Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төбәкләрне берләштерү түгел, милли республиканы аннексияләү"


Коми телен яклау җыены, архив фотосы
Коми телен яклау җыены, архив фотосы

Русиянең өч төбәген — Коми республикасын, Архангельски өлкәсен һәм Ненец автономияле бүлгесен берләштереп, яңа төбәк төзү тәкъдим ителде. Сәбәп итеп нигездә сәяси һәм икътисади сәбәпләр китерелә. Әмма кайбер белгечләр монда беренче чиратта Русиянең болай да зәгыйфь федерализмына янау күрә.​ Коми башлыгы бу тәкъдимгә каршы чыкты. "Idel.Реалии" белгечләр белән сөйләште.

Архангельски өлкәсе белән Ненец автоном бүлгесен (НАО) берләштереп, Русия федерациясендә яңа субъект төзү өчен тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем әгъзалары аңа тагын бер, өченче төбәкне — Коми республикасын да кушу мөмкинлеген тикшерергә тәкъдим итте. Бу хакта сишәмбедә эшче төркем җитәкчесе Матвей Чупров хәбәр итте.

— Тәкъдимнәрнең берсе — Архангельски өлкәсе белән Ненец автоном бүлгесен генә түгел, ә Коми республикасын да бер субъектка берләштерү. Бу өч күрше төбәк тарих, география һәм инфраструктура ягыннан бәйле. Бу [киләчәктә] масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга һәм уртак мәнфәгатьле төбәкләрне [үзара] якынайтырга ярдәм итәчәк, — дип белдерде Чупров.

Чәршәмбедә Коми республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Уйба республиканы Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе белән берләштерүгә каршы чыкты.

— Алдан ук әйтергә телим: мин андый сөйләшүләргә, уйланылмаган гамәлләргә каршы. Мондый инициатива астан, бу төбәкләрдә яшәүче халыклардан килергә тиеш, — диде ул.

Коми башлыгы төбәкләрне берләштерү тәкъдимен бер "гипотеза" дип атады һәм аны хәл ителгән мәсьәлә дип кабул итмәскә чакырды.

Уйба шулай ук республика статусының өлкә яки автоном бүлге статусыннан күпкә югарырак булуын искәртте. "Без киләсе елда Коми республикасының 100 еллыгын билгеләргә әзерләнәбез, бу вакыйганы лаеклы итеп үткәрергә тиешбез дип", диде ул.

Шул ук вакытта ул Ненец бүлгесендә яшәүче халык та Архангельски өлкәсе белән берләшүгә нигездә каршы чыга.

Бу хакта ненец халкының "Ясавэй" берләшмәсе шурасы һәм Аксакаллар шурасының хакимияткә мөрәҗәгатендә әйтелә, җәмәгать эшлеклеләре анда Ненец автоном бүлгесен юкка чыгару ниятенә протест белдерә.

"Без, ненец халкының "Ясавэй" берләшмәсе шурасы һәм Аксакаллар шурасы әгъзалары Ненец автоном бүлгесен Архангельски өлкәсе белән берләштереп яңа субъект булдыруга ризасызлык белдерәбез", дип яза активистлар төбәк башлыгына.

Дәлил буларак бүлгедә социаль-икътисади хәлнең ихтимал начараюы, нәтиҗәдә халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюе китерелә.

Элегрәк белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре "ярлы Архангельски өлкәсен" "бай Ненец автоном бүлгесе" белән берләштерү карарында хакимиятләрнең Архангельски өлкәсенең икътисади яктан артта калуын киметү тырышлыгы белән аңлатты. Янәсе, бу киләчәктә яңа "шиеслар" булдырмас өчен эшләнә. Шуңа күрә ненец халкының тискәре реакциясе аңлашыла, моны хәтта хакимият үзе дә таный.

Шул ук вакытта, экспертлар билгеләвенчә, НАО икътисадының нигезен нефть-газ тармагы керемнәре тәшкил итә, анда вахтачылар өлеше зур.

