Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Арест салсалар, тугыз баламны алып ачлык игълан итәм"


Венера Сабитова гаиләсе

Актаныш районында ике гаилә ипотека тозагына эләккән. 2 млн сумлык дип вәгъдә ителгән йортлар өчен алардан 3 млн ярым сум таләп итәләр. Торакны исә куркытып һәм янап алдырттылар дип сөйли тозакта калучылар. Азатлык бу мәсьәләне ачыкларга тырышты.

Татарстанның Актаныш районы Киров авылында сәер хәлләр булган. Ике гаилә түрәләр корбанына әйләнгән. Аларны элекке йортларыннан чыгарып, тузган торак програмы нигезендә яңа йорт алырга мәҗбүр иткәннәр. Килешүләргә имзаны төнлә килеп куйдырганнар. Ахыр чиктә, 2 млн сум дип ышандырылган йорт өчен 3 млн ярым сум сорыйлар дип аңлата алар Азатлыкка. Бүген аларның 1 млн ярым бурычы җыелган. Азатлык бу мәсьәләне ачыкларга тырышты.

"Биш ел дәшмәделәр, хәзер 1,5 млн бурыч түләргә кушалар"

2015 елда Актаныш районының 300 хуҗалыклы Киров авылында тузган торак програмы нигезендә йортлар салына башлый. Иске йортларда яшәүчеләрне шунда күчәргә үгетлиләр. Алар арасында 9 ятим баланы тәрбиягә алучы Венера Сабитова да була.

"Беренчедән, беркемнән дә йорт сорамадык. Без – авыл халкы, авыл җирлегеннән куркабыз. Сорамыйча-нитмичә йортны тузган торак диделәр. Өй икегә бүленгән, берсендә без, икенчесендә башка гаилә яши иде. Безнең як хосусыйлаштырылган, икенче яктагы фатир совхозныкы булып санала иде.

Безгә төнлә килеп, куркыта-куркыта имза алып йөрделәр

Безгә тузган торак програмы нигезендә йорт салабыз диделәр. Башта риза булмадык. Акчасын гына бирүне сорадык, шул хакка үзебез генә төзекләндереп яшәрбез дигән идек. Акчасы булмады. Бирелергә тиеш булган икән ул! Соңыннан гына белдек. Үзләренә файда кирәк булгандыр. Безгә төнлә килеп, куркыта-куркыта имза алып йөрделәр.

Тузган торакны югары бәягә – 800 мең сумга сатып алабыз диделәр. Анда Бариев (Илфак Бариев – ул вакытта Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, хәзер Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - ред.), Камаев (Фаил Камаев – ул вакытта Актаныш районы башлыгы, хәзер Тукай районы башлыгы), Сиринә (Сиринә Шәехова – Актаныш районының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары - ред.) бар иде. Яңа өй 2 млн сумга чыгачак, безгә бары 1 млн да 200 мең сум гына түләсе булачак дип әйттеләр. Аена 2 мең ярым сум түләп торсагыз, шул җитә дип ышандырдылар", дип сөйләде Венера Сабитова Азатлыкка.

Биш ел узгач вазгыять кискен үзгәрә. 79 квадрат метрлы йортның бәясе 2 млн 600 мең сум булуы ачыклана. Ә кредит процентлары белән аның бәясе 3 млн 500 сумга җитә.

Сабитовлар йорты
Сабитовлар йорты

Мин түләмим димим, ләкин ай саен 19 мең түли алмыйм

"Бүгенге көндә мин 19 мең сум түләп торырга тиеш. Ул өйне 3 млн сумга кем алыр? Биш ел безгә эндәшүче булмады, чөнки өй биш елга гарантиягә куелган. Биш ел дәшми торуның сәбәбе – безнең элекке йортның акчасын тотып торганнар да, хәзер банк бездән акча таләп итә. Минем бүген балигъ булмаган 9 бала бар. Өйдә 13 кеше яшибез. Үзем өйдә утырам. Малай армиядән кайтты, изоляция режимы булгач ул да эш таба алмады. 12 майда мәхкәмә булды. Бер айга кичектереп тордылар. Адвокат та, чурт та юк. Безнең хокукны беркем дә якламый. Мин түләмим димим, ләкин ай саен 19 мең түли алмыйм. Суммасы азрак булсын. Мин 5-6 мең сум гына түләп бара алам”, ди Сабитова.

