Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җинаять эзәрлекләвендә булган эшмәкәрләрнең 93 проценты Русиядә бизнес алып бару "имин түгел" ди 


Generic -- Judges Gavel
Generic -- Judges Gavel

Экспертлар һәм эшмәкәрләр арасында Русия мәхкәмә системын бәйсез һәм объектив дип санаучылар саны кими.

Саклау федераль хезмәте (ФСО) Русиядә эшмәкәрлек алып бару үзенчәлекләре турында сораштыру уздырган, анда җинаять эше нигезендә эзәрлекләүгә дучар булган эшмәкәрләр, адвокатлар, прокурорлар һәм хокук яклаучылар катнашкан. Бу сораштыру нәтиҗәләре бизнес-омбудсмен Борис Титовның еллык хисабында китерелгән, дип яза Ведомости.

Барлык респондентларның 74,3 проценты Русиядә бизнес алып бару куркынычсыз түгел дигән. 2017 елда мондый фикерне 57,1 процент белдергән булган. Зыян күргән эшмәкәрләрнең 93,7 проценты шундый ук фикерне әйткән. Сораштырылганнарның 22,2 проценты гына бизнес алып баруны “куркынычсыз” дип саный, ә эшмәкәрләр арасында андыйлар бары 3,7 процент тәшкил итә.

Русиядә мәхкәмә системын бәйсез һәм объектив дип санаучылар саны кими бара. Өч ел элек 73,8 процент шулай дип белдерсә, хәзер андыйлар 50 процентка калган. Респондентларның 70,3 проценты хокук саклау оешмаларына ышанмый (2017 елда андыйлар 45 процент булган).

Җинаять эше нигезендә эзәрлекләнгән эшкуарларның 84,2 проценты бизнесларының тулысынча яки өлешчә җимерелүен белдергән. 58 проценты абруен, 49 проценты сәламәтлеген югалтуын әйткән, 33,9 проценты активларының зур өлешеннән колак кагуын белдергән.

2019 елда PwC кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре арасында уздырган сораштыру күрсәткәнчә, Русия эшмәкәрләренең 40 проценты илдә “гадел һәм канун нигезендә уңышлы бизнес алып бару мөмкин түгел”, дип саный.

XS
SM
MD
LG