Кеше башына керем күләме белән НАО Русия төбәкләре арасында беренче өчлеккә керә, Росстат мәгълүматларына күрә, 2019 елда уртача айлык керем анда 81 мең сум чамасы тәшкил иткән. Архангельски өлкәсендә ул 35,6 мең сум.

Ненец автоном бүлгесе иң аз бурычлы (8%) төбәкләрнең берсе. Чагыштыру өчен, Архангельски өлкәсендә ул 53%.

Шул ук вакытта НАО 2018 елда иң түбән инновацион үсеш дәрәҗәсе булган субъектлар арасына керүе белән танылды.

КОМИНЫҢ ИКЪТИСАДИ ПОТЕНЦИАЛЫ

Икътисади яктан Коми да иң иминнәрдән түгел. Русия Икътисади үсеш министрлыгы фаразына күрә, Коми республикасы 2020-2024 елларда тулаем төбәк продуктының уртача еллык үсеш темплары иң түбән булыр дип көтелгән субъектлар арасына керә. Әле бу пандемиягә кадәр булган фараз, пандемия икътисади күрсәткечләрне тагы да начарайта ала.

Коминың үсеше 0,6% булыр дип фаразланды. Әмма, узган көз икътисад белгече Наталья Зубаревич аутсайдер регионнарда бу үсеш гомумән булмаска мөмкин диде. "ХМАО, Коми — шактый иске нефть һәм газ чыгаручы төбәкләр; анда күмер артмый. Ә Кострома — ничек үссен? Депрессив төбәк: инвестицияләре дә, тере икътисады да юк", — диде ул.​

МИЛЛИ МӘСЬӘЛӘ

Документ ахырында ненец халкының Аксакаллар шурасы ненецларның мәнфәгатьләренә дә игътибар итә.

НАО — халык саны белән Русиядә иң кечкенә төбәк, Росстат мәгълүматларына күрә, 2020 елның 1 гыйнварына анда нибары 44,1 мең кеше яши. Архангельски өлкәсендә 1,1 миллионга якын кеше яши.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, НАО халкының 18%тан азрагы — ненецлар, 66%тан күбрәге — урыслар, өченче урында коми вәкилләре — 9%. Шунысын да әйтергә кирәк, төбәктә ненецлар өлеше 1959 елдан арта гына бара, ә рус һәм коми өлеше аз булса да кими.

Коми республикасында кире тенденция күзәтелә.

Бер гасыр чамасы эчендә милли мәгарифтә коми вәкилләренең өлеше 92%тан 22%ка кадәр кимегән. Ә урыслар, киресенчә, арткан. 1926 елда аларның өлеше 6,6%тан аз гына артык булган булса, 2010 елда 61%тан арткан.

Бу саннар республикада барган процессларда да чагыла. Комидагы тенденцияләр әле күптән түгел генә булган вакыйгаларны яхшы тасвирлый.

"Idel.реалии" хәбәр иткәнчә, 2020 елның мартында коми телендәге текстлар өчен штраф сугылганнан соң, 7х7 басмасы рус теленнән тыш, башка телләрдә чыгуын туктатты.

"Мәгариф турында" гы федераль канугга төзәтмәләр кертелгәннән соң, республикаларның дәүләт телләре мәҗбүри булудан туктагач, ә туган телләр ата-аналар гаризасы буенча гына өйрәнелә башлагач, Коми башкаласы Сыктывкарда җәнҗал купты. Сыктывкардагы "Мемориал" хокук яклау үзәге активисты Игорь Сажин Коми башкаласында булган бер очрак турында сөйләде, бер укучының әти-әниләрен мәктәптә туган тел буларак коми теленнән баш тартырга мәҗбүр итәләр.

РЕАКЦИЯ

Җәмәгатьчелек Коми республикасын юкка чыгару ихтималы турында сөйли башлады.

Мәсәлән, коми халкы активистлары да катнашкан Русия халыкларының Демократик конгрессында (ДКНРФ) бу республиканы бетерү илдәге милли төрлелеккә орым булачак, дип саныйлар.