Тузган торак програмы нигезендә авыл халкына йортларны Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды салдырган. Әлеге оешма Венера Сабитованы мәхкәмәгә биргән. Аның 1,5 млн сум бурычы җыелган. Шуларның зур өлеше пени булып тора. Сабитовлар гаиләсенең милкенә, аерым алганда, өч машинасына арест салганнар. Пенсиягә дә салмагайлары дип курка ул. Венера ханым район башлыгына да мөрәҗәгать иткән. "Ярар-ярар дип аркадан сөеп чыгарып җибәрәләр", дип искә ала ул. Ләкин җавап хатында ярдәм итә алмавын белдергән.

Арест салсалар, тугыз баланы алам да хакимият бинасы янына килеп ачлык игълан итәм

"Мин – ятим бала. Мине яклаучы юк. Арест салалар икән, 9 баланы алам да хакимият бинасы янына килеп ачлык игълан итәм. Минем болай да бер балам үз-үзенә кул салды. Куркам. Үземнең балам да армиядән кайтып кредитка машина алды, аңа арест салдылар, ул үпкәләп йөри. Бер авыз пешкәч куркыта инде", ди Сабитова.

"Урамга чыгарып җибәрү белән янап эшләделәр"

Түрәләрнең корбанына әйләнгән кешеләр бер Венера Сабитова белән генә чикләнми. Киров авылында тузган торак програмы нигезендә 15 гаиләгә йорт салынган, ди ул. Авылның яңа җирлек башлыгы төгәл генә санын әйтә алмады. Шуларның бер өлеше "найм"га күчкән.

Айсылу Газизова (Әхсанова) гаиләсенә дә 1,5 млн сум бурыч җибәргәннәр. Ул үзе Чаллыда яши, әти-әнисе белән сеңлесе шушы йортта көн күрә. Аның сүзләренә караганда, яңа йортны куркытып һәм мәгълүматларны халыктан яшереп биргәннәр.

Әхсановлар йорты
Әхсановлар йорты

"Без яңа йортка берни белмичә күчтек. Бушка буламы, акчага буламы – берни әйтмәделәр. Үзен-үзе атып үтергән авыл җирлеге башлыгы, мәрхүм Айваз Гафуров, йорт акчага буламы дип сорагач: "Белмим әле, бәлки бушка булыр” дип әйтеп килде. 2017 елда безгә дәүләт торак фондыннан кәгазь килеп төште. Янәсе безнең ипотека бар икән. Шаккаттык. Актанышка киттек. Мин бернинди имза да куймаган идем. Минем исемнән әнидән кул куйдырганнар, авыл җирлегендә "доверенность" ясатканнар. Өй әти-әни, мин һәм сеңлем исемендә икән. Актанышта мине исемлектән төшерә алмыйбыз диделәр. Мәхкәмәгә бирсәң, әниеңне утыртачаклар дип әйттеләр.

Имзаны куй, алайса өегездән бүген үк куып чыгарабыз дип әйттеләр

Әнидән кайчан имза куюын сорадым. Кич белән Айваз Гафуров килеп, ишекне ачтырды да имза куярга кушты, ди. Районнан әллә ничә кеше килде, имзаны кызык өчен генә куй, алайса өегездән бүген үк куып чыгарабыз дип әйттеләр дип әйткән авыл башлыгы әнигә. Әни балалар бакчасында эшләгәч, эшеннән куырлар дип курка, кешесе ничек алдасын инде дип берни укып та тормаган. Шул вакытта имзалар куйдырганнардыр инде", ди Айсылу Газизова.

Газизова сүзләренчә, түрәләр аларны элекке йортларын арткы көн белән хосусыйлаштырырга мәҗбүр иткәннәр. Шулай итеп, канун бозулар һәм куркыту ысулы белән кешеләрне ипотека тозагына утырталар.

“Авыл кешесенә төнлә керәләр дә, өй буенча документларга тиз генә кул куегыз да, районга җибәрәбез дип эшләгәннәр. Укымаганнар, ышанганнар. Бер хатын укыган. Аңа йортны соңрак төзеделәр. Ул имза куймагач, урамга чыгарып җибәрү белән янаганнар. Теләсә-нәрсә эшләгез дигән элекке башлык Камаев. Елата-елата клубта имза куйдырдылар”, ди Газизова.

