Русиягә чит илдән очсыз ягулык кертү тыелды. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалаган фәрман 2 июльдән гамәлгә керде. Карарга ярашлы, Русиягә читтән бензин, керосин, дизель ягулыгы, газойл һәм кораблар өчен ягулык кертү вакытлыча тыела.
Бу тыюлар 1 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Ләкин кирәк булган очракта аның вакыты озайтылырга мөмкин диелә.
Ил аша уза торган халыкара транзит ягулык, ягулык саклау савытларында булган ягулыкка һәм документ гамәлгә кергәнче алынган ягулыкка бу тыю кагылмый.
РБК апрель башында язганча, Русия хөкүмәте чит илдән очсыз нефть продуктлары керүне булдырмас өчен, аларны тыярга булган. Дөньяда нефть бәясе төшкәннән соң, бензин һәм башка төр ягулык бәяләре дә арзанайды. Ләкин Русиядә ягулык бәяләрен күтәрелү һәм төшүдән саклаучы кагыйдәләр аркасында бензин бәясе үзгәрешсез калды.
Русия энергетика министры Александр Новак белдергәнчә, коронавирус карантины вакытында илнең зур шәһәрләрендә бензин куллану 10-30 процентка кимегән. Ягулык импорты тыелмаса, Русия ягулык базарында ул кирәгеннән артык тупланачак һәм илнең үзендәге нефть эшкәртү корылмаларына продукт чыгаруны киметергә туры киләчәк.
Шул ук вакытта бу тыю русияләрнең кесәсенә суга һәм эчке базарда нефть ширкәтләренең монополиясен ныгыта дигән РБК сораштырган эксперт. Аның фикеренчә, ягулык кертүне тыясы урында, бәяләрне төшерергә бирми торган кагыйдәләрне үзгәртергә кирәк.
2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 20 процентка арту һәм бензин, дизель ягулыгына акцизлар 1,5 тапкыр арту бензин һәм башка төр ягулык бәяләренә бәя кыйммәтләнүгә китерде.