Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Әминов: Кашинның Татарстанга карата әйткән сүзләре җинаять кодексы яссылыгына күчте


Олег Кашин
Олег Кашин

Яңа гасыр телеканалы баш мөдире, “Семь дней” аналитик тапшыруы алып баручысы Илшат Әминов “сәяси журналист” Олег Кашинның Татарстанга карата сүзләренә бәя бирде. 

Кашинның Татарстанны бәйсез Албания белән чагыштырып, республикада татар телен укытуны туктатуны хуплавы, Татарстанда татар милләтле министрлар күп дип белдерүләре, Әминов фикеренчә, “җинаять кодексын кулланырлык яссылыкка күчте”.

Татарстанны Кашин “Комсомольская правда” радиосы эфирында Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесенең берләшүе турында фикер алышканда телгә алды. Кашин төбәкләрне берләштереп, милли республикаларны юк итүнең бер начар ягын да күрмәвен әйтте.

“Һәр халыкның үз дәүләте бар! Татарстанга карагыз – бу инде эчке Албания, бу потенциаль бәйсез дәүләт. Аннары Руси җимерекләре өстендә кешеләр аптырап башын кашыр – ничек әле бу шулай килеп чыкты? Сталин-Ленин шартлаткычы Русия бердәмлеге астына салып калдырылган һәм ул шартламасын өчен аны ничектер чокып чыгарырга кирәк. Чынлыкта програм бик гади булырга тиеш. Урыслар күпчелек тәшкил иткән республикалар, милли бүлгеләрне юк итәргә һәм алардан губернияләр һәм өлкәләр корырга була”, дип белдерде Кашин.

Әминов тапшыруында Кашинның бу сүзләренә карата Әстерханның Ак мәчете имамы Мөслим Юнысов фикер белдерде.

“Бөтен Русия буйлап яшәүче 111 миллион урыска 5 миллион татар яки 1,5 миллион чуаш яныймы инде? Бу бит абсурд! Кашин юлы белән барсак, гел дары мичкәсендә утырган кебек булачакбыз. Бүген каядыр халык арасында дулкынны бастырырбыз да, ә алар вакыт-вакыт туып торачак”, диде имам.

Кашин үзенең чыгышында татар телен Татарстан мәктәпләрендә укытуны гамәлдән чыгаруны дөрес дип белдергән.

“Казандагы урыс малае Мәскәүдәге университетка керергә уйлый, ләкин ул Габдулла Тукай шигырьләрен оригинал телендә ятларга тиеш, нәрсә бу, нигә кирәк бу?” диде Кашин.

Журналист шулай ук Казан һава аланын Габдулла Тукай исеме белән атауга да каршы чыккан иде. Ул моны Казанның “күпчелек дәрәҗәдә урыс шәһәре” булуы белән аңлатты.

Русиядә милли төбәкләрне башка өлкәләргә кушуны белгечләр әсаба халыкларны бетерүгә юнәлтелгән гамәл дип карый. Аерым алганда, күптән түгел игълан ителгән Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе кушылуы ихтималын Азатлык сораштырган экспертлар «милли республиканы аннексияләү” дип бәяләде.

28 майда Архангельски өлкәсе белән Ненец автоном бүлгесен кушу кичектерелүе турында билгеле булды. Кушылуга Ненец бүлгесендә яшәүчеләрнең зур өлеше каршы чыкты. Берләшү референдум аша башкарылса, төбәк халкының ризалыгын алу авыр булачагы сәбәпле, бу процесс әлегә туктатылды.

XS
SM
MD
LG