Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага АКШтан Русия ватандашларын алып кайтучы очкыч төшәчәк


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

22-24 май көннәрендә Башкортстанга чит илдән Русия ватандашларын алып кайтучы өч рейс планлаштырылган.

24 майда “Уфа” һава аланына Нью-Йорктан кайтучы русияләрне утырткан очкыч килер дип көтелә. Ул коронавирус пандемиясе аркасында Америкадан кайта алмый калган ватандашларны кайтарачак. Росавиация аңлатмасында әйтелгәнчә, бу ватандашларны кайтаручы рейсның Америкадан Русия төбәкләренең берсенә килүенең беренче очрагы булачак. Моңарчы АКШтан Русиягә биш шундый рейс ясалган, барлыгы 1200 кеше кайтарылган.Ләкин бу рейслар барысы да Мәскәүгә яки Петербурга килгән.

Уфага очыш Русиянең транспорт, тышкы эшләр, элемтә министрлыклары һәм Башкортстан хакимиятенең уртак тырышлыгы белән оештырылган диелә.

Лайнер 24 майда 11:45тә Шереметьево һава аланына төшеп утырачак. Аннары Башкортстанга һәм бүтән төбәкләргә кайтучы юлчыларны махсус Airbus-320 очкычына күчереп утыртып, Уфага китерәчәкләр. Бу рейска, Башкортстаннан кала, тагын 30 төбәк кешеләре утыра ала, алар арасында Татарстан да бар.

Америкадан кайтучы рейстан тыш, Башкортстан кешеләрен 22 һәм 23 май көннәрендә Гарәп Әмирлекләре һәм Һиндстанның Гоа төбәгеннән кайтаручы очкычлар да булачак.

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Салават Нәфыйков сөйләгәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хәзер Башкортстаннан берничә дистә кеше өйләренә кайтуны көтә. Нәфыйков 22 майдагы рейсның Мәскәүгә киләсен, бу очышны “Аэрофлот” яки “Россия” компаниясе башкарачагын белдергән. Русиядә юлчыларны Мәскәү янындагы обсерваторга карантинга урнаштырачаклар.

Моннан кала, Дәһлидән Уфага 23 майда тагын бер рейс кайтачак. Бу турыда Русия элемтә министрлыгының Telegram-каналы хәбәр итә.

Апрель ахырында Уфага Дубайдан һәм Гоадан ике очкыч килгән иде. Бу рейслар белән 279 русияле өйләренә кайтты.

XS
SM
MD
LG