Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ненец автоном бүлгесен Архангельски өлкәсе белән кушуга каршы имза җыела


Нарьян-Мар
Нарьян-Мар

Ике төбәк кушылса, Ненец автоном бүлгесе халкы тормышы начараячак, бу ненец теле югалуына да китерергә мөмкин диелә.

Ненец автоном бүлгесе кешеләре төбәкнең Архангельски өлкәсе белән кушылуына каршы петиция чыгарган. Мөрәҗәгатькә 1,5 мең кеше кул куйган. Алар Ненец автоном бүлгесе белән Архангельски өлкәсе кушылуы хакында меморандумны гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Петициядә әйтелгәнчә, Ненец автоном бүлгесе кешеләре төбәктә моңа кадәр булган кайбер социаль ярдәм чараларын югалтачак, чөнки Архангельски өлкәсендә алар каралмаган. Эш хакы һәм социаль түләүләрне исәпләгәндә кулланыла торган коэффициент сизелерлек кимиячәк. Халыкка күп сорауларны Архангельски өлкәсендә хәл итәргә туры киләчәк, ә бу төбәк белән ике арада элемтә һава юлы аша гына диелә петициядә.

Ненец автоном бүлгесенең төп халкы – ненецлар язмышы турында да аерым әйтелә. Ненец теленә зур зыян килергә мөмкин дип кисәтә мөрәҗәгать авторлары. “Ненец теле – самодий телләре төркеменнән әле бүген исән булган телләрнең берсе, калганнарының күпчелеге бөтенләй юкка чыккан яки хәзерге вакытта бетеп бара. Ненец теленә тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, ул да шушы язмышка дучар булырга мөмкин. Русия Федерациясенең этномәдәни һәм телләр күптөрлелеген саклау, аларга ярдәм күрсәтү дәүләтнең милли сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе булып тора, моны Русия президенты раслады. Себернең төп халкын автономиясенннән мәхрүм итү бу стратегиягә каршы килә” диелә документта.

Авторлар төбәкләрнең кушылуы турында карарны ашыгып һәм халык белән киңәшмичә кабул ителүен ассызыклый. Алар фикеренчә, халыклар язмышын хәл итә торган мондый зур карарларны вазифаларын вакытлыча башкаручы кешеләр кабул итәргә тиеш түгел, чөнки алар үз карарларының нәтиҗәсе өчен җавап бирми һәм төбәк халкы алдында бурычларын үтәүне гарантияли алмый.

“Илдә авыр эпидемиология вазгыяте вакытында, киң фикер алышу бөтенләй мөмкин булмаган шартларда ашык-пошык имзаланган бу меморандумга без катгый рәвештә каршы. Иманыбыз камил – мондый җитди мәсьәләне Ненец автоном бүлгесе халкы белән турыдан-туры һәм озак итеп фикер алышмыйча торып хәл итү мөмкин түгел. Ә төбәк кешеләренең күбесе ерак авылларда яши һәм пандемия шартларында алар белән аралашу авырлыкларга очрый. Бүлгедә яшәүче кешеләрнең күпчелеге моңа кискен каршы, ә аларның ризалыгы Русия кануны нигезендә мотлак шарт булып тора” дип яза петиция авторлары.

Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесе кушылуы турында ике төбәк җитәкчеләре вазифаларын башкаручылар Александр Цыбульский һәм Юрий Бездудный 13 майда игълан итте.

XS
SM
MD
LG