Чара авторларыннан берсе, Екатеринбурдагы татар бистәсе координаторы Илдар Хәбибуллин Азатлыкка сөйләвенчә, Ельцин үзәген Татарстанның рәсми төсләрендә бизәү идеясен Татарстанны Уралдагы вәкаләтле вәкиллеге белгече Рифат Йосыпов тәкъдим иткән.
"Ул башта Исәт манарасын (Екатеринбурдагы 52 катлы бина – ред.) Татарстан байрагы төсләрендә яктыртырга дигән иде, ләкин анда күп санда килештерүләр узарга кирәк, өлгермәс идек. Ул идеясен миңа әйтте, һәм без Ельцин үзәгенә мөрәҗәгать иттек, чөнки ул төрле инициативаларга ачык мәйдан. Мин мөрәҗәгать иттем, алар бу идеяне хуплап алды һәм бүген бинаның медиа фасады Татарстан байрагы төсләрендә яктыртылды" диде Хәбибуллин.
Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге хезмәткәрләре күптән түгел Дубайда булган акцияне үрнәк итеп алган. Дубайдагы "Бурҗ Хәлифә" бинасы шулай ук Татарстан хөрмәтенә яктыртылган иде.
- Екатеринбурдагы Ельцин үзәгенең медиа фасады бөтен Русиягә танылган. Ул төрле чаралар һәм бәйрәмнәр уңаеннан бизәлә. Үзәк 2015 елда ачылды, ә медиа фасадын 2016 елның 1 июлендә ачтылар. 2017 елда Ельцин үзәге медиа фасады дөньяда иң яхшы ачык инсталляция урыны дип танылды.
- Май уртасында дөньяның иң биек бинасы "Бурҗ Хәлифә" Татарстан байрагы төсләренә кергән иде. Әлеге чара шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды.
- 2019 елның 30 августында Канада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгы Татарстан суверенитеты көненә багышлап Татарстан әләме төсләрендә яктыртылды. Чараны оештырган Монреаль татарлары әлеге флешмобка башка ил татарларын да кушылырга чакырды.