Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда йогышлы авырулар өчен яңа хастаханә комплексы төзелеп беткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хастаханәне 55 көндә сафка бастырганнар. Анда коронавируслы авырулар дәваланачак.

Башкортстанның Уфа районында йогышлы авырулар өчен яңа хастаханә комплексы төзелеп беткән. Беренче июньгә кадәр андагы медицина җиһазларын эшләтеп җибәрү ниятләнә дип хәбәр итә Башинформ.

Хастаханә тиз корыла торган өлешләрдән төзелгән. Авырулар өчен йөзгә якын бокс каралган, шул исәптән 62 бер урынлы бүлмә, 18 реанимация бүлмәсе дә бар. Медицина хезмәткәрләре өчен аерым тулай торак төзелгән. Моннан тыш, санитар транспортны дезинфекцияләү өчен корылмалар, резерв электр чыганагы, ягып җылыту чыганагы һәм кислород станциясе дә бар.

Элегрәк республика башлыгы Радий Хәбиров бу үзәк 380 кешене сыйдыра алачак, ә авырулар күп булган чорда 470 кеше урнаштырып булачак дип сөйләгән иде.

Хезмәткәрләр өчен тулай торак 46 кешегә исәпләнгән, шулай ук 25 кешелек ашханәсе дә бар. Яңа хастаханәдә 52 кеше, шул исәптән 10 табиб эшләячәк. Хастаханәдә 72 үпкә җилләтү җиһазы, санак томографы, УЗИ, ЭКГ һәм башка төр җиһазлар куелачак.
Хәбиров сүзләренчә, Уфа тирәсендәге районнар хастаханәләрендә дәвалана торган коронавируслы авырулар яңа хастаханәгә күчереләчәк.

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров белдергәнчә, әлеге комплекс 55 көндә төзелеп беткән. Төзелешкә 600 дән артык эшче җәлеп ителгән, һәм алар тәүлек әйләнәсе эшләгән. Яңа хастаханә 1,797 млрд сумга төшкән, шуның 826 миллион сумы аны җиһазландыруга тотылган. Бу корылмалар 50 ел хезмәт итүгә исәпләнгән диелә.

Кытайның коронавирус тарала башлаган Үһән шәһәре янында тиз корыла торган модульләрдән эшләнгән хастаханә 10 көн эчендә төзелеп беткән иде. 25 мең дүрткел метр мәйданлы хастаханә бер мең авыруны кабул итәрлек итеп корылды. Мартта Мәскәү янындагы Вороновское бистәсендә дә шундый ук технология белән яңа хастаханә корылды, ул 800 авыруга исәпләнгән.

XS
SM
MD
LG