"Мәскәүдәге политтехнологлар һәм аппаратчикларның фикер йөртүе Гогольның "Өйләнешү " әсәрендәге Агафья кәләшнең "ах, ул Никанор Ивановичның иреннәрен Иван Кузьмичның борынына куя алсаң икән" дигән сүзләрен хәтерләтә. Алар ил белән Яндекс-карталарына һәм эфемер кипиайларга (ингл. Key Performance Indicators, KPI — ред.) карап идарә итмәкче, ә милли мәсьәлә ул кысаларга берничек тә сыймый", — диелә белдерүдә.

ДКПРФта илнең мондый тырмага инде күп тапкыр басканы бар дип саныйлар.

"Әйтик, Совет берлегендә 30нчы еллар уртасына кадәр берничә өлкәне үз эченә алган крайлар булган. Һәм бу тәҗрибәдән баш тартканнар. Чөнки кечкенәрәк территорияле административ берәмлекләр-субъектлар икътисади яктан кулайрак булып чыккан", — ди активистлар.

ДКПРФта әйтүләренчә, коми активистлары республиканы бетерүгә каршы көрәшәчәк.

Мондый планнар күбрәк төбәкләрне берләштерүгә түгел, ә көчле милли республиканы аннексияләүгә охшаган

— Коми — шактый күп санлы халык һәм сәяси милләт. Соңгы еллардагы вакыйгалар, милли хәрәкәтнең активлыгы комиларның үз теле, статусы, экологик иминлеге өчен көрәшергә әзер булуларын исбатлады. Һәм аларның Архангельски өлкәсе белән теләктәшлеге — ул бердәм Төньяк крае булдыру теләге түгел, ә уртак проблемны хәл итү теләге, Русия Төньягы язмышы өчен җаваплылык алырга әзерлек, — диделәр иҗтимагый оешмада.

ДКНРФта республиканы юкка чыгару ихтималын аннексия буларак тасвирлыйлар.

— Мондый планнар күбрәк төбәкләрне берләштерүгә түгел, ә көчле милли республиканы аннексияләүгә охшаган, — дип йомгаклый оешма.

Шушы сурәттә ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Русия парламентының югары пулаты — Федерация шурасын бетерү ихтималын тикшерергә тәкъдим итте. Нәкъ менә бу пулатны төбәкләрнең вәкиллеге дип атыйлар һәм ул Русиядә федерализм өчен төп роль уйный дип уйланылган.

Экспертлар фикеренчә, Русия сәясәтчеләре тарафыннан мондый белдерүләр җәмәгатьчелек реакциясен тикшереп карау өчен ясала.

Русия белгече Дмитрий Орешкин төбәкләрнең чынбарлыкта диалог юлы белән үзәккә йогынты ясау чаралары калмауга игътибар итәргә тәкъдим итә. Путин чорында Федерация шурасы үз әһәмиятен югалтты һәм хакимиятнең декоратив органына әверелде ди ул.

Бу җәһәттән НАО сенаторының реакциясе бик тә гыйбрәтле. Федерация шурасында НАО вәкиле Римма Галушина Архангельски өлкәсе белән Ненец автоном бүлгесен берләштерү ихтималына карата карашын җиткерде.

НАО география һәм менталитет ягыннан Арктика белән бәйле, диде ул. Шуңа күрә, Галушина сүзләренчә, хәзер вакыт белән бергә атлау мөһим, яңа территория барлыкка килгән очракта, ул Арктикада зур проектларны гамәлгә ашырырга тиеш. Аның фикеренчә, нәкъ менә бу Русиянең яңа субъектын ил өчен алдынгы итәргә мөмкинлек бирәчәк.

  • 13 май Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе кушылуы тәкъдиме турында билгеле булды. Ненец автоном бүлгесе кешеләре төбәкнең Архангельски өлкәсе белән кушылуына каршы петиция чыгарган. Мөрәҗәгатькә 1,5 мең кеше кул куйган.
  • 19 май әлеге берләштерүгә Коми республикасы да кушыла ала диелде. Бу хакта эшче төркем башлыгы Матвей Чупров РИА Новости басмасына белдерде. Русия халыкларының демократик конгрессы моны Русиянең милли төрлелегенә һөҗүм дип атады.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG