүчеләр дә очрый.

Мин ураза тотуны ниндидер каһарманлык дип санамыйм

— Әйе, андыйлар да бар. Бу бигрәк тә яшьләргә кагыладыр инде. Минем өчен беркайчан да ризык культ булмады. Мин Аллаһ алдындагы бурычымны үтим дип кенә саныйм. Рухи яктан чистарынып рәхәт булып китә. Бүген дә ураза тота алдым дип шатланам, шулай көн артыннан көн узды. Мин аны ниндидер каһарманлык дип тә санамыйм. Ураза тотуымны да бик якын кешеләрем генә белә. Бу минем шәхси эшем, минем фәлсәфәм.

— Ураза тотуда иң авыры нәрсә булды?

— Төрле этапта төрлечә булды. Башта ничек сәхәргә йоклап калмаска икән дип борчылдым, әллә йокламыйча гына сәхәрне көтәргәме һәм аннары йокларгамы дигән уйлар да булды. Йокы белән сораулар туды. Чөнки төнге сәгать икеләр тирәсе сәхәр ашарга кирәк, ул бит инде төн, нәкъ тәмләп йоклый торган вакыт. Иртән эшкә барасы булмаганга гына бик авыр кабул итмәдем. Әмма хуҗалык эшләре дә бар бит әле. Дачага йөрисең. Шулай ук эчәсе килмәсен дип тә борчылдым. Башым авырткан чаклар да булды.

Кайбер көнне тагын авыз ачарга бер сәгать калды, ярты сәгать калды, биш минут калды дип санап утырган вакытларым да булды. Бу ашыйсы килүдән түгел, ә баш авыртудан даруны тизрәк эчәр өчен. Шуңа барысы да шома гына барды дип әйтә алмыйм. Әмма каты зарланырлык та булмады. Киресенчә, болай тиз узып китәр дип көтмәгән идем.

— Кайбер кешеләр ураза тотканда көч бетмәсен өчен витаминлы ризыклар ашарга тырыша, хәтта ураза башланганчы ук хәстәрен күреп төрле җимешләр алып куючылар да бар. Сез сәхәр-ифтарга нәрсә ашауны алдан хәл итә идегезме яки башка көннәрдәгечә уздымы?

— Күңелем теләгән әйберне әзерләдем. Төрлелек булдырырга тырыштым. Кипкән җимешләргә өстенлек бирдем. Хөрмә белән йөземне күпләп ашадым. Калганында аерма юк. Бернинди өстәл тутырып ризык әзерләү дә булмады. Бер тапкыр бик якын туганнар берничә кешене генә кунакка чакырды, ул вакытта инде камыр ризыклары ашалды. Кунакта шулай бит.

— Рамазан аеның азагын ничек күз алдыгызга китердегез?

— Мин бит иң күбе өч көн тота алырмын дип уйладым. Ахыргы көннәрен бөтенләй уйламадым. Аннары янымдагы кешеләр арасында ураза тотучылар күп бит, алар һәрдаим күз алдымда. Күпмедер вакытка ябыгырга мөмкиннәр, шуның белән шул. Организм ураза тотудан файда гына аладыр дип саныйм. Бу минем өчен күңел теләгән, әмма булдыра алмый торган әйбер кебек иде. Шуңа бик канәгать калдым.

* * *

Казаннан 32 яшьлек Рамилә Фәхрисламова бала имезүгә карамастан, быел беренче тапкыр башыннан ахырына кадәр ураза тоткан.

Рамилә Фәхрисламова
Рамилә Фәхрисламова

— Ураза — минем өчен Аллаһ алдында рухи чистарыну. Элек тота алмый идем, чөнки эшләдем, узган ел йөкле идем. Менә хәзер уңай мөмкинлек туды: бала белән өйдә утырам. Эшләгәндә тотуы авыр булыр дип уйладым. Бала имезгәндә ураза тоту мәҗбүри булмауны аңлыйм, әмма барыбер тотарга карар кылдым.

— Авыр булмадымы?

— Беренче көнне авыр булды, чөнки хәлсезлек барлыкка килде. Калган көннәрне мин үземне бик яхшы хис иттем. Көч һәм энергия ташып торды. Баланы да имездем. Әмма кызу көннәрдә эчәсе килде инде. Сусыз авыррак. Калганы әйбәт барды. Ашыйсы килмәде.

— Сәхәрдә, авыз ачканда нинди ризыкларга өстенлек бирдегез?

— Cу күп эчтем. Сәхәр һәм авыз ачканнан соң кимендә өч литр эчә идем. Кипкән җимешләрдән күрәгә, кара җимеш ашадым. Шулай ук башка җиләк-җимешләрдән банан, алма ашый идем. Калганы инде көн дә ашый торган ризыклар. Көне буе ашамасаң да, кыска вакытта шактый тукланып аласың. Көч туплап була.

— Коронавирус сәбәпле кайбер мөселманнар быел ураза гадәттәгечә узмады диде. Коронавирус сезнең уразага тәэсир иттеме?

— Коронавирус сәбәпле өйдә утырырга туры килде, хәтта ниндидер сәүдә үзәгенә, туганнарга да барып булмады. Шунысы авыр булды.

— Элек берничә көн булса да ураза тотканыгыз бар идеме?

— Әйе бер-ике көн тота идем. Бу кыш көнне булды, ул вакытта кояш иртә байый, шуңа сизелмичә дә уза иде. Хәзер бит төн кыска, көн озын.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG