Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коми активистлары ана телләрен саклауны сорап Путинга ачык хат язды


Коми телендә язылган сүзләр
Коми телендә язылган сүзләр

Коми республикасы активистлары коми телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны саклауны сорап Русия президенты Владимир Путинга һәм Коми җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Тел укытылмау халыкның үсешенә генә түгел, республикада яшәүче халыкларның дустанә мөнәсәбәтенә дә куркыныч тудыра диелә хатта.

Русия президентының Йошкар-Олада биргән йөкләмәсеннән соң, Коми республикасының дәүләт телен өйрәнүдәге вазгыять кискенләште ди хат авторлары. Алар коми телен укыту Русия һәм Коми конституцияләре тарафыннан яклануын искә төшерә. Республиканың нигезе булган коми телен өйрәнү ихтыяри булырга да һәм ата-аналар карамагына гына калырга да тиеш түгел, дип саный авторлар. Алар фикеренчә, дәүләт телен өйрәтү дәүләтнең өстенлекле бурычы булырга тиеш һәм бу җентекле, системалы, комплекслы хәл ителергә тиеш. Мондый карарны кабул итү коми теленең, халкының һәм мәдәниятенең үсешенә генә түгел, республикада яшәүче халыкларның дустанә мөнәсәбәтләренә дә куркыныч тудырырга мөмкин диелә мөрәҗәгатьтә.

"Без әлеге вазгыять белән килешмәвебезне тарих һәм киләчәк буыннар алдында бурычыбыз дип саныйбыз", ди авторлар.

Хатта коми телен барлык уку йортларында, шул исәптән балалар бакчаларында да мәҗбүри укытуны, коми телен заманча методикаларга нигезләнеп тулы һәм сыйфатлы өйрәтер өчен шартлар тудыру таләп ителә. Ачык хат "В поддержку коми языка" дип аталган төркемдә урнаштырылган. Аңа имзалар җыю бара.

20 июль Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Путин урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаган хәл булуын әйткән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты. Октябрьдә мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре башланды.

Кайбер милли республикаларда активистлар моңа каршы булуларын белдереп чыгышлар ясый. Башкорт теле укытучылары, Башкорт Корылтае, Татар яшьләре форумы, татар ата-аналары, татар язучылары, Татар голәмә шурасы төрле даирәләргә мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG