Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыгарылыш студентларына быел ничек эш табарга?


Архив фотосы
Архив фотосы

Югары уку йортларын бетерүче яшьләргә быел эш табу күпкә авыррак булачак. Шушы кыен шартларда алар ничек хәрәкәт итәргә җыена? Хезмәт базары белгечләре аларга нинди киңәшләр бирә? Азатлык аларның фикерен белеште.

Русиянең фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков 15 май "Беренче канал" эфирында "Дәүләт имтиханнарын тапшырмыйча югары уку йортын тәмамлаган студентлар эшкә урнашканда авырлыкларга тап булмаячак", дип белдерде.

"Моңарчы күрелмәгән вазгыять" белән бәйле рәвештә күп кенә югары уку йортлары дәүләт йомгаклау аттестациясе сыйфатында чыгарылыш квалификация эшен яклауны калдырырга һәм, әгәр бу дәүләт мәгариф стандартына каршы килмәсә, дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгарырга карар итте, диде министр.

Фальков сүзләренчә, фән һәм мәгариф министрлыгы эре корпорацияләр һәм эш бирүчеләр берләшмәсе белән даими элемтәдә тора, һәм вуз тәмамлаучыларның эшкә урнашу белән проблемнар булмаячак.

Шулай да хезмәт базарында быел киеренкелек сизелә. Русиядә иң популяр job-ресурс саналган hh.ru сайты чираттагы күзәтү нәтиҗәләрен бастырды: 2019 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, сайтта урнаштырылган старт вакансияләре саны 2020 елның беренче чирегендә 34 процентка кимегән, ә резюмелар саны 2 процентка арткан. 2020 елның беренче чирегендә эшкә урнашучы яшь белгечләр арасында уртача конкурс бер урынга 13 кеше тәшкил иткән. Русиядә әле коронавируска бәйле чикләүләр кертелгәнче шундый хәл булганда, ел азагына бу тенденциянең тагы да көчәячәге аңлашыла.

Онлайн-форматка күчү тизләшкән чорда IT-белгечләргә ихтыяҗ артуы көтелсә дә, бу тармактагы яшь белгечләргә сөенергә иртәрәк. Мәсәлән, Русиянең әйдәп баручы ширкәтләрнең берсе "Яндекс" быел IT-стажерларны кабул итүен туктатты. Ширкәтнең яшь белгечләр өчен махсус сайтында бу барлык белгечләрнең дә ерактан торып эшләүгә күчүе, бу шартларда яшь белгечләргә тәҗрибә тапшыру процессының катлаулануы белән аңлатыла.

Азатлык быел югары уку йортларын тәмамлаучы студентлар белән аларның киләчәккә планнары турында сөйләште, HR белгечләре белән киңәште.

Гөлфинә Галиуллина Казанның КФУ филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты педагогик белем бирү бүлегендә магистратура тәмамлый.

Гөлфинә Галиуллина
Гөлфинә Галиуллина

Бу уку бүлеге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли. Магистратурада имтиханнар юк, диссертация яклау гына. Апрель башыннан бирле уку онлайн форматта бара, биремнәр дә онлайн платформа аша килә — моның плюслары да, минуслары да бар, ди Гөлфинә. Уңай ягы дип өйдән чыкмыйча белем алу мөмкинлеген, тискәре ягы дип тере аралашу җитмәүне, экран аша укудан күзләр аруны атый, офлайн уку яхшырак икәнен аңладым, ди ул. Диссертацияне июнь аенда онлайн форматта Microsoft Teams платформасында яклаячаклар. Быел магистратурага керү имтиханнары да онлайн рәвештә узачак. Документларны ничек аласы билгеле түгел, университетка үзебез килеп алырбыз инде, чыгарылыш тантанасы булмаячак, ди ул.

"Безнең төркемдә ун кеше. Һәм без соңгылар, диделәр. Ягъни бездән соң татар теле һәм әдәбияты магистрантлары булмаячак. Бәлки, читтән торып уку булыр, ләкин көндезге уку бүлеге булмаячак, диделәр. Бәлки, бу үзгәрер, ләкин безгә шулай аңлаттылар", дип бүлеште Гөлфинә. Университеттан соң нинди планнар дигән сорауга Гөлфинә "Тыныч кына эшләргә иде", дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, магистрантларның күбесе эшләп укый — ул үзе балалар бакчасында эшләвен дәвам итәргә җыена.

Инсур Киньябаев быел Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультетын тәмамлый.

Инсур Киньябаев
Инсур Киньябаев

Инсур әйтүенчә, быел аларның дәүләт имтиханнары булмаячак, сессия имтиханнарын тапшыргач, диплом гына яклаячаклар. Диплом яклау датасы инде билгеле — 16 июнь Zoom платформасында онлайн-конференция рәвешендә узачак. Дипломның ничек тапшырылачагы, чыгарылыш кичәсе булачакмы — әлегә билгесез. "Мөгаен, булмас", ди Инсур. Ул укуын магистратурада дәвам итәргә тели.

Гөлназ Тимуршина — Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге каршындагы яшьләр шурасы активисты, "Чикләвек" интеллектуаль уеннары авторы. Гөлназ быел Югары икътисад мәктәбенең ("Вышка") хокук факультеты бакалавриатын тәмамлый, диплом алгач, магистратурага укырга керергә җыена. Югары икътисад мәктәбе дә быел дәүләт имтиханнарын уздырмаган, Гөлназ аңлатуынча, мәгариф стандартлары дәүләт имтиханын уздыруны хәл итүне югары уку йортларының үзләренә тапшыра.

Гөлназ Тимуршина
Гөлназ Тимуршина

— Без дипломнарны Zoom аша онлайн якладык. Диплом яклаганда ниндидер техник проблемнар булса, резерв көннәр бар. Кәгазь мәшәкате булмады. Документларны алыш-биреш процессы да онлайн бара — һәрбер укучының шәхси сәхифәсе бар. Ләкин ул дипломның ничек тапшырыласы билгеле түгел, алар әле июнь уртасына гына әзер булачак. Барып алырга яки почта аша заказ бирергә кирәк. Почта чыгымнарын студент үзе түләргә тиеш — бусы бик сәер. Шулай ук мин ул дипломны почта аша кайтартып, кире магистратурага җибәрергә теләсәм, соңга калырга да мөмкинмен — кайчан килеп һәм кире барып җитә әле ул, — дип борчыла Гөлназ.

Магистратурага кабул итү форматын да вуз үзе хәл итә, Гөлназ әйтүенчә, магистратурага керү өчен онлайн-интервью узарга яки портфолио җыярга кирәк. Ул үзе әле кайсы програмга барасын белми, ә "Вышка"ның Гөлназ алдан күз салып куйган програмына кабул итү онлайн узачак — студент белән интервью да, документлар кабул итү дә. "Эшкә урнашу мине һәрвакыт борчыган сорау булды инде ул, ләкин минем уку чорында ук урнашкан эш урыным бар", ди Гөлназ.

Быелгы чыгарылыш студентлары хезмәт базарында нинди авырлыкларга очрарга мөмкин һәм бу аларның киләчәгенә ничек тәэсир итәчәк, дигән сорау белән Азатлык белгечләргә мөрәҗәгать итте.

Алсу Тезйел, социолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты хезмәткәре:

Алсу Тезйел
Алсу Тезйел

— Монда иң элек икътисади мәсьәлә бар: икътисадның күп кенә тармаклары пандемия аркасында җимерелде. Барыннан да элек, хезмәт күрсәтү өлкәсе (турист фирмалар, реклам, косметология салоннары, чәчтарашханә, бала карау, шәхси балалар бакчалары, тел һәм шәхси үсеш курслары) белгечлекләрен тәмамлаучылар зыян күрәчәк. Эшләп торучы, шуның өстенә әле вакансияләре дә булган оешмаларны табуда авырлыклар булачак. Киләчәктә илтеп җиткерү хезмәте һәм логистика, азык-төлек, дистанцион белем бирү, медицина өлкәсе кебек бүген актуаль булган вакансияләргә мөмкин кадәр ярашырга тырышырга кирәк.

Социологик яктан караганда, социаль полярлашу көчәячәк — ярлылык масштабы (шул исәптән яңа ярлылык — кичәге урта сыйныф ярлылануы), җинаятьчелек, сукбайлык артачак. Аралашу характеры үзгәрәчәк. Конференция, форум, күргәзмә һәм башка тусовкалар озак вакыт булмаячак. Коммуникацияләр нигездә онлайнга күчә. Гомумән алганда, гадәтләнгән әйберләр.

Культурологик һәм психологик яктан күпләр, ә чыгарылыш сыйныф укучылары бигрәк тә, шәхес һәм профессионал буларак кирәк булмаудан, тормышның мәгънәсен югалтудан, иртәгесе көнгә ышанычсызлыктан фәндә "мәдәни яра" дип аталучы газап кичерәчәк. Шәхси тормыштагы проблемнар да шул газаплардан чыга. Рухы көчле һәм тамырлары нык булганнар гына җиңәчәк.

Зәлифә Галимова, HR-менеджер, карьера киңәшчесе, Мәскәү. Эш эзләүчеләр өчен махсус блогы бар.

Зәлифә Галимова
Зәлифә Галимова

— Югары уку йортларын тәмамлаучылар гына түгел, эш тәҗрибәсе булган белгечләр дә кыенлыклар кичерәчәк. Хезмәт базарында шактый югары көндәшлек көтелә. IT өлкәсендә, медицинада, шул исәптән фармацевтикада да үзләрен яклап эш итүчеләр булыр дип ышанам.

Чыгарылыш студентлары нәрсә белән очрашачак?

