Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев: сабантуйлар узу-узмавы хакында карар әлегә юк


Новосибирскида федераль Сабантуй, 2019 ел
Новосибирскида федераль Сабантуй, 2019 ел

Чит илләрдә май-июнь айларына билгеләнгән сабантуйлар узмый калачак, Татарстанда сабантуйлар әлегә тыелмады.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле яз ахыры-җәй башына билгеләнгән сабантуйлар быел узмый калачак. Аларны башка көннәргә күчерү дә каралмаган. Киләсе айларга кагылышлы карарлар хәлләрнең алга таба ничек торышына бәйле булачак. Бу турыда “Татар-информга” Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сөйләгән.

Аның сүзләренчә, май ахыры-июнь башында берничә чит илдә узарга тиеш булган бәйрәмнәрне үткәрергә рөхсәт алынмаган. “Кыргызстанда Бишкәктә, Болгарстан башкаласы Софиядә Европа Сабан туе, Ташкентта Азия Сабан туе булмаячак. Алга таба ничек булыр – анысын фаразлау мөмкин түгел, барысы Аллаһ кулында”, дигән Шәйхразиев.

Чит илләрдә, Русия төбәкләрендә сабантуйны уздыру яки уздырмауны җирле хакимият һәм татар оешмалары бергәләп хәл итәчәк дип аңлаткан Милли шура җитәкчесе.

Татарстанда сабантуйлар узачакмы – монысы да әлегә билгесез. “Сабантуйларны күчерү яки күчермәү хакында карар әлегә кабул ителмәде” дигән Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, кайбер төбәкләр сабантуйны интернетта гына уздырырга да риза. Мәсәлән, Новосибирски татарлары шулай эшләргә җыена.

XS
SM
MD
LG