Ни өчен кешеләрне мәҗбүри төстә йорт сатып алдыртканнар дигән сорауга Айсылу Газизова: “Дәүләт торак фонды алдында районга план үтәү кирәк иде, шуңа тырышканнар” дип аңлата.

Авыл кешесенә ай саен 15-16 мең сумны ничек түләргә соң?

“Бу мәхшәрдән соң әни чирли башлады, шеш үсә. "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән алып киттеләр. Машинага, фатирга арест салдылар. Әти белән әнигә 56 яшь. Кешеләрдән йөзәрләгән мең акча алдык. Сеңлемне укытырга дип 300-400 мең акча җыйганнар иде. Мәхкәмәдән соң 600 мең сум түләп кайттык без. Әле һаман да милекне аресттан төшермиләр. Болар безгә 1 млн 500 мең сум пени санаганнар. Район башлыгы сөйләшеп, пенины 40 мең сумга калдырдылар. Хәзер 11 ел буена ипотека түләргә кирәк. Авыл кешесенә ай саен 15-16 мең сумны ничек түләргә соң? Әтинең кыш көне хезмәт хакы 5-6 мең сум гына чыга. 11 ел эчендә түләүләр 20 мең сумга кадәр күтәрелә. Ничек бала укытырга да һәм түләргә икән? Бөтен процентларын кушкач, бу йорт безгә 3 млн 500 сумга баса. Йортны калдырып чыгып китмәкче идек, ләкин барыбер түлисе дип әйттеләр”, диде Айсылу Газизова.

Киров авылы мәчете
Киров авылы мәчете

Яңа йортлар Киров авылы читендә салынган. 3,5 млн сумлык йортларның сыйфаты да начар, диде ул. “Урамы юк, суы эчәрлек түгел, юлсызлык, "ашыгыч ярдәм" машиналары килеп җитә алмый. Йортның идәннәре шыгырдый, өйдә бар нәрсә күгәрә”, ди Айсылу.

* * *

Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов әлеге проблемнарны якыннан белмәвен әйтте. Ул әлеге вазифада әле бер ел гына эшли.

“Мин бик ярдәм итәр идем, ләкин берни эшли алмыйм. Венера апа Сабитованы да бик хөрмәт итәм, тәрбиягә алган балаларны да матур итеп тәрбияли. Район башлыгының да ярдәм итәсе килә. Кайчандыр имза куйдырылган. Болар канунга сылтанып, тиеш булып тора. Мәхкәмәдә болар җиңә алмыйлар”, диде Гаянов Азатлыкка.

Актаныш районының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сиринә Шәехова сүзләренчә, йорт алучыларны гына түгел, бөтен районны алдадылар.

Безнең районда фатирның бер квадрат метр бәясе 16-20 мең сумнан башлана. Дәүләт торак фонды бәяне 40 мең сумга җиткергән

“Балык баштан чери, ә аны койрыктан чистарталар кебек килеп чыга. Бу проблем бөтен республикада бар. Безнең районда фатирның бер квадрат метр бәясе 16-20 мең сумнан башлана. Дәүләт торак фонды бәяне 40 мең сумга җиткергән. Безнең районнан Дәүләт торак фондына мең дә бер хат китте. Ләкин безнең хәлгә кермиләр. Йортны үз бәясеннән бирегез дип тә әйтеп карыйбыз. Сабитованың тәрбиягә алган 9 баласы бар дип вазгыятьне аңлатабыз. Безнең хәлгә керүче юк. Дәүләт торак фонды белән мәхкәмәнең берсен дә җиңгән юк. Район хакимияте тарафыннан бу мәсьәләне туктатып, аны сузу ягын карыйбыз. Сүздә генә алар безнең хәлгә керәбез диделәр. Халыкны аңлыйбыз, жәллибез”, диде ул.

— Алданган халык төнлә кереп, куркытып кул куйдырдылар дип зарлана.

— Алар төнлә кереп, кешене куркытып имза куя торган кешегә охшаганмы? Килегез, күрегез. Сез аларның проблемын хәл итә алсагыз, бөтен Актаныш районы рәхмәтле булачак.

