Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык язмасыннан соң ярдәм итүчеләр табылды"


Альбина Шакирҗанова
Альбина Шакирҗанова

Альбина Шакирҗанова Азатлыкта чыккан язмадан соң акчалата һәм ризык белән булышучылар табылганын сөйләде.

Азатлык узган атнада Казанда улын ялгыз үстерүче Альбина Шакирҗанованың изоляция режимы шартларында бер ай буена 8 мең сумга яшәве турында материал әзерләгән иде. Бу хатынга ничек ярдәм итәргә мөмкин дип сорап социаль челтәрләрдә дә, сайтта да язучылар булды. Азатлык Альбина белән элемтәгә кереп, хәлләрен сорашты. Ул аңа ярдәм итүчеләр табылганын сөйләде.

Гает көне алдыннан кич берничә кешедән акча килде, кемдер телефонга салды, кемдер минем хисапка җибәрде

— Мин аны зарланыр өчен, кешеләр акча бирсен өчен сөйләмәдем. Әмма кешеләр видеоны караган, язманы укыган да минем телефонымны сорап акча салдылар. Гает алдыннан кич берничә кешедән акча килде, кемдер телефонга салды, кемдер минем хисапка җибәрде. "Гает котлы булсын!" дип язучылар бар иде. Ә бәйрәм көнне кемдер 5 мең сум салган. Актарып карадым, ни исеме, ни телефон номеры юк. Минем өчен бу зур акча. Сөенеп бетә алмыйм! Бик зур рәхмәт барысына да.

Гает көнне кибеткә чыгып улыма да бәйрәм булсын дип тәм-томнар, җиләк-җимешләр алдым. Сөендек чынлап! Акча җибәргән кешеләр ризыкка тотыгыз ди, әмма ярмалар, тавык ите бар. Бар акчаны ризыкка тоту да дөрес булмас дип уйлыйм. Мин бер өлешне транспорт картасына түләү өчен дә алып куйдым. Запаска акча да калып торса, шулай ук тынычрак.

Альбина Шакирҗанованың улы
Альбина Шакирҗанованың улы

Быел улым балалар бакчасын тәмамлады, чыгарылыш булмады. Әмма тәрбиячеләр әзерләнгән иде, шуңа балалар төркем белән дә, аерым да фоторәсемгә төшерелгән иде. Барысы да альбомнарын сатып алды, безнеке калды. Мин генә сатып алмаган идем. Акча булмагач, ярар инде, ул кадәр кирәкле әйбер түгел дидем. Ач килеш фоторәсемгә карап утырудан нинди мәгънә? Шулай да, аны да алдым бүген, алып кайттым.

Яхшы күңелле, юмарт, ярдәмгә килүче кешеләр күп ул чынында

Бер кеше ризык алып килде. Шулай ук укыдык, карадык, ярдәм итәргә булдык диде дә чыгып китте. Рәхмәт зур итеп! Беләсезме, яхшы күңелле, юмарт, ярдәмгә килүче кешеләр күп ул чынында. Кешеләр бүлешә, кешенең хәленә керә белә. Менә мин аларга кем инде? Ә кешеләр үзенең акчасы белән бүлешә, ярдәм итә.

Минем танышлар арасында: "Мескенләнмә әле!" дип әйтүчеләр бар. Әмма аларга тормыш йөген тарту җиңелрәк, чөнки ирләре, туганнары бар. Ә минем бу Казанда беркемем дә юк. Әмма мондый ярдәмгә күнегеп китү куркынычы да бар. Кешеләргә сабышып яту матур түгел, анысын беләм, шуңа зарланырга да куркам. Әмма авыр чакта ярдәм сорарга кирәк дип уйлыйм. Алдамыйча хәлеңне әйтәсең икән, ярдәм кулын сузучылар килеп чыга.

Альбина Шакирҗанованың фатиры
Альбина Шакирҗанованың фатиры

Альбина Шакирҗанова хисапта торган Казанның Авиатөзелеш районы хезмәт биржасы да 1400 сумлык акчалата ярдәм күрсәткән. Альбина сүзләренчә, аның бу акчаны алуга хокукы юк. "Ни өчен бирелә миңа?" дип сорагач аңа берни аңлатмыйча "Шулай карар ителде" дип кенә әйткәннәр. Альбина Шакирҗанова әллә Миңнехановка йә Путинга медиада чыккан материал тәэсир итте микән дип баш вата.

— Хезмәт биржасыннан чәчтараш курслары турында бернинди дә хәбәр юк. Хисаптан төшмәсәм, башка җирдә эшли алмыйм. Әллә була, әллә юк ул курслар. Көтеп утыру да арытты. Икенче яктан һөнәрле булсам, керемем булыр иде.

Альбина Русия президенты вәгъдә иткән һәр балага түләнергә тиешле 10 мең сумны көтә. Гаризаны язган. Шулай ук аз керемле гаиләләргә гыйнвардан алып июньгә кадәр җыелган 4500 сум акча да түләнергә тиеш, ди Альбина һәм шул акчага зур өмет баглый. Ул акча июньдә түләнергә тиеш. Альбина ул акчага коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны капларга өметләнә.

— Җылылык, электрга 15 300 сум, газ өчен 5 600 сум бурычым бар. Аны шушы Путин акчасы килсә, каплармын дип уйлыйм. Болай бервакытта да җыелмый иде, аны түләп барырга тырыша идем.

"Бер ай буена улым белән сигез мең сумга яшәдек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:29 0:00

XS
SM
MD
LG