Югары көндәшлек: актив позиция күрсәтмәсәң, эш эзләү озак вакытка сузылырга мөмкин. Уку йортларыннан чыгучыларга үзләренең активлыгын һәм уйлап табучанлыгын күрсәтергә әзер булырга кирәк. Университеттан чыгарылганнан соң ук эш эзләргә - эш эзләүне көзгә кадәр кичектермәскә кирәк, чөнки көз көне күп санлы кыскартулар башлану мөмкин, бу эш эзләүчеләр арасында тагын да катырак конкуренциягә китерәчәк.

Киңәшләр:

Үзеңне "сату өчен" яхшы резюме төзергә, эш эзләгәндә job-сайтларны гына түгел, соцчелтәр һәм нетворкингны да кулланырга кирәк. Шулай ук позитив кәеф турында да онытмаска: кем эзли — ул һәрвакыт табачак.

Диләрә Турлина, HR-белгеч, Мәскәү

Диләрә Турлина
Диләрә Турлина

— Бүгенге көндә бизнес һәм җәмгыять өчен ике зур авырлык бар: икътисади кризис һәм коронавирус пандемиясе. Шулар аркасында хәзер бизнеста көчле трансформация һәм яңа чынбарлыкка яраклашу процесслары бара. Яңа чынбарлыкның һәркем өчен плюслары һәм минуслары бар. Аерым алганда, быелгы чыгарылыш курс студентлары өчен һичшиксез катлаулы этап булачак. Чөнки оешмаларның күпчелеге, беренче чиратта, кече һәм урта эшмәкәрлек (урта эшмәкәрлектә чагыштырмача азрак) эш урыннарын кыскарта. Шуңа күрә яңа хезмәткәрләрне эшкә алу кими.

Шул ук вакытта без аңлыйбыз: яңа чынбарлык ул — ерактан торып эшләү, онлайн эшләү форматы. Бик тиз яраклаша алулары аркасында яшьрәк белгечләр онлайнда күбрәк плюс җыя. Тәҗрибә җыюга, үсешкә омтылган чыгарылыш студентларына килгәндә, алар эш бирүче оешма өчен күбрәк кыйммәткә ия булачак дип әйтә алам. Чөнки алар өчен мотивация акча түгел, тәҗрибә: профессионаллар белән эшләү, һөнәри әзерлек, практик белем һәм күнекмәләр алу. Аларга тәҗрибәле профессионаллардан азрак түләнә. Хәзерге вакытта эре ширкәтләр үз бизнесларын нәкъ шундый хезмәткәрләр ягына юнәлтәчәк, HR-берләшмәләрнең күбесендә бу тема күтәрелә инде. Бизнесның үзгәрүе болай да аңлашыла иде — әгәр элегрәк читтән торып эшләү якындагы биш елда булыр дип көтелсә, пандемия аркасында бу шактый кискен һәм тиз килеп чыкты.

Бизнес нәрсә һәм ничек кирәк икәнен үзе дә аңлап бетерми. Шуңа күрә быелгы чыгарылышларга бер генә киңәш бирә алам: өметсезлеккә бирелмәскә, бөтен ишекләрне дә шакырга. Теләсә нинди оешмага — зурмы ул, кечкенәме ул — ныклы мотивацияле һәм лояль хезмәткәрләр кирәк. Лояльлек университеттан чыккан яшь хезмәткәрләргә хас. Оешмада күп еллар эшләгән, үзаллы тәҗрибәле хезмәткәрләрнең яшьләргә хас "ал күзлекләре" юк, шуңа күрә инициативалы булырга, уңай якларыңны күрсәтергә, үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Шул вакытта эшкә урнашу мәсьәләсе җиңелрәк хәл ителәчәк. Бик авыр тоелган проектларга алынырга курыкмаска кирәк. Мәктәптән соң һөнәр сайлау еш кына бармак белән күккә төртүгә тиң, вузны бетергәндә ул кеше моның үзенеке түгел икәнен аңлый. Бүгенге вазгыять нәрсәнең "үзеңнеке" икәнен аңлау һәм табу өчен бик яхшы нигез була ала. Үзеңә ни кирәклеген аңлау мөһим. Икътисад һәм хезмәт базары бер урында тормый, кеше моңа кадәр уйлап та карамаган ниндидер яңа һөнәр яки күнекмәләргә бик тиз генә өйрәнә ала.

Быелгы чыгарылышлар өчен уңай яклары да бар:

  • беренчедән, хәзер күпкырлы һөнәр өйрәнү мөмкинлекләре ярты яки бер ел элекке чор белән чагыштырганда күбрәк;
  • икенчедән, дистанцион эш күнекмәләре аларны бизнес соңгы биш-җиде елда әзерләнгән форматка әзерләп чыгара, ягъни алар хәзер үк киләсе унъеллыкта эш бирүчеләрнең сиксән проценты күчәргә мәҗбүр булчак эш форматына эләгә.

XS
SM
MD
LG