— Дәүләт торак фонды Актаныш районында күпме квадрат метр торак төзергә тиеш?

— Дәүләт торак фонды күпме квадрат метр торак тапшырырга тиеш дигән сүз юк инде ул. Бу ихтыяҗ белән бәйле. 2006 елдан бирле хезмәттәшлек бара. Бүгенге көндә 15 күп катлы йортыбыз, 22 шәхси йортыбыз бар. Сәфәр, Богады, Киров авылларында тузган торак програмы буенча йортлар бар.

Бездә 22 гаилә булса, Минзәләдә 222 гаилә дәүләт торак фондыннан зыян күрә

Норматив белән тапшырылырга тиеш дигән әйбер юк. Сенсация кирәк икән, Минзәлә районын алыгыз. Бездә 22 гаилә булса, анда 222 гаилә дәүләт торак фондыннан зыян күрә. Мамадыш районында да шулай кешеләр алданган. Бер безнең район гына кешеләр шулай алданган дию дөрес булмас. Бу бөтен республика буенча шулай. Актаныш районында торакның квадрат метр бәясе ничә сум булуын да язып карадык. Киров авылындагы ул йортларны карасак... Сез халыкны бу проблемнан тартып аласыз икән, сезгә һәйкәл куярлар.

— Дәүләт торак фонды тарафыннан районга план куеламы?

— Районның үзенә төзергә мөмкинлеге юк. Бүген бездә бердәнбер төзүче буларак дәүләт торак фонды каралган. Һәрбер оешма аңа акча түләп тора. Шуның нигезендә йортлар төзелә. Быел 15 мең квадрат метр бирәбез, аннан 2 мең бирәбез дигән әйбер юк. Без үзебез ярдәм сорыйбыз. Минем үзем дә торакны квадрат метрын 38 мең сумнан алдым. Фатирым сатып алынмаган, хезмәт хакым 17 мең сум. Килегез, мин дә сезгә мөрәҗәгать итәм.

Киров авылына юл
Киров авылына юл

Татарстан президенты каршындагы дәүләт торак фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлзада Кычакова сүзләренчә, әлеге гаиләләр документларга үз теләге белән кул куйган. Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иткән очракта, аларга ярдәм итү мөмкинлекләрен карый алабыз, диде ул.

Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иткән очракта, аларга ярдәм итү мөмкинлекләрен карый алабыз

“Актаныш районының Киров авылында без тузган торактан күчерү програмы кысаларында 6 йорт төзедек. Сабитовлар гаиләсе 84,4 кв.м., Әхсановларга – 81 кв.м. йорт бирелгән. 2015 елда алар ният килешүгә (соглашение о намерениях) кул куйган. Бу документка таянып, район хакимияте 819 мең сум күләмендә субсидия биргән. Бу аларның беренче кертемнәре булып тора. Шул ук гаиләләр займ алу килешүенә кул куйганнар. Аңа һәркем үз теләге белән имзасын куя. Бу шартнамәдә түләү графигы да бирелә. Шушы графиктан башка килешүгә кул куелмый. Алар аерылгысыз документ булып тора.

Бүген Сабитовларның 682 мең сум тирәсе бурычы бар. Әхсановлар гаиләсенең бурычы юк. Ни өчен биш ел буе алар түләү турында белмәгән дигән сорауга килгәндә, Әхсановлар гаиләсенә дәүләт торак фонды 2017 елда да, 2018 елда да дәгъва кәгазе җибәргән булган. Биш ел буе алардан акча сорамаганнар дигән сүз дөреслеккә туры килми. Мәҗбүриләп имзалау дигән әйбер юк. Бу эш бары кешенең үз ризалыгы белән генә эшләнә. Дәүләт торак фондының башкарма мөдире Марат Зариповның позициясе – гаилә катлаулы финанс хәлгә юлыккан икән, алар дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәләр һәм фондның комиссиясе һәрберсен аерым карый, нинди мөмкинлекләр бирергә мөмкин булуын әйтә. Бу түләү вакытын үзгәртү дә була ала. Әлбәттә, бу очракта дәүләт торак фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк", диде Гөлзада Кычакова.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG