Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 25 майда Facebook-та моннан дүрт ел элек юкка чыккан Эрвин Ибраһимовны искә алды. Чубаров сүзләренчә, Эрвин Ибрагимовның югалу очрагын тикшерү турындагы таләп халыкара оешмаларның карарлары һәм резолюцияләренә кертелгән.
“Күпләребез өчен 2016 елның 25 май иртәсе Кырымнан алынган борчулы хәбәр белән башланып китте. Кырымтатар Дөнья конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бакчасарай төбәк мәҗлесе әгъзасы, Бакчасарай шәһәр комитетының элеккеге депутаты Эрвин Ибрагимовның 24 майдан 25 майга каршы төндә юкка чыгуы турындагы хәбәр килде” ди Чубаров.
Эрвин Ибраһимовның югалуы – көч кулланып урлау нәтиҗәсе икәнлеге саклау хезмәте камерасы төшергән видеодан ук күренә, дип искәртә Чубаров.
Аның сүзләренчә, Эрвин Ибрагимовның урлап алып кителүе турында күптән түгел БМОның Иминлек шурасында да искә алганнар.
24 майда Бакчасарайда Эрвин Ибрагимовның туганнары аның турында дога кылган.
2016 елның 24 май төнендә Ибрагимовның автомобиле юл читендә ташланган килеш табыла. Ибрагимов 25 майда Кырымтатар мәҗлесе әгъзалары белән Судакка, кырымтатар активистларына каршы мәхкәмә утырышына барырга җыенган була.
Ибрагимовның әтисе Кырымның Русиягә буйсынган прокуратурасына улын эзләүне оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Адвокат Эмиль Курбединов Эрвин Ибрагимовны урлау турында тикшерү эше күрәләтә тоткарланганын белдергән.
Кырым Автоном Республикасы Эрвин Ибрагимовның юкка чыгуы турында мәхкәмә алды тикшерүе уздыра.
Кырымны Русия аннексияләгәннән соң, ярымутрауда кешеләр югала башлады. Кеше урлау очраклары ешайды. Урланган һәм югалганнар арасында кырымтатарлар күп. Шул ук вакытта Русия тикшерү комитеты “ярымутрауда кырымтатарларның күпләп юкка чыгуы юк” дип белдерде.
Активистлар мәгълүматынча, 2014 елда Кырымны аннексияләү белән 2019 ел аралыгында ярымутрауда 44 кеше югалган, унбише хәбәрсез югалган дип санала.
2017 елның җәендә Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров Кырымда 26 кеше урланган һәм югалган дип белдерде. “Алардан 11 кеше инде һәлак булган, шуларның сигезе - кырымтатар. Калганнары исән дип өмет итәбез" диде ул.