Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы COVID-19 вакцинасын кешеләрдә сыный башлаган


Вакцинаны сынауда куллану өчен хәрби хезмәткәрләр арасыннан 50 кеше сайлап алынган.

Русия саклану министрлыгы COVID-19 вирусына каршы вакцинаны кешеләрдә сыный башлаячак. Бу турыда министрлык биргән мәгълүматка таянып медиа яза. Вакцина сынауларында үз ирекләре белән 50 кеше катнаша. Сынауларны саклану министрлыгының 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институты уздыра. Ирекмәннәр институтка 3 июньдә килеп җитәчәк диелә.

Бу тикшеренүләр сәламәтлек саклау министрлыгының Эпидемиология һәм микробиология Илкүләм тикшеренү үзәге белән берлектә уза. Вакцинаның клиник сынауларын июль ахырына кадәр төгәлләргә ниятләнә.

Русия премьер-министры Татьяна Голикова элек китергән мәгълүматка караганда, хәзер илдәге белгечләр тарафыннан коронавирустан 47 төрле вакцина эшләнә. Шуларның берсен Эпидемиолоия үзәге галимнәре үзләрендә сынап караган. Бу турыда үзәк җитәкчесе академик Александр Гинцбург хәбәр иткән иде. Ләкин вакцинаның никадәр нәтиҗәле булуы хакында мәгълүмат китерелмәде, ул ничә кешедә сыналуы да әйтелмәде.
Гинцбург коронавируска каршы халыкны вакциналау 2020 елның көзендә үк башланырга мөмкин дип фаразлады.

14 майда Новосибирскидагы “Вектор” үзәге COVID-19 вирусына каршы вакцинаны сынауларны июньдә тәмамлап, сентябрьгә кадәр аны теркәргә өметләнүләрен белдерде.

Шул ук вакытта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм галимнәр яңа вирустан вакцина эшләп чыгаруга ел ярымнан да ким вакыт китмәс дип саный.

Май ахырында Русиянең административ хокук бозулар турында яңа кодексы өлгесендә коронавирустан вакцина кертүдән баш тарткан өчен штрафлар билгеләнде. Соңыннан Роспотребнадзор аңлатканча, бу штрафлар вирус йоктыру куркынычы булган урыннарда эшләүчеләр өчен генә каралган.

XS
SM
MD
LG